Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2022
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Новости за 10.03.2022

Түбән Камада «Созвездие - Йолдызлык» республика яшьләр фестиваленең зона туры булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Түбән Камада «Созвездие — Йолдызлык» республика яшьләр фестиваленең зона туры узды. Коллективлар Халык иҗаты йорты сәхнәсендә чын бәйрәм оештырды. Жюри нәфис сүз, вокал, хореография буенча йөздән артык номерны карады. Җирле артистлардан тыш, сайлап алуда Зәй һәм Сарман районнарыннан килгән йолдызлар да катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Барлык лауреатларны, педагогларны һәм аларның әти-әниләрен котлыйбыз. Түбән Кама муниципаль... Читать дальше...

Владимир Путин балалар туристик кешбэк программасын майда эшләтеп җибәрергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин җәйге лагерьда балалар ялына тотылган акчаларны кире кайтару программасын май аена кадәр эшләргә кушты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Дәүләт башлыгы искәртеп узганча, узган ел балалар өчен туристик кэшбек системасыннан күп кенә ата-аналар файдаланган. «Узган елны балалар сәламәтләндерү лагерьларына юллама бәясенең 50 процентка кадәр өлешен кайтару программасын эшләтеп җибәрдек. Бу 20 мең сумнан артмый. Әлеге ташламадан 400 мең баланың гаиләсе файдаланган. Читать дальше...

Таттехмедфарм: Татарстанда даруларга бәя арттыру өчен сәбәпләр юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бүгенге көндә республика даруханәләрендә дару препаратларына бәяләрне арттыру өчен сәбәпләр юк. Бу хакта «Таттехмедфарм» Дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының даруханә склады буенча урынбасары Илшат Мингазетдинов сөйләде. «Бүгенге көндә ярты елга льгота буенча товар бар, ваклап сату буенча бар — тәэмин итүчеләрнең берсе дә баш тартмый. Исегездәме, коронавирус башлангач, ыгы-зыгы вакытында бөтен товарларны даруханә киштәләреннән алып бетерделәр. Читать дальше...

Үзбәкстанның Фирганә татарлары Май чабу бәйрәмендә катнашкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). 6 мартта Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә Май чабу бәйрәме үтте. Чараны Славян мәдәнияте үзәге оештырды һәм анда 7 өлкә үзәге катнашты. Бәйрәмдә төрле милләттән ике йөз илледән артык кеше килде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге сайты. Бәйрәмдә Курган өлкәсенең татар милли үзәге, өлкә мәдәният үзәкләре, шәһәр мәктәпләре актив катнашкан. Май чабу бәйрәмендә рус кухнясы күргәзмәсе оештырылган, һәр кунакны баллы коймак белән сыйлаганнар. Читать дальше...

Владимир Путин быел уңыш яхшы булыр дип фаразлануы турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Быел уңышка фаразлар яхшы, экспорт потенциалы һәм чит ил партнерларының кызыксынуы да саклана, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта РИА Новости яза. «Уңышка планнар, уңышка өмет, гомумән алганда, фаразларның яхшы булуын беләм. Ул шулай булыр дип ышанам. Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре эшли белә һәм соңгы елларда моны күп тапкырлар исбатлады. Бездә яхшы экспорт потенциалы да саклана. Без сезнең белән партнерларыбызны беләбез, алар элемтәләр урнаштыру өчен кызыксыну белдерә»... Читать дальше...

Россия 2022 елның август ахырына кадәр шикәр экспортын вакытлыча тыйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Таможня подкомиссиясе 2022 елның 31 августына кадәр Россия Федерациясеннән ак шикәрне һәм шикәр камышы (тростник) шикәр-чималын читкә чыгаруны вакытлыча тыю турында карарны хуплады, дип яза РИА Новости агентлыгы. Карар өченче илгә экспортка карата гамәлдә булачак. Шикәрне Евразия икътисади берлегенә җибәрү Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы рөхсәте нигезендә генә мөмкин булачак, дип хәбәр итте Россия Икътисади үсеш министрлыгының матбугат хезмәте. Хәбәрдә күрсәтелгәнчә... Читать дальше...

«Казан утлары» китапханәсе сериясеннән унберенче китап дөнья күрәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). « Казан утлары » журналы китапханәсе сериясендә унберенче китап булып Дилбәр Булатованың «Соң түгел» китабы нәшер ителә. Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың әлеге повесте укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә, дип яза журнал. «Әдипнең гаилә тормышы котылгысыз аска тәгәри: ул авариягә очрый, зур матур йортларында янгын чыга, хатыны Гөлчәчәк аерылып китә. Ләкин өмет шәмдәлләре бөтенләй үк сүнми әле. Повестьның героен упкын... Читать дальше...

Илсур Һадиуллин: Яңа программаларның кайбер вариантына туган тел дәресләре кермәгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлар (ФДББС) нигезендә эшләнгән укыту программаларның кайбер вариантына туган тел һәм туган тел әдәбияты дәресләре кермәвенә борчылуын белдерде. «2022 елның 1 сентябреннән яңа ФДББС керәчәк. Россия мәгариф академиясенең Мәгарифне үстерү стратегиясе институты тарафыннан укытуның үрнәк программалары проекты әзерләнде. Алар буенча фикер алышу оештырылган. Яңа... Читать дальше...



Тольяттида «Татар кызы. Балалар» гүзәллек һәм сәләт бәйгесе үтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). 26 март көнне Тольятти шәһәренең «Автоград» мәдәният үзәгендә «Татар кызы. Балалар» гүзәллек һәм сәләт бәйгесе үтәчәк. Бу хакта « Самара татарлары » сайты хәбәр итә. Керү чакырулар буенча. Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе 6 яшьтән 14 яшькәчә булган балаларны чакыра.

Хөкүмәт ике йөздән артык төрдәге товарны Россиядән читкә чыгаруны тыйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россиягә элегрәк кертелгән товарлар һәм җиһазлар исемлеге билгеләнгән, аларны 2022 ел азагына кадәр илдән чыгару тыела. Тиешле карар РФ Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде. «Исемлеккә технологик, телекоммуникацион, медицина җиһазлары, транспорт чаралары, авыл хуҗалыгы техникасы, электрик аппаратура — барлыгы ике йөздән артык товар, шул исәптән тимер юл вагоннары һәм локомотивлар, контейнерлар, турбиналар, металл һәм таш эшкәртү станоклары, мониторлар, проекторлар... Читать дальше...

Путин Россиядә аерым товарларга ихтыяҗ артуга бәйле мәсьәләләр хәл ителәчәген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россиядә товарларның аерым категорияләренә ихтыяҗ артуга бәйле барлык мәсьәләләр дә хәл ителәчәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Мондый моментларда аерым төркемдәге товарларга ихтыяҗ арту аңлашыла. Әмма эш барышында бу проблемаларны тыныч режимда хәл итәчәгебезгә шик юк», — диде дәүләт башлыгы Министрлар Кабинеты утырышында. Президент сүзләренчә, «күпмедер вакыттан соң гражданнар җайлашыр һәм без мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмаган мәсьәләләр булмавын аңлар». Читать дальше...

Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган чаралар программасы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). 12 мартта татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел була. Шул уңайдан мәдәният учреждениеләре һәм әдәби җәмәгатьчелек төрле чаралар планлаштырыла. Татарстан Мәдәният министрлыгы чаралар программасын игълан итте. 11 март көнне «Әкият» театрында язучының 1921-1922 елларда Идел буенда һәм Уралда булган коточкыч ачлык турында язылган әсәре буенча «Адәмнәр» спектакле күрсәтеләчәк. 12 мартта ТР Язучылар берлеге катнашында бөек язучының... Читать дальше...

Түбән Новгородта Фәрит Мөхәммәтшин һәм Евгений Люлин хезмәттәшлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта эш сәфәрендә булды, анда Түбән Новгород өлкәсенең Закон чыгару Җыелышы рәисе, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе координаторы Евгений Люлин белән очрашты. Очрашуда 17 мартта Казанда узачак Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 63 нче утырышын оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре каралды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте. Читать дальше...

«Әдәби кафе»да Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабын тәкъдим итү кичәсе була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). 15 мартта «Казан утлары» журналы «Әдәби кафе» да Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабын тәкъдим итә. «Суслонгер» — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан унынчы китап. «Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул „Сер“ дигән гриф астында саклана иде. Сугыш елларында Суслонгерда — 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел»... Читать дальше...

Галимова: Татарстанда вакансияләргә кадрлар җитми, эшсезлек турында әйтә алмыйбыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Россиягә каршы кертелгән санкцияләр йогынтысында Татарстанда эшсезлек арту янамый. Республикада бик күп сәнәгать предприятиеләре эшли һәм хезмәт базарында вакансияләр саны эш эзләүчеләр саныннан югарырак. Бу хакта журналистлар катнашында узган брифингта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, компанияләрдән эшсезлек куркынычы янау турындагы гаризалар килмәгән. Шуңа да карамастан, ТР хакимияте әлеге өлкәне аерым контрольдә тота. Читать дальше...

«Ашан» һәм Globus гипермаркетлары Россиядән китүләре турындагы сүзләрне кире какты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). «Ашан» һәм Globus гипермаркетлары челтәрләре Россия базарында кала һәм китәргә җыенмый, дип белдергән әлеге компанияләр РИА Новости агентлыгына. Күптән түгел Интернетта Globus гипермаркетлары челтәре үз кибетләрен ябарга карар кылуы, ә «Ашан»ның шушындый ук карарны якын арада кабул итәчәге турында язма чыккан иде. «Globus гипермаркетлары челтәре китүе турында мәгълүмат — ул фейк. Без штатлы режимда эшлибез, Россиядә Глобусның 19 гипермаркеты үз эшен дәвам итә»... Читать дальше...

Зифа Кадыйрованың яңа китабы чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Язучы Зифа Кадыйрованың яңа китабы чыгачак, дип яза « Шәһри Чаллы » газетасы. Газета хәбәрчесе аның белән очрашып, бүгенге тормышы, иҗаты турында сөйләшкән., үзенең укучыларын нинди китап белән кайчан сөендерүе турында да белешкән. Зифа Кадыйрова «Шәһри Чаллы» хәбәрчесенә яңа китабы нәшриятта ятуын хәбәр иткән. «Илдәге икътисади вазгытькә бәйле төстә бәяләр үзгәрмәсә, диде танылган язучы, бер ай эчендә ул китап әдәбият сөючеләргә дә барып ирешәчәк. Нәшрият белән килешү нигезендә ул китапның исемен дә... Читать дальше...

«Россиянең чигелгән картасы» акциясендә Татарстан картасын Луиза Фәсхетдинова чигә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан «Россиянең чигелгән картасы» бөтенроссия акциясендә катнаша. «Акция кысаларында декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә танылган рәссам Луиза Фәсхетдинова Россия картасының бер фрагментын — Татарстан картасын чигә», дип хәбәр итә Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге. Акция халык һөнәрчелегенә ярдәм итү һәм чигүле тукыма рәвешендә илебезнең картасын иҗат итү максатыннан оештырылган. Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстан һәм Иран активрак хезмәттәшлек итәргә тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Казем Джалали белән очрашты. Очрашу кысаларында яклар гамәлдәге проектлар һәм хезмәттәшлекне үстерүнең яңа юллары турында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Иранны «бай тарихи, икътисади һәм мәдәни багланышлар» берләштерә, әмма хезмәттәшлекнең гамәлдәге юнәлешләрен киңәйтергә кирәк. Ул искәрткәнчә... Читать дальше...

Песков: Россиягә каршы мондый икътисади сугышның әле булганы юк иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россиягә каршы алып барыла торган икътисади сугыш моңарчы күрелмәгән хәл. Мондый масштаблар беренче тапкыр күзәтелә, дип белдерде РФ Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков. Песков билгеләп үткәнчә, мондый вазгыятьнең моңарчы күзәтелмәве аркасында әлегә бәяләр дәрәҗәсенә карата фаразлар бирү кыен, дип яза РИА Новости. Әмма хәзер, беренче чиратта, нәтиҗәләрне һәм хәвеф-хәтәрләрне киметү өчен барлык чараларны да күрергә кирәк. «Ягъни безнең илгә каршы башланган... Читать дальше...

Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында «Медея» сюжетының татар версиясен чыгара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илгиз Зәйниев Тинчурин театрында дөнья әдәбиятындагы «Медея» сюжетының татар версиясен чыгара. Ул спектакльне үзенең «Мәдинә» пьесасы буенча куя. Бүген журналистларга булачак спектакльнең ачык репетициясен карау мөмкинлеге тудырылды. Беренче тамашачылар драманы 7-8 апрельдә карый алачак. «Әсәр нигезендә „Медея“ сюжеты ята, ул дөнья әдәбиятында еш кулланыла. Мин мифны безнең җирлеккә күчереп яздым», — дип әсәр белән таныштырды ул. «Пьеса ак шигырь белән язылган. Читать дальше...

Рус җырчысы Анастасия Макарова: Татар теле дәресләренә теләп барам

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарча җырлаучы рус җырчысы Анастасия Макаровага татар телен К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Резеда Сәлахова өйрәтә. «Дәресләргә теләп барам», — диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә. Ул татар теле дәресләре иң беренче татарча «Һаман да яратам» җырын өйрәнгәндә үк башланганын әйтте. «Миңа мөгаллим белән соклану, үзара аңлашу булуы мөһим. Резеда шундый кеше булды. Хәзер барлык дәресләрдә бары тик татарча сөйләшергә тырышабыз. Читать дальше...

Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Дмитрий Софроновны җирләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Украинада махсус операция вакытында һәлак булган Дмитрий Софроновны Яшел Үзән районы Бело-Безводное авылында җирләделәр. Яшел Үзән районында туып-үскән, диңгез пехотасы бригадасы командиры урынбасары, полковник Дмитрий Софронов 6 мартта хәрби постта һәлак булган. «Хәрби кеше буларак, ул бик күп сугышларны узган, кайнар нокталарда булган. Аның эше иде ул. Һәр көн һәлак булу куркынычы булган. Аны якыннары да аңлагандыр дип уйлыйм. Без горурланабыз: ул — чын патриот. Читать дальше...

Дәүләт Думасында Россия үзен азык-төлек белән тәэмин итә ала дип белдерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Санкцияләр вакытында Россия үзен тулысынча азык-төлек белән тәэмин итә ала, ыгы-зыгы, шау-шу өчен нигез юк, дип Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Надежда Школкина РИА Новостига хәбәр иткән. «Без үзебезне тулысынча… ашлыктан башлап, барлык төп продукция төрләре белән тәэмин итәбез. Арыш һәм солы буенча аз гына дефицит бар, әмма бу башка эре культуралар белән дә җиңел компенсацияләнә. Хәл, әлбәттә, яңа уңыш белән дә үзгәрәчәк», — диде Школкина. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Сез — Татарстанда кышкы спорт төрләрен үстерү өчен импульс

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР спортчылары — Пекиндагы Олимпиада призерлары һәм паралимпиячеләр белән очрашты. Ул аларга ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук республикада спортны үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча алдагы планнар турында сөйләде. ТР Президенты ассызыклаганча, дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан басым ясалуга, нейтраль статуста чыгыш ясауга карамастан, Россия спортчылары югары осталык, максатчанлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. «Сезнең... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *