Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2022
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30

Новости за 22.04.2022

Чаллының «Бермуд өчпочмагы»н 240 миллион сумга ремонтларга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Омега» сәүдә үзәге янындагы, халык телендә «Бермуд өчпочмагы» дип йөртелгән, юл участогының капиталь ремонт барышы белән танышты. Бу турыда «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Магнитогорск шәһәренең Дуслык йортында татар орнаменты турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

Сишәмбе көнне, 19 апрельдә, Магнитогорск шәһәрендәге Дуслык йортында энә белән тегү буенча мастер – класс үтте. Татар мәдәнияты бүлегендә оештырылган чарада оста куллар татар халкының милли бизәген ясады. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Яз башыннан Россиядә вакансияләр саны 20 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

Яз башыннан эш бирүчеләрдән тәкъдимнәр саны 20 процентка артты, диде вице-премьер Татьяна Голикова. Шулай итеп, «Работа в России» порталында бүген 2 млн вакансия бар. Ә эшсезләр саны марттан бирле үзгәрмәгән.

Читать дальше...

Татарстанның Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында язгы чәчүгә керештеләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда язгы чәчүгә Чистай һәм Яңа Чишмә районнары кереште. Утыздан артык муниципалитет уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин белдерде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Кырымның барлык мәчетләрендә күмәк ифтарлар уза

Tatar-inform.tatar 

Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте (Таврида мөфтияте) имамнары көн саен ярымутрауның төрле почмакларында күмәк ифтарлар оештыра. Мәҗлесләр җирле иганәчеләр ярдәме белән үтә. Россия мөселманнарының Дини җыены шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге яңа технопарк төзелеше мәйданчыгында булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә Бәшир Рәмиев исемендәге технопаркның төзелеш мәйданчыгында булды. Татарстанның Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин аңа төзелеш барышы турында сөйләде. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

«Таян Аллаһка» бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен гаризаны 30 апрельгә кадәр биреп була

Tatar-inform.tatar 

«Таян Аллаһка» бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Әдәби бәйгене Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм «Идел» журналы белән берлектә үткәрә.

Читать дальше...

Башкортстанда гармун бәйрәме була

Tatar-inform.tatar 

27-28 май көннәрендә Башкортстанның Яңавыл районында Фатыйх Иксанов исемендәге «Моңга бай гармун бәйрәме» дип аталган республика гармун бәйрәме узачак. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...



Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Арча районында яшәүче мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итә

Tatar-inform.tatar 

Бүген Арча балалар сәнгать мәктәбендә узган «Туган нигез! Таныйсыңмы мин балаңны?» дип исемләнгән юбилей кичәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова якташларына «Балачак баланнары» китабын тәкъдим итте.

Читать дальше...

Россиядә коронавирустан коллектив иммунитет 43,7 процентка төшкән

Tatar-inform.tatar 

Россиядә коронавирустан вакцинациянең тулы курсын 86 млн кеше узган. Ә беренче компонентын 90 миллионнан артык кеше ясаткан. Шул ук вакытта соңгы атнада коллектив иммунитет 45,2 проценттан 43,7 процентка төшкән. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан яшьләре арасында иң кирәкле вакансияләр билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

«Яшьләргә эш» work-турда катнашучы Татарстан яшьләре арасында балаларны сәламәтләндерү лагерьларында, җитештерү предприятиеләрендә һәм Камчатка балык эшкәртү заводларында вакансияләргә ихтыяҗ зур булып чыкты. Бу хакта «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә «Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге» ДБУ директоры урынбасары Алия Адиева хәбәр итте.

Читать дальше...

Фәррахов: Югары бюджет тәэмин ителеше Татарстанда тормыш дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан узган ел федераль бюджетка беренче тапкыр 1 трлн сумнан артык акча күчерде. Республика ил бюджетына җитди суммалар китерә, әмма шул ук вакытта бюджет тәэмин ителеше югары булган төбәк булып кала, бу халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта бюджетны билгеләү системасы Татарстан кебек төбәкләргә карата бик үк гадел түгел. 

Читать дальше...

Дәүләт Думасында якшәмбе гипермаркетлар эшен чикләргә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы депутаты якшәмбе көннәрендә азык-төлек гипермаркетлары эшенә чикләү кертергә тәкъдим итте. Автор бу чара фермерлык базарлары һәм ярминкәләр үсешенә этәрәчәк, дип саный.

Читать дальше...

Татарстанда дүрт кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

Узган тәүлектә Татарстанда дүрт кеше ковидтан үлгән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1933 һәм 1940 елларда туган ике ир-ат, 1937 һәм 1960 елларда туган ике хатын-кыз әлеге чир корбаны булган.

Пандемия башланганнан алып, республикада ковидтан 1962 үлем очрагы теркәлгән.

Миңнеханов Дәүләт Думасы депутаты белән Татарстан туризмына ярдәм итү турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Думаның туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты башлыгы белән Сангаджи Тарбаев очрашты.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *