Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2022

Новости за 16.12.2022

Казанда ашыгыч ярдәм фельдшерлары инфаркт кичергән ир-атның йөрәген эшләтеп җибәргән

Tatar-inform.tatar 

Казанның ашыгыч ярдәм табиблары трансмураль миокард инфаркты булган ир-атның гомерен саклап калган. Бу хакта «Татар-информ»га Казан сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе губернаторы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов белән очрашты. Алар Казан Кремлендә сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Санкт-Петербургта София Ялышеваның «Дусларыма җырлар өчен» дигән юбилей кичәсе була

Tatar-inform.tatar 

21 декабрьдә Санкт-Петербургта Россиянең атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты, Мариинский театры солисты, профессор София Ялышеваның «Дусларыма җырлар өчен» дип аталган юбилей кичәсе була. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Синоптиклар: Татарстанда өч көндә айлык явым-төшем нормасының яртысы явачак

Tatar-inform.tatar 

Өч көндә, 17-19 декабрьдә, Татарстанда айлык явым-төшем нормасының яртысына якын күләмдә кар яварга мөмкин. Һава шартларының начараюы Россиянең Европа территориясенә көньяк-көнбатыштан актив циклон чыгу белән бәйле булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда автобус һәм берничә машина бәрелешкәннән соң, троллейбуслар туктап калган

Tatar-inform.tatar 

Бүген кич Ершов урамында берьюлы берничә троллейбус туктап калган. Колонна Карл Маркс урамыннан башлана һәм «Корстон» янында тәмамлана. Туктап калган троллейбуслар фотосын «Татар-информ»га шаһитлар җибәрде.

Читать дальше...



Гыйльми дәрәҗәсе булган кешеләрне өлешчә мобилизациядән азат итәргә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

«Новые люди», КПРФ һәм ЛДПР партиясе депутатлары гыйльми дәрәҗәсе булган кешеләрне өлешчә мобилизация кысаларында чакырудан азат итү турындагы закон проекты төзеп, Дәүләт Думасына кертте. Документ Дәүләт Думасының электрон базасында чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Марат Садыйков: Беренчел звеноны модернизацияләү 2023 елда да дәвам иттереләчәк

Tatar-inform.tatar 

Сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звенога караган оешмаларын модернизацияләү 2023 елда да дәвам иттереләчәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

Читать дальше...

Казанда эш атнасы азагында 10 баллы бөкеләр хасил булды

Tatar-inform.tatar 

Бүген кич, эш атнасының соңгы көнендә, Казанда 10 баллы бөкеләр хасил булды. Бигрәк тә шәһәр үзәгендә, шулай ук Фрунзе урамында, Ямашев проспектының «Ак Барс Арена» тирәсендә, Адоратский һәм Ершов урамнарында хәрәкәт катлауланган.

Читать дальше...

Миңнеханов: Санкцияләргә карамастан, «КАМАЗ»да бара торган процесслар белән горурланабыз

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда бүген «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Җыелышны «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Марат Садыйков: Республика коронавирус һәм гриппның катнаш инфекцияләрен дәваларга әзер

Tatar-inform.tatar 

Быел дуңгыз гриппы, коронавирус һәм икесе бергә кушылган микст-инфекция очраклары арту сәбәпле, Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе быелгы эпидемиологик сезонның авырлыкларына каршы торырга әзер. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистлар белән очрашуда әйтте.

Читать дальше...

Татарстанда коронавирус белән авыручылар арта

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда өченче көн рәттән коронавирус белән авыручылар саны арта. Covid-19 инфекциясен йоктыруның 108 очрагы расланган, алдагы көндә – 103 очрак. 20 авыручыны хастаханәгә китергәннәр, алдагы көндә – 27 кеше. Пандемия башланганнан республикада 191 956 кеше шул чирне йоктырган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Өлкән яшьтәге әти кеше уллары белән бәйрәм иткән, аннары берсен үтергән

Tatar-inform.tatar 

Кичә Казанның Короленко урамындагы йортларның берсендәге фатирда фаҗига булган. Анда 47 яшьлек ир-атның чәнчелгән-киселгән яралары булган мәет табылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Читать дальше...

Чаллыдан Лисичанскига тагын 20 тонна гуманитар йөк җибәрделәр

Tatar-inform.tatar 

16 декабрьдә Чаллыдан гуманитар йөк төягән 20 тонналы фура Лисичанкида яшәүчеләргә һәм Татарстаннан мобилизацияләнгән гражданнарга китте. Ярдәм Россия Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов инициативасы белән җыелган, акциягә эшмәкәрләр, парламетарийның партиядәшләре һшм республикада яшәүче гади халык кушылган. Депутат сүзләренчә, запастан чакырылган хәрбиләр өчен эш кораллары — көрәк, шуруповерт, болгарка, дизель генераторы, шулай ук УАЗ һәм «Нива Шевроле» автомобильләре алынган.... Читать дальше...

Менделеевскидан үз теләге белән «Алга» батальонына кергән ир-атның бишенче баласы туган

Tatar-inform.tatar 

Менделеевскидан «Алга» батальонына үз теләге белән кергән Урал Мәхмүтовның бишенче баласы - Ансария кызы туды. Бәхетле гаиләне бу вакыйга белән котларга администрация вәкилләре килде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Татспиртпром» коллективына бүләк тапшырды

Tatar-inform.tatar 

«Татспиртпром» АҖ коллективы республиканың социаль-икътисади потенциалын ныгытуга сизелерлек өлеш керткәне өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Бүләкне Татарстан финанс органнарының бүгенге уртак утырышында компаниянең генераль директоры Руслан Максудовка тапшырдылар. Утырышта Россия Федерациясе финанс министры Антон Силуанов һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин 23 декабрьдә ТР Дәүләт Советы утырышында парламент эше турында хисап тотачак

Tatar-inform.tatar 

23 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышы уза. Анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының 2022 елда башкарган эше турында мәгълүмат бирәчәк. Бүген президиум утырышында шул хакта билгеле булды.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *