Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2022

Новости за 16.10.2022

Түбән Новгород өлкәсендә «Дуслык күперләре» фестивале җиңүчеләр билгеле

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгород өлкәсендәге Кызыл Октябрь районы Салган мәдәният йортында ике зур чара булды – капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды һәм муниципальара «Дуслык күперләре» фестивале узды. Аны Нижгар татарлары конгрессы район администрациясе һәм мәдәният бүлеге белән берлектә өлкә хөкүмәтенең эчке һәм региональ сәясәт министрлыгы та­рафыннан бирелгән грант исәбенә Салганда оештырды.

Читать дальше...

Әгерҗе районы мәгариф системасына 95 ел тулу уңаеннан бәйрәм булды

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗе районы мәгариф системасына 95 ел тулу уңаеннан узган бәйрәм тантанасының башыннан ахырына кадәр «Үткәннән башка киләчәк юк» дигән фикер кызыл җеп булып сузылып барды. Шул ук вакытта әлеге кичә укытучыны зурлау, аның катлаулы хезмәтенә дан җырлау чарасына да әверелде. Бу турыда «Әгерҗе хәбәрләре» хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Камада кул эше осталары мобилизацияләнүчеләр өчен оекбашлар бәйли

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама рус җәмгыяте каршындагы «Хуҗабикә» ял һәм аралашу клубының кул эше осталары махсус операциядә катнашучы якташларына ярдәм итәргә булды. Олы яшьтәге түбәнкамалылар мобилизацияләнгән ир-егетләргә тапшыру өчен җылы оекбашлар бәйли.

Читать дальше...

ВГТРК һәм ТВЦ каналларының элеккеге башлыгы Олег Попцов вафат булган

Tatar-inform.tatar 

Россия телевидениесенә нигез салучыларның берсе Олег Попцов вафат булган. Бу хакта телетапшырулар алып баручысы, Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте комитеты рәисе урынбасары Евгений Попов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

Марат Хөснуллин Казанга сәфәреннән тәэсирләре белән уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Россия Федерациясе Вице-премьеры Марат Хөснуллин Казанга сәфәре һәм «Юл – 2022» халыкара күргәзмәсендә катнашуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, якындагы елларда тармакны үстерү турында Татарстан башкаласында бик күп мөһим карарлар кабул ителгән.

Читать дальше...

Татарстанда ике җиңел машина бәрелешкән, ике кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

Республиканың Актаныш районында М7 трассасының 1160нчы чакрымында юл һәлакәте булган. Монда ике җиңел машина бәрелешкән: «Нива» шоферы трассага чыкканда төп юлдан барган «Лада»га юл бирмәгән.

Читать дальше...



Татарстанда үзлектән ясалган пистолет белән сукбай этләр аткан өчен җинаять эше ачылган

Tatar-inform.tatar 

Зәй районының Дмитровка авылында яшәүче 42 яшьлек кешедә пистолетка охшаган әйбер һәм порошокка охшаган матдә табылган. Табыш турында полициягә хәбәр иткәннәр.

Читать дальше...

Путин якын көннәрдә Россия Иминлек советы утырышын уздырачак

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин якын көннәрдә Россия Федерациясе Иминлек советы әгъзалары белән киңәшмә уздырачак. Бу хакта «Россия 1» телеканалында «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында белдерделәр. «Российская газета» шул турыда яза.

Читать дальше...

Мурашко кинәт йөрәк туктаудан үлүчеләр статистикасы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Россиядә ел саен 250 меңгә якын кеше кинәт йөрәк туктавыннан үлә. Андыйлар янындагы кешеләрнең йөрәк эшен торгызу чаралар комплексын үткәрә алулары мөһим. Бу күнекмәләрне эшли белү күп очракта кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә, дип белдерде Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. РИА Новости шул турыда яза.

Читать дальше...

Россия Пенсия фонды әтиләргә нинди түләүләр каралганын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Россиядә әтиләрнең бала тугач бирелә торган пособие, ана (гаилә) капиталы, бала караган өчен айлык пособие һәм башка берничә төрле түләү алу мөмкинлеге бар, дип искәрттеләр Россия Пенсия фондында. Бу турыда РИА Новости яза.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Әтиләр көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Әтиләр көне белән котлады. Телеграм-каналында ул гаилә фотосурәтен урнаштыган, аның астына татар һәм рус телләрендә: «Бүген әтиләр көне! Безнең өчен әти һәрвакыт үрнәк булды! Әтиләр көне белән!» – дип язып куйган.

Читать дальше...

Татарстанда тәүлек эчендә 230 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

Узган тәүлектә Татарстанда 230 кешедә коронавирус инфекциясен ачыклаганнар, шуларның егерме сигезен хастаханәгә салганнар. Пандемия башланганнан бирле инфекцияне 185 меңнән артык Татарстан кешесе йоктырган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Читать дальше...

Түбән Камада сәүдә үзәгенә тәмәке урларга кергән яшүсмерләрне тоткарлаганнар

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада төнге сәгать икеләр тирәсендә Студентлар урамындагы сәүдә үзәгендә сигнализация эшли башлаган. Бу турыда патрульдәге Россия гвардиясе хезмәткәрләренә хәбәр иткәннәр. Тәртип сакчылары шунда ук урынга бара.

Читать дальше...

Миңнеханов Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә миллион сумлык сертификат тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) «Республиканың иң яхшы коммерциячел булмаган оешмасы архивы» республика конкурсында җиңүе өчен 1 миллион сумлык сертификат тапшырды. Әлеге акчаларны медицина мәгълүматларын цифрлаштыруга юнәлдерү планлаштырыла.

Читать дальше...

Юрист фатирга кемнәрнең тикшерү белән килергә хокукы булуын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

«Позиция права» юридик компаниясенең идарәче партнеры Егор Редин кайбер структураларның кайсыбер очракларда милекчеләрнең ризалыгыннан башка гражданнарның яшәү урынына тикшерү үткәрергә хокукы барлыгын сөйләде. Бу хакта ул «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында аңлатты. РИА Новости шул турыда яза.

Читать дальше...

Володин: Думада өлешчә мобилизациягә бәйле мөрәҗәгатьләр өстенлекле тәртиптә каралачак

Tatar-inform.tatar 

Өлешчә мобилизацияләүнең барлык чаралары да федераль законнар һәм норматив актлар нигезендә үтәлергә тиеш, дип белдерде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин. Ул искә төшергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин якындагы ике атна эчендә мобилизация төгәлләнәчәген әйтте. Володин гражданнарның барлык кисәтүләренә һәм сорауларына оператив рәвештә җавап бирергә вәгъдә итте.

Читать дальше...

РФ мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная Арча сәнгать мәктәбенә килде

Tatar-inform.tatar 

Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән бергә, «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында ремонтланган Арча балалар сәнгать мәктәбе белән танышты.

Читать дальше...

Нурлатта татар театрына нигез салучы Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Нурлат районында татар театрына нигез салучы Габдулла Кариевка һәйкәл ачылды. Скульпторы –Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлекләре әгъзасы Александр Дресвянников Кариевны эскәмиядә утырган рәвештә сурәтләгән. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Алабугада шәһәр оешмалары җитәкчеләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Алабугада шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты. «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталарына язылу Мәдәният сараенда шәһәр планеркасыннан соң ук оештырылды.

Читать дальше...

Кама Тамагы, Арча, Буа һәм Казан мөхтәсибәтләре солдатлар өчен кирәк-яраклар тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акча җыю башлангычы дәвам итә. Бүгенге көндә республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, 3 миллион сумга якын акча җыелды.

Читать дальше...

Тәтеш табибы өлкәннәргә сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр бирде

Tatar-inform.tatar 

Тәтеш хастаханәсе табиб-гериатры Фирдүс Сәлахов өлкән буынга сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр бирде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *