Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2022
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30

Новости за 29.04.2022

Түбән Камада шагыйрь Ленар Шәех белән очрашу кичәсе булды

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада танылган татар шагыйре, язучы, журналист һәм тәрҗемәче Ленар Шәех белән очрашу булды.  Әдәби очрашу кичәләре «Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә һәм «Китаплы балачак» проекты кысаларында «Апуш» балалар китапханәсендә үтте. Китапханә системасы белгечләре кунак өчен документаль фильм әзерләгән иде. Фильмда Актаныш якташлары шагыйрь турында хатирәләре белән уртаклаша һәм аның тормышыннан кызыклы вакыйгаларны искә ала. Бу турыда Түбән... Читать дальше...

Башкорт дәүләт педагогия университетында татар кафедрасының оешуына 30 ел тулды

Tatar-inform.tatar 

28 апрель көнне М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында татар кафедрасының 30 еллыгына багышланган чаралар узды. ⠀ Әлеге чарада Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин да катнашты. Аларның икесенә дә «Башкорт дәүләт педагогия университетының шәрәфле профессоры» исеме бирелде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Санкт-Петербургта «Исәнмесез» фильмын тагын бер тапкыр күрсәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

30 апрельдә Санкт-Петербургның Татар мәдәният үзәгендә Татарстан кинематографистларының соңгы еллардагы иң популяр «Исәнмесез» фильмын тагын бер тапкыр күрсәтәчәкләр.

Читать дальше...

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына делегатлар сайланды

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 29 апрельдә, Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездына конгрессның Казан бүлегеннән делегатлар сайланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Граната турындагы хәбәр аркасында Казанда күп катлы йорт янына ашыгыч хезмәтләр җыелган

Tatar-inform.tatar 

Бакый Урманче урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, бина янында граната турындагы хәбәр аркасында йортка ашыгыч хезмәтләр килгән. Өйләренә кайтып килүчеләрнең машиналарын кире борганнар һәм вазгыятькә ачыклык керткәнче йортка якын китермәгәннәр.

Читать дальше...

Татарстанда 35 районның игенчеләре язгы чәчүгә кереште

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 35 районның игенчеләре язгы чәчүгә кереште. Планлаштырылган мәйданнарның 4,7 процентында эш башкарылган инде. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Казанның Вишневский урамында йөк автомобиле унга якын машинаны бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

Социаль челтәрләрдә Вишневский урамында, Сукно бистәсе ягына төшә торган урында булган авариянең видеосы чыкты. Видео авторы сүзләренчә, йөк автомобиле берничә машинаны бәрдергән. Нәтиҗәдә, юлда зур гына «бөке» барлыкка килгән.

Читать дальше...

Башкортстанда актер Марсель Ходайголов вафат

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанның Сибай шәһәрендә А.Мөбарәков исемендәге Сибай башкорт драма театры актеры Марсель Ходайголов вафат булган. Быел ул үзенең 75 яшьлеген билгеләп үткән иде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Азәрбайҗанда «Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясы» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

26 апрельдә Татарстанның Азәрбайҗандагы Даими вәкиллегендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан балалар арасында үткәрелгән «Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясы» рәсем бәйгесендә җиңүчеләр һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Үзәк Банк башлыгы: Россиядә дефолт булмаячак

Tatar-inform.tatar 

Россиядә бернинди дефолт хакында да сүз бармый, чөнки РФ Финанс министрлыгының үз бурычларын үтәү өчен тиешле бөтен ресурслары да бар. Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин хакимият һәм гражданнар җәмгыяте арасындагы бәйләнешне мөһим юнәлеш дип атады

Tatar-inform.tatar 

Хакимият һәм гражданнар җәмгыяте арасындагы үзара бәйләнеш гомумроссия тәңгәллеген ныгытуга юнәлдерелергә тиеш. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашуда шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Эльвира Нәбиуллина хезмәт базарындагы вазгыятьне бәяләде

Tatar-inform.tatar 

РФ хезмәт базарындагы вазгыять шактый тыныч, әмма киләчәктә мәшгульлек структурасы географик һәм структур рәвештә үзгәрәчәк, дип саный Россия Банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Чернышенко Татарстанның сәяхәтләр өчен популяр булган җиде төбәк исемлегендә булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Хәзерге вакытта Татарстан сәяхәтләр өчен иң популяр саналган җиде төбәк исемлегенә кергән. Республикага туристлар агымының 2021 ел белән чагыштырганда сизелерлек артуы күзәтелә. Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко җәйге туристлык сезонына әзерлеккә багышланган киңәшмәдә шул турыда белдерде.

Читать дальше...

Россиядә солдат каберлекләре урынында төзелеш алып барган өчен штраф кертергә ниятлиләр

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасына солдат каберлекләре урынында төзелеш эшләре алып барган өчен штраф кертү турында закон проекты тапшырылды. «Бердәм Россия» депутатлары шундый инициатива белән чыкты, дип хәбәр ителә партиянең Telegram-каналында.

Читать дальше...

Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа дулкынына әзерләнәләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа дулкынына әзерлек эшләре бара. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Биржада доллар курсы 2021 елның ноябреннән соң беренче тапкыр 71 сумнан түбәнрәк төште

Tatar-inform.tatar 

29 апрельдә Мәскәү биржасы сәүдәсендә доллар курсы 71 сумнан түбәнрәк төште. Мондый хәл 2021 елның 11 ноябреннән бирле беренче тапкыр күзәтелә. Евро курсы ике еллык минимум - 75 сумнан да түбәнрәк. «Российская газета» шул турыда яза.

Читать дальше...

Татарстанда машина төзелеше тармагының белем бирү-җитештерү үзәге ачылачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда республиканың Машина төзелеше тармагының белем бирү-җитештерү үзәген (кластерын) ачарга ниятлиләр. Бүген Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгында ведомство җитәкчесе Илсур Һадиуллин катнашында партнерлык турында килешүгә имза куелды. Килешү «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында имзаланды.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *