Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2022

Новости за 18.02.2022

Лаеш районы Усад авылы мәчете имамы Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Кичә Казанда Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Лаеш районы Усад авылы «Ихлас» мәчете имамы Рүзил Ихсанов әлеге бәйгедә «М.Джалиль на татарском» номинациясендә I урынга лаек булды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды. Бәйге «Татар халкының... Читать дальше...

КФУ профессоры:Атлантика циклоны Казанга февраль аенда ук март һава торышын алып килә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Атна ахырында Казанга Төньяк Атлантика циклоны җылылык алып килә. Якындагы ункөнлектә температура нормадан 8 градуска югары булачак. «Шимбәдән башлап яңгырлы кар, җылы һава, көньяк агымнар фаразлана. Безгә Төньяк Атлантикадан циклон килә. Без үзәге Балтыйк диңгезе өстендәге бу циклонның перифериясендә торабыз. Циклонда фронталь системалар үсеш алган. Бу февраль ахырында март һава торышы кебек була», — диде Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «СИБУР»га «ТАИФ» инвестпроектларын саклап калган өчен рәхмәт әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанның зур нефть химиясе предприятиеләре — «Түбән Кама Нефтехим» һәм «Казаноргсинтез»да милекчеләр алмашынганнан соң зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Яңа акционерлар — «СИБУР» компаниясе шулай ук социаль проектларны да саклап калган. «СИБУР» — безнең стратегик партнерыбыз, хезмәттәшлек буенча зур планнарыбыз бар. Без «Түбән Кама Нефтехим» да, «Казаноргсинтез»да, энергетика производстволарында проектлар өлешендә башлаган планнар ... Читать дальше...

Владимир Путин Донбасстан Россиягә килгән качакларга унар мең сум күчерергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин үз-үзләрен игълан иткән Донецк һәм Луганск Халык Республикаларыннан Россиянең Ростов өлкәсенә эвакуацияләнүчеләргә унар мең сум акча күчерергә кушты. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков сүзләренчә, качакларның күпләп күчеп килүе сәбәпле, төбәккә ярдәм күрсәтү үтенече белән Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев мөрәҗәгать итте. Бу турыда ТАСС хәбәр итте. «РФ Президенты Россия Хөкүмәтенә Ростов өлкәсенә Донбасстан килгән... Читать дальше...

Әфганстан татарлары Кабулдагы имам Азам мәдрәсәсендә Коръән-хафиз булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстанның Кабул шәһәрендә имам Азам мәдрәсәсендә, Коръән-хафизларның чыгарылыш чарасы узды. Дини уку йортын тәмамлаган 20 кеше арасында Әфганстан татарлары җәмгыяте вәкилләре дә бар. Хафиз — бөтен Коръәнне яттан өйрәнгән кеше. Шәкертләр 11 ел дәвамында - алты яшьтән бирле белем алган. «Татар җәмгыяте өчен дини белем — ул бик мөһим. Әфганстан татарларының дүрт вәкиле — Абдулла Мөхәммәди Камсорди, Ходжатулла Әхмәди, Нәҗибулла Әхмәди һәм Мөхәммәд... Читать дальше...

Миңнеханов «Татнефть»нең эшкәртүне 2 млн тоннага арттыру мөмкинлеге турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Узган ел йомгаклары буенча Татарстанда 34,5 млн тонна нефть чыгарылган һәм якынча 20 млн тонна нефть чималы эшкәртелгән. Шул ук вакытта республикада эшкәртү күләмнәрен арттыру өчен резервлар кала. «Татнефть» компаниясенең эшкәртүне үстерү өлкәсендәге эшен билгеләп үтмичә калдыра алмыйм. Эшкәртүне 2 млн тоннага арттырырга резерв бар, дип ышанам. Моннан тыш, «Таиф-НК» компаниясе комплексны модернизацияләүне төгәлләде. «Таиф-НК»ның икътисади һәм күләмле күрсәткечләре артырга һәм яхшырырга тиеш»... Читать дальше...

Миңнеханов «Индустрия 4.0» цифрлы компетенцияләр үзәген булдыруны тизләтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Иннополиста «Индустрия 4.0» үзәген төзүне тизләтергә кирәк. Анда Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләре цифрлы икътисад төзү күнекмәләрен үзләштерә алачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы статистикасын китерде. Аның буенча Татарстан предприятиеләрен цифрлаштыру дәрәҗәсе 100 баллдан 44 балл тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча республика ил буенча 27нче урында гына тора. «Цифрлаштыру югары дәрәҗәдә булган „Татнефть“... Читать дальше...

«Микулай» фильмын төшерүчеләр: Керәшен авылларындагы ихласлыкка шаккатып кайттык

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Микулай» психологик этно-триллерын төшерер алдыннан кино төшерүчеләр 15 керәшен авылында булган. Бу хакта «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда «Микулай» фильмының сценаристы һәм креатив продюсеры Гөлнара Иванова сөйләде. «Микулай»ны төшерер алдыннан, керәшеннәрне өйрәнү өчен 15 керәшен авылында булдык. Без шаккатып кайттык. Керәшеннәрнең тәртипле булуы, алар өчен гаиләнең ничек мөһим булуы, аларның бала күңелле, ачык булулары шаккаттырды. Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов: Хакимиятнең барлык органнары да бизнес үсешенә ярдәм итәргә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанның иминлеге республиканың һәр предприятиесе иминлегенә бәйле, чөнки дәүләт программаларын гамәлгә ашыру җыелган салымнар күләменә бәйле. «Гомумән алганда, безнең икътисад, безнең иминлек — ул һәр предприятиенең иминлеге. Әгәр дә сез үзегезне яхшы хис итәсез икән, хезмәт хакы һәм салым түлисез икән, бездә дә барысы да яхшы булачак», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында. Читать дальше...

Мәскәүдә Муса Җәлилгә багышланган фестивальнең гала-концерты була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Мәскәүдә «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри фестивальнең гала-концерты була. Ул Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлилнең 116 еллыгына багышлана. Фестиваль кысаларында Татарстанның төрле шәһәрләрендә — Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллыда сигез концерт узды. Концерт программалары белән Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева шөгыльләнә. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Фестиваль төрле музыка коралларында... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Яшел Үзән районының рейтингын яхшырту өчен мөмкинлекләре бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бүген Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән муниципаль районы Советларының уртак утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзән районы җитәкчелеге эшчәнлеген бәяләп, районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен яхшырту өчен булган резервларны кулланырга чакырды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. «ТР Икътисад министрлыгының социаль-икътисади үсеш гомуми рейтингында район ел нәтиҗәләре буенча... Читать дальше...

Миңнеханов: Сыекландырылган газ җитештерүче ике завод, җиде КриоАЗС ачарга җыенабыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда 2022 елда сыекландырылган табигый газ җитештерү буенча беренче заводлар һәм шундый газ белән йөри торган машиналар өчен автозаправка станцияләре барлыкка киләчәк. Бу инфраструктура транспортны экологик чиста ягулыкка күчерүгә яңа этәргеч бирәчәк. «Бүген кысылган газ өчен генә түгел, сыекландырылган газ өчен дә инфраструктура булдыру буенча зур эш алып барыла. Без быел сыекландырылган табигый газ җитештерү буенча ике завод һәм җиде... Читать дальше...

Социаль иминиятләштерү фонды башлыгы Лохановны сак астында калдыру вакытын озайттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Казанның Идел буе суды Татарстан Социаль иминиятләштерү фондының (ФСС) элеккеге башлыгы Павел Лохановка арестны озайтты. Ул 18 мартка кадәр тикшерү изоляторында калачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына аның адвокаты Павел Мазуренко хәбәр иткәнчә, яклау ягы җәза чарасын йомшартуны — йорт арестына алыштыруны сораган. Адвокатлар гаепләнүченең уңай характеристикаларын, шулай ук Лохановның туганнарының сәламәтлеге торышы һәм балигъ булмаган биш баласы булу турында белешмәләр тапшырды. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга-Skills» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген тантаналы чарада «Алабуга-Skills» ачык республика һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара «Алабуга Политех» мәгариф үзәге мәйданчыгында узды. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурс 7-11 февраль көннәрендә Алабугада узды. Татарстанның 22 районыннан 81 предприятиедән 220 кеше гариза биргән. Конкурста предприятиедә һәм учреждениедә эшләүче 18 яшьтән өлкәнрәк 178 хезмәткәр катнашты. Читать дальше...

Төркиядә татарларның Ерак Көнчыгыш илләренә мөһаҗирлеге турында китап чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 18 февраль, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә татарларның Ерак Көнчыгыш илләренә күченүләре турында «Сөембикәнең күз яшьләре: Идел-Урал төркиләренең Көнчыгыш Азиягә күченүләре» дип аталган китап дөнья күрде. Аның авторы — Анкара университеты япон теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры Мәртхан Дүндар. Төрек галиме әсәрдә Идел-Урал төбәгендәге татар-башкортларның Ерак Көнчыгыш илләренә күченү тарихын һәм сәбәпләрен тәфсилләп яктырткан.Татарлар турында тарихи һәм гомуми мәгълүматлар китергән. Читать дальше...

Биектауда фура һәм биш автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бүген Биектауда фура һәм биш җиңел автомобиль бәрелешкән. Шаһитлар әлеге аварияне видеога төшергән. Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, биш җиңел машина светофорда торган. Фура туктый алмаган һәм басып торган автомобильләргә бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында ике бала зыян күргән. Авария турында тулырак мәгълүмат ачыклана.

Камилә Вәлиева һәм Россия призерларының барысы да дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Пекинда Олимпиадада Россия призерлары, шулай ук аларның остазлары дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк. РИА Новости Россия Спорт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, Олимпия призерларыннан кала дәүләт бүләген хатын-кызлар арасында ялгыз шууда дүртенче урын алган фигуралы шуучы Камилә Вәлиева да алачак. «Олимпия уеннарында барлык җиңүчеләрне, призерларны, аларның тренерларын Дәүләт бүләгенә тәкъдим итәчәкләр», диелгән Россия Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Читать дальше...

Катар журналында Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдиновның мәкаләсе чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Катарда «Адьян» фәнни журналының соңгы санында (гыйнвар, 2022 ел) Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, Санкт-Петербург дәүләт университетының Ислам тикшеренүләре үзәге директоры, теология докторы Дамир Мөхетдиновның мәкаләсе чыкты. Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Адьян» журналы Катарда чыга. Аны елына ике тапкыр гарәп һәм инглиз телләрендә Доха шәһәре (DICID) халыкара динара диалог үзәге нәшер итә. Читать дальше...

«Микулай» фильмын эшләп бетерү өчен акча җыялар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Микулай» фильмын төшерүчеләр кинокартинанытөгәлләп бетерү өчен краунфандинг платформасында акча җыя. Фильмның режиссеры Илшат Рәхимбай сүзләренчә, команда хәзерге вакытта фильмны монтажлау белән шөгыльләнә һәм акча эзли. Бу хакта ул «Татар-информ»да журналистлар белән очрашуда әйтте. «Фильмны әҗәткә төшердек дисәк була, чөнки сентябрь аенда, картинаны төшергән вакытта, акчабыз юк иде. Кешеләр белән сөйләшеп, аңлашып 3-4 ай эшләдек. Бер атна элек... Читать дальше...

Татарстан Президенты Новгород өлкәсе губернаторы белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин белән төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Очрашу «Алабуга» махсус икътисади зонасында узды. «Өлкәгә Андрей Сергеевич Никитин килү белән безнең төбәкара элемтәләр якынайды. Безнең аның белән стратегик инициативалар агентлыгы линиясе буенча да хезмәттәшлек тәҗрибәбез зур. Бүген Новгород өлкәсе Татарстан өчен бик кызыклы», — дип Рөстәм Миңнеханов сүзләрен... Читать дальше...

Керәшеннәр турындагы «Микулай» этно-триллерын Моргенштернның операторы төшергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Микулай» фильмын Казанда туып үскән һәм Моргенштерн, Тимати, Егор Крид кебек федераль дәрәҗәдәге артистлар белән хезмәттәшлек иткән оператор Юра Павлов төшергән. Республика тарихында беренче төшерелгән этно-триллер керәшен авылында ялгыз яши торган Микулай язмышы турында. Бу хакта «Микулай» фильмының режиссеры һәм продюсеры Илшат Рәхимбай «Татар-информ»да журналистларлар белән очрашуда сөйләде. «Моргенштерн, Тимати һәм Егор Крид кебек җырчыларның... Читать дальше...

Алексей Песошин Россия юстиция министры урынбасары белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Хөкүмәт йортында Россия юстиция министры урынбасары Олег Свириденко белән очрашты. Песошин һәм Свириденко юстиция өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, судларның эшчәнлек тәртибен тәэмин итү кебек мәсьәләләр турында фикер алышты. Шулай ук алар ведомство алдында торган оператив бурычларга кагылышлы темаларны кузгатты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан дүрт кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан дүрт кеше үлгән. «Шулай итеп, 1936 елда туган ир-ат һәм 1941, 1943, 1952 елларда туган өч хатын-кыз ковид корбаны булган», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә республикада ковид йоктыруның 3600 очрагы ачыкланган. Ә пандемия башланганнан алып «коронавирус диагнозы» 87 850 тапкыр куелган. Татарстанда 2 446 602 кеше (узган тәүлектә — 3528) вакцинация узган. Читать дальше...

«Микулай» фильмының продюсеры: Федераль артист хакына татар телен корбан иттек

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Алёна Низамова). «Микулай» психологик этно-триллерын башта татар телендә төшерергә уйлаган булганнар. Соңрак, авторлар төркеме кинокартинага Виктор Сухоруков, Иван Добронравов, Варвара Шмыкова, Екатерина Агеева кебек федераль дәрәҗәдәге актёрларны чыкырып, «Микулай» фильмын рус телендә төшергән. Бу хакта «Татар-информ»да узган журналистлар белән очрашуда «Микулай» фильмының сценаристы һәм креатив продюсеры Гөлнара Иванова сөйләде. «Әлбәттә, без җирле актёрны сайлый ала идек. Читать дальше...

Мәгариф министрлыгы: Шимбә Татарстан мәктәпләрендә дәресләр гадәти режимда булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Шимбә, 19 февральдә, Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә диярлек традицион белем бирү процессы дәвам итәчәк, дәресләр гадәти режимда була. «Элек эпидемиологик вазгыять сәбәпле, шимбә республика мәктәпләрендә берничә атна дәвамында чаралар сыйныфларда түгел, ә саф һавада үткәрергә тәкъдим ителде. Ял көннәрендә мәктәпләрдә генераль җыештыру һәм бактерицид лампалар ярдәмендә зарарсызландыру үткәрелде. Хәзер балалар сыйныфларда укыячак", — диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *