Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2022

Новости за 04.12.2022

Баулыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен концерт булды

Tatar-inform.tatar 

Баулыда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен концерт булды. Социаль яклау бүлеге мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Баулы районы буенча 2100 кешенең, шул исәптән, 133 баланың физик мөмкинлекләре чикле. Өченче декабрь – язмыш сынауларына бирешмичә, башкаларга үрнәк күрсәтеп яшәүче көчле рухлы кешеләр – Халыкара инвалидлар көне. Әлеге датага багышланган зур концертта да алар сынатмады.

Читать дальше...

Алабугада хуҗасыз этләргә куелган һәйкәлнең эченә җыелган акчаны алдылар

Tatar-inform.tatar 

Хуҗасыз калган этләргә ярдәмгә куелган, акча җыя торган һәйкәлнең эчен ачтылар. Александр бакчасында урнаштырылган һәйкәлдән, аның эченә җыелган акчаларны ел саен алып, «Тугрылык» приютына тапшыралар. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлки районында «Кемнең чыршысы матуррак бизәлгән» бәйгесе игълан ителә

Tatar-inform.tatar 

Әлки районы башкарма комитеты иң матур бизәлгән чыршыга, парк-скверга, Яңа ел рухы тудырып ясалган кар сыннарына, төрле яктырткычларны оста кулланып бәйрәмгә хәзерләнгән оешма, предприятие һәм авыл өйләре арасында бәйге игълан итә.

Читать дальше...

Татарстан эшмәкәрләре Роспотребнадзор белгечләренә сораулар бирә алачак

Tatar-inform.tatar 

8 декабрьдә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне үткәрәчәк. Консультацияләр бушлай уздырылачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Россия Министрлар Кабинеты фәнне популярлаштыручыларга грантлар белән ярдәм итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Фәнни-популяр программалар авторлары һәм фәнне популярлаштыручы чаралар оештыручылар хөкүмәттән грант ярдәме алачак. Аның кагыйдәләрен премьер-министр Михаил Мишустин раслады. Грант конкурсларын Фән һәм югары белем бирү министрлыгы үткәрәчәк.

Читать дальше...



Төбәкләргә 2 меңнән артык ашыгыч ярдәм машинасы һәм мәктәп автобусы биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин төбәкләр арасында ике меңнән артык яңа ашыгыч ярдәм машинасы һәм мәктәп автобусын бүлде. Техника паркын яңарту өчен транспорт 2023 елның башында Федерация субъектларына киләчәк.

Читать дальше...

Чаллыда мобилизацияләнгән ирләрнең бала тапкан хатыннарына 100 мең сум биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

Чаллыдан мобилизацияләнгән ир-атның хатыны бала тапкан очракта 100 мең сум күләмендә матди ярдәм бирелә. Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев үзенең Телеграм-каналында әнә шундый карар турында хәбәр итте.

Читать дальше...

Изамбаева: Россиядә ВИЧ-инфекцияле кешеләр өчен дарулар белән проблема булмаячак

Tatar-inform.tatar 

Россиядә әлегә ВИЧ-инфекцияле кешеләр өчен дару препаратлары кытлыгы күзәтелми. Әмма катгый санкцияләр шартларында дарулар запасы булдыру һәм «бәхетле очраклылык»ка таянмау мөһим.

Читать дальше...

Татарстанда дүртенче көн коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда дүртенче көн рәттән коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Узган тәүлектә республикада яшәүче 85 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган, ә алдагы көндә шундый 84 очрак теркәлгән.

Читать дальше...

Икътисадчы гражданнарга Россия Пенсия фондына күчерелгән акчаны тикшерергә киңәш иттте

Tatar-inform.tatar 

Гражданнарга Россия Пенсия фондына күчерелгән акча күләмен һәрчак тикшерергә кирәк. «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Россия халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева шундый киңәш бирде.

Читать дальше...

ЮНЕСКО комитетының Яшьләр моделе Казанның «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбендә ачыла

Tatar-inform.tatar 

5 декабрьдә Казанда «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында ЮНЕСКО комитетының Яшьләр моделе старт ала. Чара Бөтендөнья мирасы комитетының чын сессиясенә охшаш һәм укучыларның игътибарын мәдәни һәм табигый мирас объектларын саклау проблемасына җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. 

Читать дальше...

Евросоюз Россия нефтенә иң югары бәяне 60 доллар итеп билгеләү карарын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Евросоюз шимбә кичендә рәсми журналында 5 декабрьдән Россия нефтенә иң югары бәяне 60 доллар итеп билгеләү турындагы карарны чыгарды. Әмма нефтьнең базардагы бәядән ким дигәндә 5 процентка түбәнрәк сатылуы шарт. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда «КАМАЗ» белән бәрелешкән автомобильнең йөртүчесе үлгән

Tatar-inform.tatar 

Бүген иртән Бөгелмә районының Карабаш бистәсе янындагы Р-239 юлында авария булган. «Лада» автомобиле «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә автомобиль йөк машинасы тәгәрмәче астында калган.

Читать дальше...

Татарстанда инвалидларны тәрбияләү өчен түләүләр турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

Беренче төркем инвалидны тәрбияләүче эшләмәүче татарстанлылар ай саен 1,2 мең сум күләмендә компенсация түләве рәсмиләштерә ала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

Читать дальше...

Әлмәттә «Инженерлык идеяләре очышы» прототиплаштыру буенча IV бөтенроссия конкурсы була

Tatar-inform.tatar 

14-16 декабрьдә Әлмәттә «Кванториум» һәм нефть институты мәйданчыкларында «Инженерлык идеяләре очышы» прототиплаштыру буенча IV бөтенроссия конкурсы була. Бу турыда «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре «өй туе»н бәйрәм итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2020 елдан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасы эшли. Моннан берничә ел элек «Гигант» хуҗалыгы үз акчасына шәхси йортлар төзи башлаган иде. Тукай районына башка районнардан, авыллардан кешеләр гаиләләре белән күчә башлады. Шул чорда районда Новый һәм Мөрес бистәләрендә әлеге программа кысаларында барлыгы 10 йорт төзелде. 

Читать дальше...

Балтачта яшәүчеләр иллегә якын буржуйка ясаган һәм махсус хәрби операция зонасына озаткан

Tatar-inform.tatar 

Балтач районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә ярдәм итүдә үз өлешен кертә. Алар азык-төлек, кием-салым, дару белән беррәттән шәхси әйберләрен саклар өчен агач тартмалар, кышкы салкыннарда хәрбиләр туңмасын дип иллегә якын буржуйка ясап, фронт сызыгына озатты. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *