Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2022
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Новости за 08.03.2022

Алабугада 8 Мартка багышланган концертта тамашачы хатын-кызларга чәчәк бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 8 март, «Татар-информ», «Алабуга нуры» ). Алабугада Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Җырлар, биюләр, котлаулар бу көнне кешелекнең гүзәл яртысына — хатын-кызларга багышланган иде. Район башлыгы Рөстәм Нуриев сүзләренчә, бүген хатын-кызларның бизнеста, сәясәттә булуы, аларның дөнья процессларына, фән һәм техника үсешенә йогынтысы беркемне дә гаҗәпләндерми. Аларга хас булган гармониягә һәм камиллеккә омтылыш теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә һәм һөнәри үрләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Читать дальше...

Арча районында язгы ташуга әзерлек чаралары күрәләр

Tatar-inform.tatar 

(Арча, 8 март, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре» ). Арча районында барысы 12 торак пунктка су басу куркынычы яный. «Арча шәһәрендә, Казанбаш, Көтек, Казиле, Күпербаш, Кәче, Апаз, Хәсәншәих, Ашытбаш, Кысна, Түбән Оры, Иске Чүриле авылларында барысы 232 хуҗалык су басу мөмкин булган зонага керә. Социаль объектлар, икътисад, тормыш иминлеген тәэмин итүче объектлар, үләт базлары, күперләр, гидротехник корылмалага су басу куркынычы янамый», — диде район гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Гөлнар Шәрипова. Читать дальше...

Аксубай автоледиларын автоинспекторлар котлады 

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 8 март, «Татар-информ», « Авыл таңнары »). Аксубай дәүләт автоинспекторлары бүген Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясе оештырды. Бәйрәм патруле район үзәгенең иң җанлы урынында — Октябрь урамында урнашты.  Дәүләт автоинспекторы Рамил Садыйков руль артында хатын-кыз булган автомобильләрне туктатты, бәйрәм белән котлады, аларга лалә чәчәкләре бүләк итте. Пассажир хатын-кызлар да игътибардан читтә калмады.  Дәүләт автоинспекторы белән бергә постта муниципаль... Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары плей-оффның дүртенче уенында җиңде, серия кабат Казанга кайта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Омскиның «Авангард» командасын 3:2 исәбе белән җиңде. Матч Балашихада узды. Бүген плей-оффның «Ак Барс» — «Авангард» сериясенең дүртенче уены үтте. Плей-оффта командалар Гагарин Кубогы өчен көрәшә. Дүрт җиңү яулаган команда алга таба үтә һәм көрәшне дәвам итә, ә җиңелгәннәр ярыштан төшеп кала. Хәзергә «Ак Барс» исәбендә бер җиңү, «Авангард»ныкында — өч. Беренче период. Җиденче минутта «Авангард» уенчысы Никита Сошников исәпне ачты (1:0). Читать дальше...

Әлмәттә әниләр юл йөрү кагыйдәләрен белүдә ярышты

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 8 март, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары »). Әлмәт шәһәренең 6нчы балалар бакчасында «Ягез әле, әниләр, педагоглар!» чарасы узды. Балаларның әниләре һәм тәрбиячеләре командалары ярышты. Катнашучылар үзләрен юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүләрен тикшерде. Биремнәр арасында: сораштыру узарга, терминнарны аңлатырга, юл тамгаларының нинди төркемгә керүен табарга, шулай ук картинадагы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны күрергә һ. б. бар иде. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә. Читать дальше...

Владимир Путин яңа кредит каникуллары турындагы законны имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин гражданнар һәм бизнеска ярдәм күрсәтүдә кризиска каршы чаралар турындагы законны имзалады, биредә яңа кредит каникуллары да искәртелә. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Әлеге законда, аерым алганда, кредит каникулларына хокукны ипотекага торак сатып алган гражданнарга, кредит килешүе 2022 елның 1 мартына кадәр төзелгән очракта, кече һәм урта бизнес вәкилләренә бирү карала. 1 марттан 30 сентябрьгә... Читать дальше...

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кимүен дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны кимүен дәвам итә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 804 (бер көн элек 925 иде) яңа очрак ачыкланган. «18 яшькә кадәрге балалар — 155 кеше. 70 кеше хастаханәгә озатылган», — дип искәрттеләр ведомствода. Коронавирус очраклары 45 муниципалитетның 42сендә ачыкланган. Казанда — 250, Чаллыда — 66, Түбән Кама районында — 63, Әлмәт районында 51 очрак теркәлгән. Шул рәвешле... Читать дальше...

Галимнәрнең мәкаләләрен чит ил басмасында чыгару таләбеннән баш тартырга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Министрлар Кабинеты дәүләт биремнәрен, федераль проект һәм программаларны үтәгән вакытта «чит ил фәнни басмаларында мәкаләләр булырга тиеш» дигән таләптән баш тартырга ниятли. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко аппаратына сылтама белән хәбәр итә. Чернышенко билгеләп үткәнчә, биредә Web of Science һәм Scopus системаларына керә торган басмалар хакында сүз бара. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, вице-премьер Идел буе федераль округы төбәк башлыклары... Читать дальше...



Татарстанда тагын ике ир-ат һәм өч хатын-кыз коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда тагын биш кеше (ике ир-ат һәм өч хатын-кыз) коронавирус корбаны булган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада 2022 елның 8 мартына булган мәгълүматлар буенча рәсми рәвештә теркәлгән коронавирус корбаннарының гомуми саны 1762 кешегә җиткән. «Вафат булучылар — 1762 кеше, шул исәптән бишесе узган тәүлектә расланган», — дип искәрттеләр ведомствода. Коронавирустан 1936, 1941 елгы ир-атлар һәм 1936, 1937, 1948 елгы хатын-кызлар вафат булган. Читать дальше...

Хөкүмәт чит ил медицина эшләнмәләрен Россиядән чыгаруны тыйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте чит ил медицина эшләнмәләрен Россиядән чыгаруны вакытлыча тыйды. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалаган. Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге тыю Россиягә карата  санкцияләргә кушылган илләрдән китерелгән медицина эшләнмәләренә кагыла. Кабул ителгән карар кайбер дәүләтләр санкция кертү сәбәпле РФ территориясендә медицина эшләнмәләренә кытлык барлыкка килүенә юл куймас дип көтелә. Донбасста махсус хәрби операция үткәрү турында... Читать дальше...

Казахстанның Актүбә өлкәсендә Советлар Союзы Герое Гайнан Кормашны искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казахстанның Актүбә өлкәсендә Советлар Союзы Герое Гайнан Кормашны искә алдылар. 27 февраль — Советлар Союзы Герое, татар шагыйре, Муса Җәлилнең көрәштәше Гайнан Кормашның туган көне. Гайнан Кормаш 1919 елда Казахстанның Актүбә өлкәсе Кобда районында туган. Бәрәңге педагогика техникумын тәмамлаган. Сугышка кадәр Марий АССРның Бәрәңге районы Куян авылында мөгаллим булып эшләгән... Читать дальше...

Үзбәкстан татарлары Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Үзбәкстан татарлары Иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин хатын-кызларны яза бәйрәме белән котлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Барлык гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Әбиләребез, әниләребез, хәләл җефетләребез, апа-сеңелләребез, кызларыбыз! Сез — безнең таянычыбыз, без сезне көн саен сакларга бурычлы. Халыкта шундый гыйбарә бар: бала әтисез калса, ул әтисез бала, әнисез калса, ул ятим», диелә котлауда.

Миңнеханов: Республика беренче чиратта кирәкле продуктлар белән үзен тәэмин итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов азык-төлек мәсьәләләренә кураторлык итә торган Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. Республика Президенты күрсәтмәсе белән ике комиссия төзелде, аның берсе — азык-төлек, икенчесе азык-төлек булмаган товарларга кураторлык итәчәк. Комиссияләр алдында зур сәүдә челтәрләрендә дә, муниципалитетлардагы зур булмаган кибетләрдә дә бәяләргә атна саен... Читать дальше...

OBI төзелеш һәм хуҗалык товарлары кибетләр челтәре Россиядә эшен туктата

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). OBI төзелеш һәм хуҗалык товарлары кибетләре Халыкара сәүдә челтәре Россия территориясендә эшен туктата. DPA агентлыгы компания белдерүенә сылтама белән шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, OBI җитәкчелеге мондый карарны Украинадагы вакыйгаларга бәйле рәвештә кабул иткән. Аларның сүзләренчә, компаниянең Россиядә 27 хуҗалык кибете бар, анда 4,9 мең хезмәткәр эшли. Бу — OBI төркеменең дөньядагы барлык персоналының уннан бере диярлек. Читать дальше...

Хезмәт министры аз керемле гаиләдәге 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләү күләмен атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков аз керемле гаиләләрдәге 8 дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә яңа түләү 6 дан 12 мең сумга кадәр булачагын әйтте. Бу турыда РИА Новости яза. «Мондый гаилә төбәктәге яшәү минимумы күләменең 50, 75 яки 100 проценты дәрәҗәсендә пособие алырга мөмкин. Бу Россиядә уртача 6 дан 12 мең сумга кадәр була», — диде Котяков «Россия 24» телеканалы эфирында. Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән аз керемле гаиләләрдә... Читать дальше...

IBM компаниясе Россиядә эшчәнлеген туктатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). IBM компаниясе сайтында Россиядә коммерция активлыгын туктатуы турында игълан ителә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза. «Ачыклык кертергә рөхсәт итегез: без Россиядә бөтен коммерция активлыгын туктаттык», — диелә компания җитәкчелеге белдерүендә. Компания Россия Федерациясендә «технологияләр сатуны» туктатуы турында элегрәк хәбәр иткән иде.

Россия Һава-космик көчләре бер тәүлектә Украинадагы 158 хәрби объектны юк иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия Һава-космик көчләре узган тәүлектә Украина территориясендәге 158 хәрби объектны юкка чыгарган. РФ Саклану министрлыгының рәсми вәкиле Игорь Конашенков шулай дип белдерде. Конашенков искәртеп үткәнчә, һавада өч истребитель (ике «МиГ-29» һәм бер «Су-27») бәреп төшерелгән. Моннан тыш, ПВО С-300 зенит-ракета комплексының ике дивизионы, өч «Бук М-1» үзйөрешле җайланмасы сафтан чыгарылган, сугыш кирәк-яраклары саклана торган тугыз склад юк ителгән. Саклану министрлыгы... Читать дальше...

Владимир Путин Россия хатын-кызларын 8 Март белән тәбрик итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россия хатын-кызларын 8 Март белән тәбрик итте, пандемия шартларында эшләүче хатын-кыз табибларга һәм хатын-кыз хәрбиләргә аерым рәхмәт белдерде. Видеокотлау Кремль сайтында урнаштырылган. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, күп кенә хатын-кызлар хастаханә, поликлиника һәм ашыгыч ярдәмдә төрле вазифаларда (санитарлардан башлап баш табибларга кадәр) хезмәт куя. «Соңгы ике елда сез бик тә катлаулы шартларда эшлисез, һәр пациентның тормышы... Читать дальше...

Фән министрлыгы: Вузларда белем алу бәясе арту турында мәгълүмат дөрес түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларында белем алу бәясенең күтәрелүе турындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта ведомствоның телеграм-каналында хәбәр ителә. «Югары уку йортларында белем бирү хезмәтләренең бәясе арту турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми», - диелә хәбәрдә. Министрлыкта искәртеп үтүләренчә, беренче курста уку бәясе билгеләнгән инде һәм ул быел үзгәрмәячәк. Калган курсларда белем алу бәясе хезмәт күрсәтү килешүләрендә беркетелгән һәм берьяклы тәртиптә яңадан каралмый.

Түбән Кама районында шәхси йортта янгында әнисе белән улы янып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Түбән Кама районы Үскә авылында Яшьләр урамында шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына кичә кич килгән. Ут белән көрәшүчеләр ялкынның бөтен йортны һәм янкорманы ялмап алуын ачыклаган. Янгынның мәйданы 108 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынны сүндергәннән соң, ут белән көрәшүчеләр 52 яшьлек хатын-кыз һәм 35 яшьлек ир-атның мәетен табып алган. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан. Читать дальше...

«СалаваTik»лар 8 мартка бүләк әзерләгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). 8 март — Халыкара хатын-кызлар көненә «СалаваTik» лар әниләргә бүләк әзерләде. Илсур Хөснетдинов иҗат иткән җыр бүген интернет киңлекләренә чыкты. «Әлеге җырны без үзебез кечкенә чакта җырчы Энҗе башкаруында яратып тыңлый идек, үзебез дә җырларга ярата идек. Бүгенге көн балалар аны беләләр микән?! Ә җыр бик матур бит, сүзләре дә мәгънәле, көе дә җиңел, балалар тиз отып алырлык. Бәйрәм хөрмәтенә бер бүләк» — ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналы баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. Читать дальше...

Хөкүмәт коммуналка бурычларына пени артуны чикләүгә кагылышлы чаралар әзерләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларга пени артуны чикли торган чаралар әзерлиләр. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең телеграм каналында хәбәр ителә. Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Сергей Пахомов искәртеп үткәнчә, мондый карар кулланучыны якларга ярдәм итәчәк. «Кулланучыны яклау чараларын кабул итү процедурасы үткәрелә торган Россия төбәкләре тәҗрибәсенә игътибар итәргә һәм аны илнең башка субъектларында да таратырга кирәк, — диде Пахомов. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсенә 8 Март бәйрәменә багышланган видео куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган видеоролик белән уртаклашты. «Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!» — дип язган ул. Аның язылучылары котлау сүзләре өчен Президентка рәхмәт белдерә. «Бик зур рәхмәт сезгә, кадерле Рөстәм Нургалиевич!!!» — дип җавап биргәннәр. Россия Президенты Владимир Путин элегрәк үз котлавында пандемия шартларында эшләүче хатын-кыз табибларга... Читать дальше...

«Оста куллы гүзәл затлар» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Оста куллы гүзәл затлар» конкурсы тәмамланды. Ул 15 февральдән алып 28 февральгә кадәр дәвам итте. Конкурсның максаты — халкыбызның сәләтле кешеләрен ачыклау, аларның кул эшләнмәләрен, пешергән милли ризыкларын, иҗатын таныту, милли үзаңны, милли рухны үстерү һ.б. диелә конгресс хәбәрендә. Бәйге инстаграмда ике номинация буенча уздырылды: «Кул эшләнмәләре», «Тәмле булсын ашыгыз!». Конкурста 12 яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кызлар, үсмерләр, кызлар катнаша алды. Читать дальше...

Данис Зарипов яңа сезонда уйнавы турында: Башыгызны ватыгыз әле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Дамир Садриев). «Ак Барс» хоккей клубы капитаны Данис Зарипов Омскиның «Авангард» командасына каршы сериядәге өченче матчта казанлыларның җиңелүенә (0:2) аңлатма бирде, шулай ук киләсе сезонда карьерасын дәвам итү ихтималы турында әйтте. Бу хакта «Спорт-Экспресс» басмасы хәбәр итә. Хоккейчы сүзләренчә, киләсе елда «Ак Барс» чемпионнар командасы туплый алыр, мөгаен. «Без җиңүче команда төзибез. Әйе, әлегә килеп чыкмый, шулай да киләсе елда теләкләр чынга ашарга мөмкин», — диде 40 яшьлек һөҗүмче. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *