Лениногорскида икенче тапкыр «Аулак өй-баттл» ярышы булды
Лениногорск Мәдәният сараенда быел икенче мәртәбә «Аулак өй-баттл» ярышы гөрләп узды.
Читать дальше...
Лениногорск Мәдәният сараенда быел икенче мәртәбә «Аулак өй-баттл» ярышы гөрләп узды.
Читать дальше...
Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге 1,5 млн күләмендә республика гранты отты, аны су белән тәэмин итүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлттеләр. Бу турыда «Алга» газетасы хәбәр итә.
Читать дальше...
Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы директоры Илнур Җамалтдинов һәм уку йорты коллективы вәкилләре «Казан ЭКСПО»га өлешчә мобилизациягә эләккән район егетләре янына барды. Бу хакта «Тәтеш таңнары» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Чистай районында «Ришвәтчелеккә каршы иҗат» конкурсына нәтиҗә ясадылар. Конкурс 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр барды. Анда илледән артык рәсем, 15 инша, эссе, шигырь, 8 видеоролик җибәргәннәр. Анда мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
1 декабрьдә Халыклар дуслыгы йортында (Воронеж урамы, 9) беренче тапкыр «TAT Quiz» интеллектуаль уен (14+) уздырыла. Башлана 18.30 сәгатьтә. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.
Читать дальше...
Австралиянең Аделаида һәм Сидней шәһәрләрендә 13 кеше «Татарча диктант» диктант язды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...Клипта Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең якын туганнары гына төшкән.
Татарстанлылар #кормимптиц марафонында катнаша ала2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбеТатарстанлылар #кормимптиц марафонында катнаша ала. Аны оештыручылар – Россия Кошларны саклау берлеге, «Улитка Марта» проекты администрациясе һ.б.
Читать дальше...
Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары - Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров «КАМАЗ» ГАҖ җитештерү цехларында булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Денис Мантуров автозаводның яңа модельләре белән танышты, «КАМАЗ» ГАҖның җитештерү куәтләрен бәяләде.
Читать дальше...
Халыкара музейлар берлегенең Россия комитеты президиумы составына Татарстанның ике вәкиле — «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгыннан Артем Силкин һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгыннан Гөлзада Руденко керде. Бу хакта «Татар-информ»га Зөя-утрау шәһәрчеге музеенда хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
27 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Төркиянең Истанбул шәһәре үзәгендәге Солтанәхмәттә Татарстан байрагы көне хөрмәтенә очрашу, чәй эчү һәм бөтен татар дөньясына кушылып «Татарча диктант» язу узачак, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.
Читать дальше...
Белоруссия Тышкы эшләр министры Владимир Макей 64 яшендә вафат булды, дип хәбәр итә Sputnik Беларусь.
Читать дальше...
Иртәгә, 27 ноябрьдә, Татарстанда температура фонының түбәнәюе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов Малайзиядә Федераль территорияләр мөфтие Локман Абдулла белән очрашты. Алар фәтва чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
25 ноябрьдә Ташкентта Россия Фән һәм мәдәният үзәге бинасында «Татарча диктант» акциясе узды. Чарага 4 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге төрле милләт вәкилләре һәм Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге активистлары һәм идарә әгъзалары арасыннан илледән артык кеше җыелган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Читать дальше...
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә җиденче тапкыр уза торган «Үрнәк татар гаиләсе-2022» конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә 40-60 ел бергә иңне-иңгә куеп, дус-тату гомер кичергән, тәртипле, уңган-булган балалар тәрбияләп үстергән дүрт татар гаиләсе катнашты, дип хәбәр итте «Өмет» газетасы телеграм-каналда.
Читать дальше...
Бүген Татарстанның Яшел Үзән районында юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән.
Читать дальше...
Уфада берничә урында дөньякүләм «Татарча диктант – 2022» акциясе үтте, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.
Читать дальше...
Казанда яшәүче күп балалы хатынны кулга алганнар, ул ике яшьлек кызын кыйнаган һәм шуны видеога төшерә барган.
Читать дальше...
«Татарча диктант»ны Ташкентта яшәүчеләр белән бергә Харәзм өлкәсенең борынгы Үргәнеч шәһәрендә туган, үзбәк милләтеннән Бабурбәк Әгамбәрганов та яза, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Читать дальше...
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 76 яңа очрагы ачыкланган, ә бер көн элек Covid-19 белән 77 кеше авыруы теркәлгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчелеге һәм спортчылары белән очрашты. «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашындагы очрашу Чаллыда спорт полигонында узды.
Читать дальше...
Кичә кичке сәгать дүртләр тирәсендә Татарстанның Алабуга районында Поспелово авылы тирәсендәге трассада җитди юл-транспорт һәлакәте булган.
Читать дальше...
Татарстан «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектында актив катнаша. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада туризм тармагын үстерү буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Читать дальше...
Экспертлар фикеренчә, 2023 елда отпускка августта чыгу финанс ягыннан отышлырак була. Күпчелек хезмәткәрләрнең стандарт ялы 28 көн. Кагыйдә буларак, отпуск өчен иң отышлысы - эш көннәре күп булган ай. Киләсе елда августта 23 эш көне, шулай ук март һәм октябрь айларында аеруча күп, дип хәбәр итә hh.ru матбугат хезмәте.
Читать дальше...