Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2022

Новости за 09.11.2022

Альберт Хәбибуллин: Инициативалы проектларны бюджетлау - урыннарда үсешкә яңа мөмкинлек

Tatar-inform.tatar 

Халыктан, оешмалардан тәкъдим ителгән инициативалы проектларны бюджетлау территорияләр үсеше өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында сүз барды.

Читать дальше...

Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә җанатар картасы өчен шәхесне расларга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә яңа хезмәт – җанатар картасы өчен шәхесне раслау барлыкка килде. Процедура берничә минут дәвам итә, үзең белән паспорт кирәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.

Читать дальше...

Татарстан мәшгульлек үзәкләренә килгән өлкән буын вәкилләренең һәр икенчесе эшкә урнашкан

Tatar-inform.tatar 

2022 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән өлкән буын вәкилләренең яртысы эшкә урнаштырылган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында билгеле булды.

Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда яңгыр, томан һәм +8 градуска кадәр җылылык вәгъдә итә

Tatar-inform.tatar 

Пәнҗешәмбе көнне Татарстан территориясендә җылы һава торышы көтелә – хәтта төнге сәгатьләрдә дә термометр баганалары нульдән түбән төшмәячәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Кузбасс 2023 елда XXIII Федераль Сабантуйны кабул итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев киләсе елда Кузбасста узачак XXIII Федераль Сабантуен бәйрәм итүне оештыру комитетының беренче утырышын үткәрде. Уртак утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Утырышта бәйрәмнең даталары һәм мәйданчыклары билгеләнде. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Долларның рәсми курсы 61,06 сумга кадәр күтәрелде

Tatar-inform.tatar 

Россия Үзәк банкының пәнҗешәмбе көнгә билгеләгән долларның рәсми курсы, 8,37 тиенгә артып, 61,0611 сумга кадәр күтәрелде. Евро курсы, 42,14 тиенгә үсеп, 61,2445 сумга кадәр җитте. Россия Банкы мәгълүматлары шуны күрсәтә. Моны РИА Новости яза.

Читать дальше...



Быел Татарстанда үзара салым акчасының күпчелек өлеше юл эшләренә тотылган

Tatar-inform.tatar 

Быел Татарстанда халыктан җыелган үзара салым акчасының күпчелеге - 47 проценты юл эшләренә тотылган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе башкаручы секретаре Александр Барышев сөйләде.

Читать дальше...

Чиләбе делегациясе Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән танышты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казан шәһәренә эш сәфәре кысаларында Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе урынбасары, «Өлкә телевидениесе « АҖ генераль директоры Олег Гербер җитәкчелегендәге делегация Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән танышты, дип хәбәр итә конгрессның матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Кравцов мәктәпләрдә башлангыч хәрби әзерлек курсы мәҗбүри булачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Яңа уку елында Россия мәктәпләренә кертергә планлаштырылган башлангыч хәрби әзерлек курсы мәҗбүри булачак. Бу турыда Россиянең Мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде. Ул бу хакта журналистлар биргән сорауга җавап биргәндә сөйләде.

Читать дальше...

«Мөхәммәдия»дә студентлар өчен күренекле шәхесләр белән лекторийлар уза

Tatar-inform.tatar 

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, 140 еллык уңаеннан, шәкертләр өчен күренекле татар шәхесләре белән лекторий эшли башлады. Лекторийны бүген мәдрәсә директоры, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе ачып җибәрде. Беренче очрашуны ул көндезге бүлекнең барлык курсларында укучы кызлар белән уздырды.

Читать дальше...

КФУ галиме: Атлантик циклон атна ахырына Казанга аномаль җылылык алып киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Атлантик циклон йогынтысы аркасында Татарстан башкаласына җылылык килә. Атна ахырында шәһәрдә уртача тәүлеклек температура нормадан дүрт-биш градуска югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Дүрт балалы гаиләләрне өлешчә мобилизациядән азат итәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасының барлык фракцияләре депутатлары палатага 18 яшькә кадәрге дүрт балалы гаиләләрне өлешчә мобилизация буенча азат итү турындагы закон проектын керттеләр. Документ думаның мәгълүмат базасында урнаштырылган. РИА Новости шул турыда яза.

Читать дальше...

Чиләбе өлкәсе делегациясе «Татмедиа» агентлыгында булды

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» республика агентлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү өлкәсендәге күпьеллык тәҗрибәсен һәм югары компетенцияләрен Чиләбе өлкәсендә дә үзләштерәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ»га Чиләбе өлкәсенең Закон чыгару җыены рәисе урынбасары, «Первый Облостной» медиахолдингы җитәкчесе Олег Гербер хәбәр итте.

Читать дальше...

Россия мәктәпләрендә башлангыч хәрби әзерлек курсын 2023 елда кертәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Башлангыч хәрби әзерлек курсын Россия мәктәпләрендә киләсе уку елында укыта башлыйлар. Ул дәрестән тыш үткәреләчәк. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Равилә Шәйдуллина үз хисабына Алан авылындагы «Нурания» мәчетен төзекләндергән

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы Равилә Шәйдуллина үз хисабына туган авылында – Теләче районының Алан авылындагы мәчетне төзекләндергән. Бөтендөнья татар конгрессы ТНВ каналы сюжетына сылтама белән шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Советлар Союзының биш героена Татарстанның район мәктәпләрендә истәлек такталары куелачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан муниципаль районнарындагы биш мәктәп бинасында Советлар Союзы Геройлары исемнәре язылган истәлек такталары урнаштырылачак. Алар Республика Яшьләр министрлыгы гранты буенча куела.

Читать дальше...

Әлмәт театрындагы иң өлкән актер Камил Вәлиевнең бенефисы була

Tatar-inform.tatar 

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиевкә сентябрьдә 80 яшь тулды. Бенефис спектакле 10 ноябрьдә, 78 нче театр сезонында узачак.

Читать дальше...

Татарстан Президенты «Джошкуноз» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Джошкуноз» (Төркия) компанияләр төркеме президенты Әхмәт Аджай белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәм Зинфер Исмәгыйлев нефтехимия буенча хезмәттәшлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Күмер һәм углехимия федераль тикшеренү үзәгенең фәнни җитәкчесе Зинфер Исмәгыйлев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *