Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2022

Новости за 03.02.2022

Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 12 февральдә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәренең тантаналы ачылышы була. 12 февральдән 20 февральгә кадәр Свердловск өлкәсендә «Әпипә», «Исәнмесез», «Байгал», «Сөмбел» фильмнары күрсәтеләчәк.  Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге сайты язганча, көндезге сәгать бердә Кино йортының Зур залында Татарстан киносы көннәрен ачу тантанасы була. Ачылу тантанасына Татарстан Республикасының «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе... Читать дальше...

Станислав Галиев Россиянең хоккей буенча җыелма командасында Олимпиадада катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Артур Хәлилуллов). Мәскәү «Динамо»сы форварды, Казан «Ак Барс»ының элеккеге һөҗүмчесе Станислав Галиев Пекиндагы Олимпия уеннарында чыгыш ясау өчен хоккей буенча Россия җыелма командасының төп составына чакырылган. Галиев составта Кирилл Марченконы алмаштырачак. Семен Чистяков урынына командага Шакир Мөхәммәдуллин чакырыла, дип хәбәр ителә Россия җыелмасының телеграмдагы аккаунтында. Пекиндагы Олимпия уеннары 4-20 февральдә уза. Хоккей турниры 9 февральдә башлана. Читать дальше...

Рамазанга әзерләнү өчен Коръән курсларына йөздән артык кеше язылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 2 февральдән, ягъни Рамазанга 2 ай кала, Казанда Коръән укырга өйрәтү дәресләре башланып китте. Әлеге курслар Рамазан-шәриф аена әзерләнү максатыннан Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан оештырылды. Коръән дәресләренә 16 яшьтән өлкәнрәк булган йөздән артык кеше язылды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте. Укучыларның теләген искә алып, махсус курслар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен кичке вакытта аерым үткәрелә. Читать дальше...

Сарапулның Татар мәдәни үзәгендә балалар һәм өлкәннәрне кыстыбый пешерергә өйрәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайтында «Кыстыбый, калфак, түбәтәй…» дигән язма чыкты. 23 гыйнварда Сарапул шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә балалар һәм өлкәннәр өчен кыстыбый пешерү һәм калфак, түбәтәй чигү буенча остаханәләр уздырылды. Чын милли бәйрәмгә әйләнгән әлеге чарада татар телен өйрәнүче балалар, өлкәннәр, милли хәрәкәт активистлары, ансамбльләр әгъзалары катнаш­ты. Бу көнне милли костюмлы, калфаклы курчаклар күргәзмәсе эшләде. Курчакларга киемнәр тегү белән Әлфирә Әгъзамова... Читать дальше...

Татарстан халкын буран һәм юлларда күз күреме начарлану турында кисәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Синоптиклар Татарстан халкын һава торышы бозылу турында кисәтте. 3 февральдән 4 февральгә каршы төндә һәм иртәгә иртән Татарстанда көчле кар һәм күз күременең 500 метрга кадәр начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Синоптиклар Казанда һава торышы тагын да бозылачак дип кисәтә — юлларда күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булырга мөмкин. Шулай ук бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк. Төнлә һава... Читать дальше...

«Урал сандугачы» төбәкара фестиваль-конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 12-13 мартта Екатеринбургта татар җыры һәм инструменталь музыка башкаручыларның «Урал сандугачы» XV төбәкара юбилей фестиваль-конкурсы уза. Конкурс Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсенең  Мәдәният министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, «Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы (Урал татарлары)» региональ иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырыла. Чара Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сараеның зур залында... Читать дальше...

Мәктәпләрдә Татарстан Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан парламент дәресләре була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Бүген Дәүләт Советында тарих, җәмгыять белеме һәм хокук укытучылары, депутатлар өчен видеоэлемтә режимында узган семинар кысаларында «Мин — гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым» темасына парламент дәресләренә старт бирелде. Быел парламент дәресе темасы, Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары белән бәйле булып, Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгына багышланган. 1992 елның 6 ноябрендә безнең парламент ил субъектлары арасында беренчеләрдән булып яңа Төп Закон өчен тавыш биргән иде. Читать дальше...

Камал театрында «Тамашачы тамашасы» спектакле премьерасы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 13 февральдә Камал театрының кече сәхнәсендә «Тамашачы тамашасы» спектакленең премьерасы була. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 12 кеше: 11 хатын кыз һәм 1 егет үзләренең театрга карата мөнәсәбәте турында сөйли. «Аларны бер-берсе белән тик театрга мәхәббәт берләштерә. Ә тормышта алар төрле буын вәкилләре һәм һөнәри өлкәләрдә эшләүче кешеләр. Шуңа күрә, зур мәхәббәт булганга карамастан, аларның театрга тәкъдимнәре дә төрле», диелә бу хәбәрдә. «Тамашачы тамашасы» ... Читать дальше...



Владимир Путин: Россиядә локдаун кертү планлаштырылмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус аркасында яңа чикләүләр булмаячак. Россиядә коронавируска бәйле яңа чикләүләр кертергә уйламыйлар, локдаун турында сүз гомумән бармый. Бу хакта Президент Владимир Путин «Эшлекле Россия» иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән очрашуда белдерде. «Кичә кич, шактый соң гына бу тема буенча Хөкүмәт рәисе белән фикер алыштык, аның белән төнге икенчеләр киткәч кенә аерылыштык, — дип сөйләде дәүләт башлыгы. — Хөкүмәтнең өстәмә чикләүләр кертү турында ниндидер планнары юк». Читать дальше...

Татарстанда «Авыл укытучысы» программасында җиңгән ун кешегә 1 миллион сум бирәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда «Авыл укытучысы» федераль программасында җиңгән 10 кеше 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак «Республикада „Авыл укытучысы“ федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Гаризаны 15 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин», — дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгының матбугат хезмәте. Бер тапкыр түләнә торган компенсация авылга, эшчеләр бистәсенә, шәһәр тибындагы бистәгә яисә 50 меңгә кадәр халкы булган шәһәргә эшкә килгән укытучыларга бирелә. Читать дальше...

Синоптиклар февральдә кояшлы көннәр саны нормадан азрак булыр дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә февраль ае, гыйнвар белән чагыштырганда, кояшлырак булачак. Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд фикеренчә, кояшлы көннәрнең саны нормадан барыбер түбәнрәк булыр. Бу хакта РИА Новости яза. «Норма турында әйтсәк, февраль ае бик якты булыр дип фаразланмый», — ди белгеч. Аның әйтүенчә, кагыйдә буларак, февраль аена күп санлы циклоннар туры килә, шуңа күрә бу бик кояшлы ай түгел. Әмма гыйнвар ае белән чагыштырганда яктырак булачак. Читать дальше...

Татарстанда XVII гасыр шагыйре Мәүлә Колый истәлегенә стела эскизын ясаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Питрәч районында XVII гасырда Мәүлә Колый тәхәллүсе белән иҗат иткән татар һәм башкорт суфи шагыйре хөрмәтенә стела төзелеше быел башланачак. Чыты авылына керү юлында булачак стела урынында киләчәк буыннарга юллама белән капсула 1 апрельдә салыначак, ә төзелеш эшләре җәйгә планлаштырылган. «Киләчәк буыннарга юллама рус, татар, инглиз, гарәп телләрендә язылачак», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына район хакимиятеннән. Читать дальше...

Миңнеханов һәм Немов Казанда «Спорт легендалары» тамашасын уздыру хакында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия гимнасты, дүрт тапкыр Олимпиада чемпионы, Россия спорт гимнастикасы федерациясенең вице-президенты Алексей Немов белән очрашты. «Алар Казанда Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар», — дип хәбәр итте республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Ярышлар бу елның апрелендә Гимнастика үзәгендә узарга тиеш. Әлеге турнир Европа беренчелегенә сайлап алу этапларының берсе булачак. Читать дальше...

«Ак Барс» хоккей клубы 13-16 февраль көннәрендә турнир оештыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы Олимпиада тәнәфесендә яңа турнир үткәрә. Гыйнварь башында Континенталь хоккей лигасында, хоккей клубларында эпидимиологик шартлар начараю сәбәпле, уеннар билгесез вакытка кадәр кичектерелгән иде. Хәзер лигада тәнәфес, бу кайбер хоккейчыларның Олимпиада уеннарына баруына бәйле. «Ак Барс» хоккей клубы «Тәнәфестәге турнир» уздыра. Бу хакта «Ак Барс»ның официаль сайтында хәбәр ителде. Турнирда Казанның «Ак Барс», Түбән Каманың «Нефтехимик»... Читать дальше...

Камал театры «Киек каз юлы» шигырь кичәсенә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). 12 февральдә һәм 18 мартта Камал театрының Кече сәхнәсендә «Киек каз юлы» дип исемләнгән шигъри кичәнең премьерасы була. Композициянең авторы, режиссер һәм башкаручы — Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Рәссам — Татарстанның халык рәссамы, Россиянең Атказанган рәссамы Сергей Скоморохов. Ут буенча рәссам — Ләйлә Мөхәммәтгалиева. Программада — классик һәм заманча шигъри әсәрләр яңгыраячак. Бу турыда Бөтендөнь татар конгрессы хәбәр итте. Кичәдә... Читать дальше...

Әлмәттә җиңел машина белән КАМАЗ бәрелешкән, һәлак булучылар бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Әлмәттә кичке алтыда Урсала микрорайонында, трассаның Сарман авылына таба бишенче чакрымында юл һәлакәте булган. Биредә Volkswagen Polo җиңел машинасы һәм «КАМАЗ» бәрелешкән. Бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел автомобиль тулысынча йөк машинасы тәгәрмәчләре астында калган. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына вакыйганың шаһитлары хәбәр иткәнчә, һәлакәттә бер ир-ат үлгән. Фаҗиганең шартлары һәм зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат ачыклана.

Россия спортчылары Олимпиада медальләре өчен 4 миллион сумга кадәр акча алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Пекиндагы Олимпиадада җиңгән өчен Россия спортчыларына биреләчәк акчалата бүләкләрнең күләме билгеле. Хөкүмәт Пекинда узачак Олимпия һәм Паралимпия уеннарында җиңгән яки призлы урыннар яулаган Россия спортчыларын бүләкләү турында боерыкны раслады. Бу хакта Министрлар Кабинетының Telegram каналында хәбәр ителә. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, булачак ярышлар бик мөһим һәм Россия үз олимпиячеләреннән җиңүләр көтә. «Иртәгә Пекинда — кышкы Олимпиада... Читать дальше...

Бүген Камал театрының архитектура концепциясе тәкъдимнәрен кабул итү төгәлләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Бүген — 3 февральдә Камал театрының архитектура концепциясенә багышланган Ачык Халыкара бәйгедә катнашучылардан конкурс тәкъдимнәрен кабул итү тәмамлана. «Финалга чыккан сигез команда әгъзалары 4 ай дәвамында Камал театрының Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары киселешендә, Кабан күле ярында урнашачак яңа бинасының проектлары өстендә эшләде», дип хәбәр итә бәйгенең матбугат үзәге. Оештыручылар әйтүенчә, архитекторлар функциональ биремгә туры китереп, барлык пунктларны да исәпкә алырга тырыша... Читать дальше...

Алексей Песошин социаль әһәмиятле электрон хезмәтләрнең яңартылган исемлеген раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика халкы Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә ала мөмкинлеге булган социаль әһәмиятле хезмәтләрнең яңартылган исемлеген раслады. Боерык хокукый мәгълүмат сайтында урнаштырылган. Исемлектә объектны файдалануга тапшыруга һәм объект төзүгә рөхсәт бирү, педагогларны аттестацияләү, торак урыннар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирү, үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларга дәүләт теркәве уздыру... Читать дальше...

Радиожурналист Дания Гайнетдинова: Хәзерге татар журналистикасында лозунглар җитми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе мөхәррире, радиожурналист Дания Гайнетдинова фикеренчә, хәзерге вакытта журналистикада тәрбияви чара буларак, лозунг белән чыгу җитми. «Элек лозунглар чоры бар иде, алар да юкка гына булмагандыр. Ул хәзер дә кирәк. Журналистикада җиңелчә генә дә эшләүчеләр бар. Аның нигезендә кешене тәрбияләү ята. Ул төптән эшләнергә тиеш. Журналист нәрсә турында язса да, соңгы сүзен ирештерерлек итеп, кешегә үрнәк күрсәтерлек сүз әйтсен иде»... Читать дальше...

Татарстан хастаханәләрдә якынча 500 бала һәм яшүсмер ковидтан дәвалана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бүгенге көндә Татарстан хастаханәләрендә биш йөзләп бала һәм яшүсмер яңа коронавирус инфекциясеннән дәвалана. «Хәзер республика хастаханәләрендә 504 бала ята — бу госпитализацияләнгән кечкенә пациентларның гомуми санының 15 процентын тәшкил итә», — дип сөйләде Казан балалар сырхауханәләренең берсендә республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Марат Садыйков сүзләренә караганда, коронавирус инфекциясе белән хастаханәгә салынган барлык балаларның да хәле тотрыклы. Читать дальше...

Белгеч: Алдагы ике көндә Казанда айлык норманың өчтән бер өлеше күләмендә кар явачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Якын көннәрдә Казанда бик күп кар явуы көтелә. Төньяк Атлантикадан циклон кар алып килә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан федераль университеты галимнәре кисәтте. «Хәзер без Төньяк Атлантикадан килгән циклон йогынтысында. Киләсе атна шәһәрдә җылы булачак. Чираттагы циклон явым-төшемнәр алып киләчәк. Якындагы ике көндә Казанда айлык явым-төшем нормасының өчтән бер өлеше кадәр кар явачак», ... Читать дальше...

Татарстанда ике машина бәрелешү аркасында ир-ат һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген республиканың Баулы районы юлында коточкыч юл һәлакәте булды. Вакыйганың шаһитлары сөйләвенчә, Toyota Land Cruiser автомобиле белән «Лада» машинасы маңгайга-маңгай бәрелешкән. «Бездә эшләнгән автомобильнең йөртүчесе шунда ук җан биргән. Моннан тыш, Toyota автомобилен йөртүче дә имгәнгән. Аны хастаханәгә алып киттеләр», — дип ачыклык кертте юл һәлакәтенең шаһитлары. Агентлыкка мәгълүм булганча, вафат булган ир-ат 45 кенә яшьлек.

Министр Татарстанда планлы медицина ярдәмен туктатып торуның сәбәпләрен атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда планлы медицина ярдәме күрсәтү вакытлыча туктаттылды. «Республикада эпидемиологик ситуация начараю сәбәпле, профосмотрларны, җентекле тикшеренүләрне, балалар өчен профилактик планлы медицина тикшерүләрен үткәрүне туктатып торырга дигән карар кабул ителде», — дип белдерде журналистлар белән әңгәмәдә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. «Ә планлы амбулатор ярдәм гадәти режимда күрсәтеләчәк», — диде ул. Читать дальше...

Фән көне алдыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшь галимнәре белән очрашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов) 8 февральдә, Фән көне алдыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Завойский исемендәге Казан физика-техник институтында булачак. Президент анда республиканың яшь галимнәре белән очрашачак. Бу хакта журналистлар белән брифингта Татарстан резиденты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде. «Рөстәм Миңнеханов югары уку йортлары белеменә һәм фәнни җәмәгатьчелек формалаштыруга бик җаваплы карый. Ул Россиянең алдынгы югары уку йортларында... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *