Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2022

Новости за 17.11.2022

Самараның Модерн музеенда Габдулла Тукай шигырьләренә иҗат ителгән романслар яңгыраячак

Tatar-inform.tatar 

Шимбә көнне, 19 ноябрьдә, Самараның Модерн музее тамашачыларны Самара композиторы Галина Разбаева концертына чакыра. Анда Габдулла Тукай, Ольга Борисова һәм ХХ гасырның башка шагыйрьләре әсәрләренә иҗат ителгән романслар яңгыраячак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Кырымдагы Отар-Мойнак авылында яңа мәчет гөмбәзенә ярымай куйдылар

Tatar-inform.tatar 

Кырым Республикасының Саки районы Уютное (Отар-Мойнак) авылында мәчет төзелеше дәвам итә. Шушы көннәрдә аның гөмбәзенә ярымай урнаштырдылар. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан табибы шикәр диабеты белән авыручыларга туклану өчен киңәшләр бирде

Tatar-inform.tatar 

Винегрет һәм «тиз әзерләнә торган» солы боткасы диабетикларга зыян китерергә мөмкин, дип кисәтте Чаллының 5нче Шәһәр хастаханәсе табиб-эндокринологы Еатерина Кирова. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовның әтисе яшәгән йортка ремонт ясадылар

Tatar-inform.tatar 

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовның әтисе яшәгән йортка ремонт ясадылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның маенда Геройның әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтова белән очрашканнан соң шундый күрсәтмә биргән иде. Бу хакта Лениногорск районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда ял көннәрендә -17 градуска кадәр суытачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ял көннәрендә температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә. Иртәгәдән башлап һава торышы бозыла һәм республикада янә кар явачак, буран һәм көчле җил чыгачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Ульяновск шәһәрендә Кәрим Тинчуринга багышланган «Сүнмәс йолдыз» кичәсе булды

Tatar-inform.tatar 

Ульяновск шәһәренең милли китапханәсендә драматург, режиссер һәм актер Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Читать дальше...

Махсус операциядә катнашучыларның балалары өчен акчалата түләү алучылар исемлеге киңәйде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен акчалата түләү алучылар исемлеге киңәйтелде. ТР Юстиция министрлыгы хокукый мәгълүмат порталында ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын урнаштырган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.

Читать дальше...



Самараның Камышлы театры Данил Салиховның «Коткарыгыз, каравыл» спектаклен куйды

Tatar-inform.tatar 

Самараның Камышлы театр артистлары Яңа Ярмәк авылында Данил Салиховның «Коткарыгыз, каравыл» дигән спектаклен куйды. Камышлы театры 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. «Самара татарлары» сайты шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә егерменче тапкыр Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесе була

Tatar-inform.tatar 

19-20 ноябрьдә илнең төп мөселман гыйбадәтханәсендә – Мәскәү Җәмигъ мәчетендә XX Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесе узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

1 декабрьдән Татарстанда халык өчен газ бәясе 53 тиенгә арта

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда быелның 1 декабреннән халык өчен газ бәясе 53 тиенгә артып, бер кубометры 6,78 сум (өстәмә кыйммәткә салымны исәпкә алып) тәшкил итәчәк. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты әлеге карарны газны күпләп сату бәясен индексацияләүгә бәйле рәвештә кабул итте, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Мөхәммәтшин: Социаль партнерлык – профсоюзлар, эш бирүчеләр һәм хакимиятнең мөһим коралы

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанда «Социаль-хезмәт мәсьәләләрен хәл итүдә нәтиҗәле механизм буларак социаль партнерлык» дигән фәнни-гамәли конференция узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлык һәм ведомство, муниципаль берәмлек, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашты. Кунакларны һәм форумда катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанда СКА белән матч турында: «Алга, «Ак Барс»!»

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты кысаларында Санкт-Петербургның СКА командасына каршы матч алдыннан «Ак Барс» хоккейчыларына мөрәҗәгать итте.

Читать дальше...

Татарстанда яшьләр үпкә рагы белән ешрак авырый башлаган

Tatar-inform.tatar 

Үпкәдәге яман шеш бик нык яшәрә, бүгенге көндә 30-59 яшьлек пациентлар шушы чир белән авырый. Республика клиник онкология диспансерының икенче торакаль бүлеге табиб онкологы Марат Бакиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Татарстан төзелеш министры урынбасары ташламалы ипотеканы озайтырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

Федераль ташламалы ипотека программасын 2023 елда да дәвам итәргә кирәк. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев шундый фикерен белдерде.

Читать дальше...

Гуманитар ярдәм төялгән йөк автомобильләре колоннасы Чаллыдан Лисичанскига юл тотты

Tatar-inform.tatar 

Чаллыдан шефлык ярдәменең чираттагы партиясен озаттылар. 6,7 миллион сумлык гуманитар йөкне өч автомобильгә бүлделәр – һәркайсына егермешәр тонна. Автокала мэриясенең телеграм-каналында шуның фото һәм видеосы чыкты.

Читать дальше...

Буа якташлык җәмгыяте мобилизацияләнгән ир-атларга 250 мең сум акча күчерде

Tatar-inform.tatar 

Буа якташлык җәмгыяте мобилизацияләнгән якташлары һәм хәрбиләргә ярдәм йөзеннән 250 мең сум акча күчерде. Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов үзенең телеграм-каналында шулай дип язган.

Читать дальше...

Элвин Грей юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне алдыннан кагыйдәләрне үтәргә өндәде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне алдыннан юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

Читать дальше...

Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

Бүген кич Татарстанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1 мең метрга кадәр начараячак, көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк, юлларда кар көртләре һәм бозлавык фаразлана. 18  ноябрьдә төнлә һәм көндез һава торышының начарлануы дәвам итәчәк.

Читать дальше...

Татарстанның яшь эшмәкәрләре 47 миллион сум грант ярдәме алачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның 25 яшькә кадәрге яшь эшмәкәрләре «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча 47 миллион сум грант ярдәме алачак. Республика Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Ел китапханәчесе – 2022» итеп танылган Гөлүсә Закированы котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яшәүче Гөлүсә Закированы «Ел китапханәчесе – 2022» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүе белән котлады. Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсенең Оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе «Иң яхшы тифлокитапханәче» номинациясендә җиңү яулады.

Читать дальше...

Татарстанда ишегалларын һәм паркларны төзекләндерү нәтиҗәләрен күрсәтә торган ролик чыкты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә һәм «Безнең ишегалды» президент программасына йомгак ясалды. Бүгенге көндә барлык эшләр дә төгәлләнгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институтында.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *