Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2022

Новости за 16.02.2022

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачылышында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 16 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәттә яңа балалар бакчасы ачылды. Аны Урсала микрорайонында төзеделәр. Бикчурин урамы, 33 адресы буенча урнашкан 16нчы номерлы «Русалочка» балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты буенча барлыкка килде. Ул 140 урынга исәпләнгән. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды. Ул бюджеттан 180 миллион сумнан артык акча тотылган проектны югары бәяләде. «Бик яхшы инициатива. Балалар бакчасы уңайлы һәм заманча килеп чыкты. Читать дальше...

Татарстанда төнлә һәм иртән томан көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 17 февральдә төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә Татарстанда һава торышы аязучан болытлы һава була. Көндез бераз кар яварга мөмкин. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан уртача тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы -9..-14 градус, аязганда терекөмеш баганасы -19 градуска кадәр төшәчәк. Читать дальше...

Россиянең 10 төбәгендә бер атнада коронавирус белән авыручылар саны кимеде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Россиянең 10 төбәгендә коронавирус белән авыручылар кимегән. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең башлыгы Анна Попова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, узган атнада Covid-19 таралу темпының акрынаюы бары тик Россия башкаласында гына теркәлгән. «Шулай ук билгеләп үтәсем килә, узган атнада авыручылар кимегән субъектлар саны артты. Исегезгә төшерәм, алдагы атнада бу Россиянең нибары 1 субъекты ... Читать дальше...

Роспотребнадзор башлыгы ревакцинациянең мөһимлеге турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова бәйрәмнәр һәм мәктәптә каникуллар алдыннан Россиядә яшәүчеләрне ковидтан ревакцинация узарга өндәде. Аның сүзләренчә, бу туристлык сәфәрләре белән бәйле. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Отпуск чоры шулай ук яңа коронавирус инфекциясеннән сакланган булуны таләп итә. Бу яхшы иммунитет булсын һәм отпуск вакытында сәламәтлек белән бәйле проблемалар булмасын өчен эшләнелә»... Читать дальше...

Дания Заһидуллина: Тукайның «Мәҗмугаи асаре» китабы һәр татар гаиләсендә булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Дания Заһидуллина татар шагыйре Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре» басмасы һәр татар гаиләсендә булырга тиеш дип саный. «Татар мәдәнияте белән кызыксынган һәр гаиләдә Тукайның бу җыентыгы булырга тиеш. Безгә үз мәдәниятебез белән горурланырга, аны оныкларыбызга тапшырып, аларга да шушы кыйммәтне җиткерергә кирәк», — диде ул «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсендә . Галимә Тукайның «Мәҗмугаи асар”ы басылу ... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Ирина Макиева белән моношәһәрләрне үстерү турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында ВЭБ.РФ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры, моношәһәрләрне үстерү Фонды генераль директоры Ирина Макиева белән очрашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов һәм Макиева моношәһәрләрне алга таба үстерү һәм аларга ярдәм итү, кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыру, шулай ук сәнәгать, инфраструктура, кече һәм урта бизнес, шәһәр икътисады өлкәсендә... Читать дальше...

Татарстан җитәкчелеге Зөфәр Гыймаев вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Россиянең атказанган рәссамы Зөфәр Гыймаевның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Ул кичә озак вакытлы авырудан соң 71 яшендә вафат булды. Кайгынамәне Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Алексей Песошин, Әсгать Сәфәров, Васил Шәйхразиев, Ирада Әюпова, Илсур Метшин, Альберт Шиабиев имзалады. «Зөфәр Гыймаев хезмәт сөючән, кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәттә, үз эшенә чиксез бирелгән булуы белән аерылып тора иде. Халык рәссамы... Читать дальше...

Ковид сәбәпле, инвалидлык билгеләүнең гадиләштерелгән тәртибе 1 июльгә кадәр озайтыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Илдә катлаулы эпидемиологик вазгыять сәбәпле, Россия Хөкүмәте сәламәтлеге белән бәйле проблемалары булган кешеләр өчен инвалидлык билгеләүнең гадиләштерелгән тәртибен 1 июльгә кадәр озайта. «Мондый формат пандемия шартларында бик кирәк. Гамәлдәге сервисларны камилләштерүне дәвам итәбез, аларны уңайлырак итеп эшлибез», — диде Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавируска каршы көрәш буенча координация советы утырышында. Аның сүзләренчә, бу кешеләрне төрле инстанцияләргә йөрүдән коткарачак. Читать дальше...



Фоат Галимуллин: «Мәҗмугаи асар»не 1970 елда үзебезнең өйнең чорма башыннан таптым

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин татар шагыйре Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре» басмасын үзләренең өй түбәсеннән тапканын әйтте. «Мин бу хезмәт белән үз өебездә таныштым. Минем Галимулла бабам үз чорында чыккан китаплар җыйган. 1930 елларда безнең гаилә йортсыз калган, хәллерәк кеше булгач, әйберләребезне алып та чыгып киткәннәр. Кайбер китаплар чормада сакланган булып чыкты. Алар арасында „Мәҗмугаи асар“ да бар иде. Мин аны 1970... Читать дальше...

Дәүләт Думасы хәрби пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турында закон кабул итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүгенге утырышта Россия Дәүләт Думасы беренче укылышта һәм тулаем алганда хәрби пенсионерларның һәм аларга тиңләштерелгән затларның пенсияләрен 8,6 процентка индексацияләү турындагы законны кабул итте. Дума сайтында хәбәр ителгәнчә, элегрәк хәрбиләрнең пенсияләре 2022 елның 1 октябреннән 4 процентка артачак дип уйланган иде. Ул фактик инфляциядән ике тапкырга түбәнрәк иде.

Хатыйп Миңнегулов: «Мәҗмугаи асаре»нең берничә төп нөсхәсе фин татарларында саклана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов татар шагыйре Габдулла Тукайның «Мәҗмугаи асаре”н Финляндиядә яшәүче татар гаиләләрендә күргәнен әйтте. «Мин беренче тапкыр „Мәҗмугаи асаре“ белән 1990 елның февралендә Хельсинки университетының Көнчыгыш бүлегендә таныштым. Кызыксынып киткәч, берничә китапны Финляндиядәге милләттәшләребезнең гаиләсендә күрдем. Димәк, алар да таныш булган», — диде ул «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсендә . Читать дальше...

Россиядә Халыкара җирле халыклар телләре унъеллыгы чаралары була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россиядә 2022 елдан 2032 елга кадәр Халыкара җирле халыклар телләре унъеллыгы узачак. Чаралар планы Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган ил Хөкүмәте карары белән расланды. Унъеллык кысаларында, аерым алганда, милли телләрдә клавиатура, шрифтлар һәм мобиль кушымталар эшләү, Себернең һәм Ерак Көнчыгышның аз санлы халыкларының традицион мәдәнияте виртуаль музеен булдыру, шулай ук театраль гастрольләр уздыру каралган. Бу турыда Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Зөфәр Рәмиев Тукайның бүгенге көнгәчә табылмаган ике кулъязмасы барлыгын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Зөфәр Рәмиев фикеренчә, татар шагыйре Габдулла Тукайның бүгенге көнгә кадәр билгеле булмаган ике кулъязмасы табылмаган. «Моннан 15 элек Татарстан Китап палатасы бар иде. Хәзер ул Татарстан Республикасы дәүләт матбугат архивы дип атала. 1929 елларда Китап палатасында Тукайның ике кулъязмасы барлыгы турында әйтелә. Шул кулъязмаларның бүгенге көнгәчә табылганы юк. Матбугат архивында шактый материаллар әле тикшерелмәгән дип әйтеп була»... Читать дальше...

Финанс министрлыгы: Якындагы елларда НДФЛны үзгәртү планлаштырылмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Физик затлар керемнәренә салым күләме (НДФЛ) буенча якындагы елларда үзгәреш кертергә җыенмыйлар. Россия финанслар министры Антон Силуанов сүзләренә РИА Новости сылтама белән хәбәр иткәнчә, 2021 елдан Россиядә физик затлар керемнәренә салымның яссы шкаласыннан баш тарттылар, ул елына 5 млн сумнан артык керемнәр ставкасын 13 проценттан 15 процентка күтәрде. Шул ук вакытта ставкаларны күтәрү исәбенә җыелган акчалар сирәк очрый торган авырулар булган балаларны дәвалауга җибәрелә. Читать дальше...

Галим 1914 һәм 1918 елда чыккан «Мәҗмугаи асаре» басмаларының аермалыкларын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабының фәнни мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Эльмира Галимҗанова 1914 һәм 1918 елда чыккан ике басма арасындагы аермалыклар турында сөйләде. «Җыентыкның өч басмасы бар иде: 1914, 1918 һәм Токиода басылган 1933 елгысы. 1918 елгы басмада Җамал Вәлидинең кереш мәкаләсе шактый кыскартылган. Тукайның шигырьләре дә азрак бирелгән. Бүлекләргә бүленеш башкача, кайбер бүлекләре, әсәрләре төшереп калдырылган. Читать дальше...

Мордовиядә XII Бөтенроссия авыл Сабан туенда Россиянең 50 төбәгеннән кунаклар катнаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдә Татарстан Республикасы йортында Мордовия Республикасында XII Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Мордовия Республикасы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аны Мордовия башлыгы Артем Здунов һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев уздырган. Здунов оештыру комитеты утырышында катнашулары өчен Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенә рәхмәт белдерде... Читать дальше...

Тукай музее директоры «Туган тел» шигыренең үзгәрешләр кертелгән вариантын ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын әзерләгән вакытта «Туган тел» шигыренең үзгәртелгән варианты да булуын әйтте. Музей мөдире сүзләренчә, «Туган тел»нең беренче варианты тулы килеш «Балалар кыйсеме» өлешенә кертелгән. «Халык әдәбияты» әсәре дә «Туган тел» шигыре белән тәмамлана. Әмма биредә әсәрнең икенче дүртьюллыгы төшереп калдырылган һәм соңгы өлешендә «үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам» гыйбарәләре үзгәртелеп... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Мөслимдә яшәүчеләрне шәхси хуҗалыкларны үстерүдә катнашырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Мөслим районында булды. Анда ул балалар сәнгать мәктәбен карады, авыл хуҗалыгы машиналары җитештерү белән танышты һәм район Советының хисап сессиясендә катнашты. Республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, капиталь ремонттан соң балалар сәнгать мәктәбен ачу Мөслимдә яшәүчеләр өчен әһәмиятле вакыйга булды. 400 бала укый торган өч катлы мәктәп ун елдан артык ремонтланмаган. Фәрит Мөхәммәтшин фортепиано... Читать дальше...

Милли музей: Тукайның «Мәҗмугаи асаре» үткән гасыр башында бер сыер бәясе торган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Габдулла Тукай әдәби музеенда «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Татарстан Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина әйтүенчә, XX гасыр башында әлеге китап бер сыер бәясе торган. «5-10 сум — сыер бәясе дә шул бәя булган. Ул заманда китап кыйбат торган. Бу китап Советлар союзында бер тапкыр да нәшер ителмәгән. Димәк, каршылыклар булмый калмаган», — диде Рәмзия Абзалина «Татар-информ» хәбәрчесенә. Чагыштыру өчен... Читать дальше...

Россия Хөкүмәте югары уку йортлары базасында вундеркиндлар укытуны финанслый башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россия югары уку йортлары базасында уку-фәнни үзәкләрдә сәләтле балаларны укыту дәүләт тарафыннан тулысынча финансланачак. «Хөкүмәт сәләтле балалар өчен уку-фәнни үзәкләре тулысынча бюджеттан финансланачак югары уку йортлары исемлеген раслады. Мондый үзәкләрдә илнең ерак районнарыннан яшь тикшеренүчеләр белем ала», — диелгән Министрлар Кабинеты хәбәрендә.  Мондый уку йортлары исемлегенә Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Санкт-Петербург дәүләт университеты... Читать дальше...

Хәрби комиссариатка чакырылыш егетләреннән ришвәт тапшырган тугыз кешегә суд була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2014-2020 елларда Казанда яшәүче 9 кеше Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары хәрби комиссариатлары табибларына чыгарылыш егетләреннән ришвәт биргән. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, алар хезмәт итәргә яраксыз булуны раслый торган диагноз кую өчен табибларга 80 меңнән алып 260 мең сумга кадәр күләмдә акча тапшырган. Арадашчылыкның 27 очрагы ачыкланган. Читать дальше...

Казанда Илһам Шакиров исемендәге Татар балалар музыка мәктәбенең исеме үзгәртелмәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанның Илһам Шакиров исемендәге 32нче Татар балалар музыка мәктәбе исемендә «татар» сүзе калачак. «Татар-информ» хәбәрчесенә музыка мәктәбе директоры Лилия Сингатуллина аңлатканча, аларның структурасында мәктәпләр ике төрле аталырга мөмкин. «Балалар музыка мәктәбе яисә балалар сәнгать мәктәбе була ала. Бу хакта Башкарма комитет карары чыккан иде. Башка исемнәр була алмый. Ә безнең исемдә „татар“ сүзе дә бар. Юридик бүлек миңа әлеге сүзне алып атарга кушты. Читать дальше...

Казанда Камилә Вәлиеваны хуплау сүзләре язылган плакатлар куйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Казанда фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның фотосурәте, шулай ук аның адресына хуплау сүзләре язылган реклама такталары барлыкка килде. Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казан урамнарында барлыгы 29 шундый реклама плакаты урнаштырылган, анда «Камилә, без синең белән!» дип язылган. 15 яшьлек фигуралы шуучы Казанда туып-үскән. Ул Пекиндагы Олимпиадада хатын-кызлар арасында ялгыз шууда кыска программа җиңүчесе булды. Моннан тыш, без фигуристларның... Читать дальше...

Татарстанда пилмән ясый торган аппаратны чистартканда бер эшченең кулы өзелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). 11 февраль иртәсендә Чаллыдагы «ТатАгроЛизинг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең җитештерү цехында фаҗига була. 31 яшьлек эшче пилмән ясау аппаратын чистарта башлый. Әмма кыргыч кулланасы урынга ул эшләп торган механизмга кулы белән кереп китә. Шулай итеп эшче кулын өздерә. Әлеге факт буенча «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Читать дальше...

«Кунакчыл Түбән Кама» проектында Ркаил Зәйдулла белән очрашу була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). «Кунакчыл Түбән Кама» проектында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык депутаты, халык язучысы Ркаил Зәйдулла белән очрашу була. «Иҗат илһамлы булырга тиеш» дип исемләнгән кичә турында Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итте.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *