Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2022

Новости за 22.10.2022

Мөфти Сабада «Сәламәт милләт» конференциясендә чыгыш ясады

Tatar-inform.tatar 

Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә замана медицинасында профилактика һәм терапия роленә багышланган «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чарада катнашучылар һәм кунаклар «Гаилә паркы»нда булды, Саба районы Җәмигъ мәчетендә җомга намазын укыды. Аннары Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, конгрессның Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Республика сәламәтлек һәм медицина... Читать дальше...

Чувашиядә Ренат Рәхимҗанов истәлегенә волейбол буенча республика турниры бара

Tatar-inform.tatar 

Чувашиянең Комсомол районы бистәсендә монннан бер ел элек фаҗигале төстә вафат булган Ренат Рәхимҗанов истәлегенә волейбол буенча республика турниры бара.

Читать дальше...

Мишустин мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм чаралары турындагы карарны имзалады

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалаган мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм чаралары турындагы карар хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Уфада мәктәп пешекчесенә һәйкәл ачылды

Tatar-inform.tatar 

Уфада мәктәп пешекчесенә илдә беренче һәйкәл ачылды. Ул Мәҗит Гафури урамындагы 35нче мәктәп янында урнаштырылган. Һәйкәл композициясе биеклеге - 3 метрга якын, авырлыгы 350 килограмм чамасы тәшкил иткән металл конструкциядән гыйбарәт. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...



Әлмәттә мобилизацияләнгән гражданнар утырган тагын ике автобусны Казанга озаттылар

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә өлешчә мобилизациягә эләккән гражданнарның чираттагы партиясен озаттылар. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендәге җыелу пунктына кузгалыр алдыннан егетләр белгечләрдән тиешле консультация алды, төшке аш ашады.

Читать дальше...

Татарстанда мобилизацияләнгән гражданнар өчен 2 меңнән артык бәлеш, тәм-томнар пешерделәр

Tatar-inform.tatar 

Казандагы җыелу пунктында мобилизациягә эләккән татарстанлыларга 2 меңнән артык бәлеш һәм тәм-томнар, шулай ук бәйләгән оекбашлар, перчаткалар һәм аптечкалар тапшырылды. «Әнием бәлешләре» республика акциясенең инициаторы – Россия Хатын-кызлар берлеге төбәк бүлегенең «Татарстан хатын-кызлары» оешмасы. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

25 октябрьдә кояш тотылуны онлайн-трансляция буенча күреп булачак

Tatar-inform.tatar 

25 октябрьдә сирәк күренеш – өлешчә кояш тотылуның шаһиты була алачакбыз, ул 2022 елдагы төп астрономик вакыйга санала. Алга таба кояш тотылуны 2030 елда гына күзәтеп булачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Уфа планетариена сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Петербургта Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан чара узды

Tatar-inform.tatar 

Ленинград өлкәсе Дуслык йорты мәйданчыгында Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды. Утырышта төбәк тарихчылары, татар җәмәгатьчелеге һәм мөселман оешмаларының күренекле вәкилләре катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Табиб авырганнан соң шунда ук нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Сәламәтләнү авырганнан соң шунда ук гадәти тормыш ритмына әйләнеп кайтырга мөмкин дигәнне аңлатмый, дип белдерде Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү буенча баш штаттан тыш белгече Андрей Тяжельников Sputnik радиосына биргән интервьюсында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Мобилизацияләнгән гражданнар өчен салымнар һәм взнослар түләүне кичектерделәр

Tatar-inform.tatar 

Өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар өчен салымнар, җыемнар һәм иминият взнослары түләү кичектереләчәк. РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалады. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә 160 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда инде өченче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручылар 200 кешедән артмый. Әгәр кичә республикада 161 кеше әлеге вирусны эләктерсә, бүген шундый 160 очрак теркәлгән.

Читать дальше...

Нефтеюганскида Халыклар бердәмлеге көненә багышланган татар-башкорт әдәби кичәсе узачак

Tatar-inform.tatar 

Нефтеюганскиның «Йөрүзән» төбәк татар-башкорт иҗтимагый оешмасы һәм «Милли мәдәниятләр үзәге» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе шәһәрдә яшәүчеләр һәм кунакларны Халыклар бердәмлеге көненә багышланган татар-башкорт әдәби кичәсенә чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

14 мобилизацияләнгән гражданны Чаллыдан Казандагы җыелу пунктына озаттылар

Tatar-inform.tatar 

Бүген Чаллыда мобилизацияләнгән гражданнарны Казандагы җыелу пунктына озаттылар. Шәһәр хакимияте вәкилләре, туганнары һәм якыннары автобусны алкышлар белән озатып калды. Өйрәнүләргә барлыгы 14 ир-ат юл тотты. Алар белән хушлашу мизгелләре Автокаланың Telegram-каналында чыккан.

Читать дальше...

Юрист пенсияне дөрес исәплиләрме-юкмы икәнен ничек тикшерергә кирәклеген аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Булачак пенсияне исәпләгән вакытта хата китәргә мөмкин, әмма аны пенсия яше җиткәнче үк табарга һәм төзәтергә мөмкин, дип белдерде «Прайм» агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университеты хокук факультетының ачык хокук департаменты доценты Фатыйма Дзгоева. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә 1 ноябрьдән кемнәрнең пенсияләре артачагы билгеле

Tatar-inform.tatar 

Кайбер категория пенсионерларның 1 ноябрьдән пенсияләре артачак, дип сөйләде «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Плеханов исемендәге университетның статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская.

Читать дальше...

Татарстанда бер ир-ат әнисен яклап чыккан улына пычак белән кадаган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Лениногорск районында яшәүче 56 яшьлек ир-атка карата «Кеше үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Читать дальше...

Түбән Кама татар драма театры Казахстанда Халыкара фестивальдә катнашачак

Tatar-inform.tatar 

1-7 ноябрьдә Туфан Миңнуллина исемендәге Түбән Кама татар драма театры Үзәк Азия илләренең VIII Халыкара фестивалендә катнашачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы була

Tatar-inform.tatar 

26-27 октябрь көннәрендә Казанда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 140 еллыгына багышлап, мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең Бөтенроссия форумы узачак.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *