Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2022
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30

Новости за 25.04.2022

Түбән Камада автомобиль юлларын ремонтлау өчен 2 миллиард сумга якын акча тотылачак

Tatar-inform.tatar 

Быел Түбән Кама шәһәре һәм район җирлегендә юлларны төзекләндерүгә 1 млрд 955 млн сум акча сарыф итәргә ниятлиләр. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Хаҗиев сөйләде. Түбән Кама шәһәрендә юлларга капиталь ремонт Менделеев урамыннан Вахитов проспектына кадәр (0,540 км), Корабельная урамыннан Көньяк урамына кадәр (1,4 км), Химиклар - Корабельная тыкрыгыннан Корабельная урамындагы 52 нче йортка кадәр ясалачак. Бу турыда Түбән... Читать дальше...

Бу атнада Татарстанда һава температурасы +23 градустан -2 градуска кадәр төшәчәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Гидрометеорология үзәге якындагы берничә көнгә һава торышын фаразлады. Синоптиклар сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә республикада +23°С җылы булуын, ә ял көннәрендә салкыннар көтелүе турында хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов ВГИК һәм ГИТИС ректорлары белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.А. Герасимов исемендәге ВГИК ректоры Владимир Малышев һәм ГИТИС ректоры Григорий Заславский белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда медицина хезмәткәрләренә Диния нәзарәтенең «Бердәмлек» медален тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә  «Татар-информ»га шул хакта сөйләделәр.

Читать дальше...

Самара татарлары «Бердәмлек» газетасын туган көне белән котлый

Tatar-inform.tatar 

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында «Туган көнең белән, «Бердәмлек» дигән язма чыкты. Аны Гали авылы, Похвистнево районы Гали авылыннан Саимә Морзаханова язган.

Читать дальше...

Рамзан Кадыровның кызы Айшат Татарстанга Чечня күргәзмәсен ачарга килергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

«Эрмитаж - Казан» үзәге бер айга –  12 майдан 13 июньгә кадәр үз залларында Чечня Республикасы музее экспонатларын урнаштырачак. Әлеге тупланманың әсәрләре беренче тапкыр туган төбәгеннән читтә булачак һәм аларны беренче булып нәкъ менә Татарстан кабул итәчәк. «Эрмитаж-Казан» үзәгенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе вазифасына кандидатлар сайлау таләпләре билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе вазифасына кандидатлар сайлау тәләпләре билгеләде. Аларны Төмән өлкәсендә яшәүче мөселманнарның Диния нәзарәте идарәсе чираттагы съезды алдыннан кабул итте. Россия Мөфтиләр шурасы шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов: Эштән туктап торган предприятиеләрне контрольгә алырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

Санкцияләр аркасында Татарстанның кайбер предприятиеләре табышларын һәм эшлекле активлыгын киметә. Хакимият органнары аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә тиеш. Әлеге ярдәм эшсезлек дәрәҗәсенең үсү куркынычын булдырмас өчен кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының төбәк киңәшмәсендә әнә шундый бурыч куйды.

Читать дальше...

Татар китабы йортында йөз еллык әдәбият тарихына багышланган күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

Биредә төрле елларда татар язучылары төшкән фотосурәтләр, әдипләрнең оригиналь хатлары, шәхси әйберләре куелган. Кави Нәҗминең эш өстәле, Габдрахман Әпсәләмовның фронтта йөрткән планшет-сумкасы, Мөхәммәт Мәһдиевның өс киеме, дипломаты, кулчатыры кебек җиһазлар бар.

Путин ташламалы ипотека ставкасын 9 процентка кадәр киметергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотека ставкасын 12 проценттан 9 процентка кадәр киметергә тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы бу өлкәдә үсеш «әлегә фаразлардан салмаграк» булуын билгеләп үтте. ТАСС агентлыгы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Счетлардан урланган акчаны 30 көн дәвамында кире кайтарырга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Банклар клиентларының счетыннан мошенниклар урлаган акчаларны 30 көн дәвамында кире кайтарырга тиеш булачак. Россия Банкы шундый тәкъдим белән чыкты. Регулятор законнарга үзгәрешләр әзерли. «Российская газета» шул турыда яза.

Читать дальше...

Көрәш федерациясе вәкиле: Татарстанда милли көрәшнең популярлыгы югала

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда билбаулы көрәшнең популярлыгы югала башлаган. Бу хакта Татарстанның Көрәш федерациясе вәкиле Алгиз Корбанов хәбәр итте. Корбанов сүзләренчә, күп кенә мәктәпләрдә һәм авылларда милли көрәш түгәрәкләре күпләп ябыла.

Читать дальше...

Тубыл шәһәре предприятиесендә Түбән Кама кешесе һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Тубыл шәһәрендә Түбән Камадан килгән 33 яшьлек эшченең җитештерүдә һәлак булу факты буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитеты җитәкчесенең Төмән өлкәсе буенча өлкән ярдәмчесе Людмила Галстян бу хакта «Татар-информ» агентлыгына сөйләде.

Читать дальше...

Уральскида Тукай шигырьләрен татар, башкорт, рус, казах һәм инглиз телләрендә укыдылар

Tatar-inform.tatar 

2022 елның 23 апрелендә Уральск (Җаек) шәһәре –  Габдулла Тукайның шигъри ватанында шагыйрьнең тууына 136 ел тулуга багышланган шигырь укучылар конкурсы узды. Бәйгедә шәһәрнең сиксәннән артык укучысы катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Пенза өлкәсендә яңа аллеяга нигез салынды

Tatar-inform.tatar 

2022 елның 25 апрелендә Пенза өлкәсенең Спутник шәһәрендә Идел буе Болгары халыкларының ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан аллеяга нигез салынды. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда салымнар буенча бурычлар арту сәбәпләрен өйрәнергә кушты

Tatar-inform.tatar 

Ел башыннан Татарстанда салымнар буенча бурыч 15 процентка – 10,4 миллиард сумга кадәр арткан. Министрларга һәм муниципалитетлар башлыкларына моның сәбәпләрен өйрәнү һәм бурычларны түләү өчен чаралар күрү йөкләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының төбәк киңәшмәсендә әнә шундый бурыч куйды.

Читать дальше...

Көзгә Россиядә туристик кешбэкның яңа этабы планлаштырылган

Tatar-inform.tatar 

Көз көне Россиядә ил буйлап сәяхәт итү өчен туристик кешбэкның яңа этабы узарга мөмкин. Ростуризм аны үткәрүгә дигән акчаны резервка алган инде, дип хәбәр итте вице-премьер Дмитрий Чернышенко. Бу турыда ул Россия Премьер-министры Михаил Мишустин катнашында узган киңәшмәдә әйтте.

Читать дальше...

Дания Заһидуллина: Галимҗан Ибраһимов – татар теленең реформаторы

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина Галимҗан Ибраһимовны татар теленең реформаторы һәм яңа татар әдәбиятын формалаштыручыларның берсе, дип атады.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *