Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2020
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12 13 14 15 16 17
18
19
20
21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Новости за 25.03.2020

Әлмәттә яңа сәламәтлек саклау оешмалары барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 25 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районының башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламәтлек саклау оешмалары төзелеше барышы белән танышты. Рейдны башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары Денис Косарев үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Бүгенге гади булмаган шартларда икътисадны үстерү чаралары күрелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүгенге коронавирус таралуына, рубль курсына бәйле гади булмаган шартларда республикада икътисадны үстерү өчен чаралар комплексы үткәрелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты республика оператив штабы утырышында белдерде Чара Чаллыда «КАМАЗ» компаниясе мәйданында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен күчерү карарын имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россиянең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү көнен соңрак вакытка күчерү турында карарны имзалады. Документ Кремль сайтында чыкты.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Хокук саклаучылар битлек белән спекуляция очракларын тыярга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 25 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыятендә Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында катнашты. Ул Татарстандагы ике производство индивидуаль саклану чараларына кытлык проблемасын хәл итәргә әзер булуын әйтте.

Читать дальше...

Марат Бәширов: Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан икътисады зур үсеш алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Рөстәм Миңнеханов ун ел дәвамында Президент вазифасын башкарганда Татарстан икътисады зур үсеш алды. Россия политологы, «Политджойстик» телеграм-каналы авторы Марат Бәширов «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикер әйтте.

Читать дальше...

Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре Җиңүнең 75 еллыгына түләүләрне апрельдә алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаенна бер тапкыр бирелә торган түләүләрне апрельдә алырга тиеш. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин коронавирус вазгыяте буенча халыкка мөрәҗәгатендә әйтте.

Читать дальше...

Политолог: Рөстәм Миңнеханов Россиядә иң нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Артур Казанцев). Рөстәм Миңнеханов Россиядә нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе һәм Мәскәүдә республика мәнфәгатьләрен кайгыртуга йогынты ясау өчен кирәк булган нык холыкка ия. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә политолог Аббас Галләмов сөйләде.

Читать дальше...



Салават онлайн-концертлар турында: Тавыш бар икән, подвалмы, сәхнәме - аерма юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов коронавирус сәбәпле онлайн концертлар уздыра. «Татар-информ» хәбәрчесенә ул мондый форматка бәясен бирде.

Читать дальше...

Салават: Рөстәм Нургалиевичтагы энергия булса, мин көненә өч концерт куяр идем

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә Рөстәм Миңнеханов белән 31 ел таныш булуын әйтте һәм аның энергиясенә соклануын әйтте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов хакимият органнарына Россия Президенты йөкләмәләрен үтәргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан хакимияте органнарына Россия Президенты йөкләмәләрен үтәү буенча эшчәнлекне оештырырга йөкләде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте ярдәмчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Һәлакәтләр саны арту сәбәпле, Татарстан инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Юл һәлакәтләре саны арту сәбәпле, Татарстан ЮХИДИ инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

ТАССРның 100 еллыгына багышлап яңа бизәлешле транспорт карталары чыгарыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, "Татар-информ"). Казанда яңа дизайнлы транспорт карталары чыгарачаклар. Түләү карталарын яңарту Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Карталарның дизайнын эшләү төгәлләнгән, аларны әзерләү эшләре башланган. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Владимир Путин: Банктагы 1 млн сумнан артык кертемнән процентларга салым салыначак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Физик затларның банклардагы процент керемнәренә салым салынырга мөмкин. Бу гомумдөнья практикасы. Россия Президенты Владимир Путин, коронавирус вазгыяте буенча ил халкына мөрәҗәгатендә шул хакта әйтте.

Читать дальше...

Путин эшсезлек буенча пособиене минималь хезмәт хакы күләменә җиткерергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Эшсезлек буенча пособие 12 130 сум тәшкил итәчәк. Бу коронавирус пандемиясе аркасында эшен югалткан гражданнарга ярдәм чарасы булачак. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте.

Читать дальше...

ТАССРның 100 еллыгына ат чабышларына «Казан» ипподромында яңа җәймә әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТАССРның 100 еллыгына багышланган ат чабышларына «Казан» ипподромында яңа җәймә әзерләнә. Бу хакта матбугта конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Владимир Путин: Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнен кичектерергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен, Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия тавыш бирү көнен кичектерделәр. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

Читать дальше...

Владимир Путин киләсе атнада бөтен Россиядә ял көннәре игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Киләсе атна Россиядә ял дип игълан ителде. 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк ял көннәре өчен хезмәт хакы түләнәчәк. Чара коронавирусның тиз таралу куркынычын булдырмый калу өчен кабул ителде. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин бүген ил халкына мөрәҗәгатендә хәбәр итте.

Читать дальше...

Ана капиталы алу хокукы булган гаиләләргә ай саен биш мең сум түләячәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Алдагы өч айда, апрельдән башлап, ана капиталы алу хокукы булган гаиләләргә ай саен бишәр мең сум түли башлыйлар. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә әйтте.

Читать дальше...

Марат Әхмәтов Миңнехановның ун еллык җитәкчелеге турында: Бу киңкүләмле үсеш еллары

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Соңгы ун ел Татарстан өчен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә киңкүләмле үсеш еллары булды. Республика җитәкчелеге командасы акрынлап яңара, икътисади күрсәткечләр үсә. Бу фикер белән «Татар-информ» агентлыгы белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов уртаклашты.

Читать дальше...

Төркиянең «Миллият» газетасында татар кызы, рәссам Гүнәш Теркол белән әңгәмә басылган

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 25 март, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең «Миллият» газетасында Истанбулда яшәүче күренекле рәссам, татар кызы Гүнәш Теркол белән әңгәмә басылган. Ул «Гыйсьян һәм хыялларны бәздә чагылдырабыз» дигән баш исем белән бирелгән.

Читать дальше...

Бөтендөнья татар конгрессы квотасына төбәкләрдәге татар яшьләре сайлап алыначак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бөтендөнья татар конгрессы квотасына керү буенча үзгәреш көтелә. Казанга килергә теләгән татар яшьләре сайлап алыначак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанлыларга карантинны бозган өчен җинаять җаваплылыгы турында искә төшерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгы татарстанлыларга карантинны бозган өчен җинаять җаваплылыгы турында искә төшерде. Бу хактагы мәгълүмат ведомствоның рәсми сайтында чыкты.

Читать дальше...

Киләчәктә татар журналистикасыннан магистрлык программасы булдырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә киләчәктә татар журналистикасыннан магистрлык программасы булдырылачак. Бу хакта югары мәктәп деканы «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *