Яңа Чишмә мөхтәсибәте бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды
Бүген, 8 декабрьдә, Яңа Чишмә мөхтәсибәте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан районкүләм мөслимәләр арасында «Тарихны бел» бәйгесе үткәрде.
Читать дальше...
Бүген, 8 декабрьдә, Яңа Чишмә мөхтәсибәте Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан районкүләм мөслимәләр арасында «Тарихны бел» бәйгесе үткәрде.
Читать дальше...
Суд карары нигезендә, Татарстанның Әгерҗе районында яшәүче ана балигъ булмаган баласын тәрбияләүчегә алимент түләп торырга тиеш булган. Әмма агымдагы елның июнь аеннан августка кадәр хатын-кыз алимент түләүдән качып йөргән. Аны моңа кадәр дә шуның өчен административ җаваплылыкка тарткан булганнар.
Читать дальше...
Ял көннәрендә көнбатыш циклоннары һәм аларның атмосфера фронтлары Татарстанга «җылы һәм дымлы һава» алып киләчәк. Киләсе атна башында җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Читать дальше...
Декабрь аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында 3 яңа күргәзмә – «Тираж», «Билгеле татар җырлары» һәм «Образ һәм детальләрдә вакыт» оештырылды.
Читать дальше...
Карачай-Черкесиядә республиканың йөз еллыгында беренче Җәмигъ мәчете ачылачак. Ул Төньяк Кавказда ислам диненең иң мәһабәт корылмаларының берсе булачак. «Российская газета» шул турыда яза.
Читать дальше...
13 декабрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең икенче спектакле күрсәтеләчәк.
Читать дальше...«Әтинең шигырьләрен укыган саен татар теленең матурлыгына сокланам. Аның, чыннан да, шагыйрь булуына шаккаттым», - диде архитектор.
Бүген Татар дәүләт «Әкият» курчак театры инвалидлар декадасы уңаеннан хәйрия спектакле күрсәткән.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Танцуй и пой, моя Россия!» бөтенроссия халык биюләре фестивалендә катнашты. Кичә ул Кремль сарае сәхнәсендә чыгыш ясаган.
Читать дальше...«Кадерле татар телем! Шау чәчәк атар гөлем. Бәхетем, шатлыгым син! Милли йөз, аклыгым син!», - дигән сүзләр бар каберташта.
Иртәгә, 9 декабрьдә, Татарстанда моңа кадәр урнашкан салкын һава торышы сакланачак, ләкин температура фоны акрынлап күтәрелә башлый. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шулай дип хәбәр итә.
Читать дальше...
Яшь белгечләрне эшкә ала торган медицина оешмаларына түләүләргә 6 миллиард сум бүлеп бирәчәкләр. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шул турыда белдерде. Аның сүзләренчә, түләүләрне билгеләү турындагы документлар проектларын ил хакимияте декабрь азагында – гыйнвар башында кабул итәчәк, дип хәбәр итә ТАСС.
Читать дальше...
Ел саен Татарстанда йортларда газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозуга бәйле дистәләгән хокук бозулар теркәлә. Кагыйдәләр бозу көнкүреш һәм сыекландырылган газ шартлауга китерә һәм, нәтиҗәдә, торак йортлар җимерелә һәм кешеләр һәлак була.
Читать дальше...Марат Әхмәтов журналистлар кызыксынып эшли торган яңа проектлар кирәклеген әйтте.
Матди һәм рухи мирасны саклау буенча халыкара хезмәттәшлекне үстерергә һәм көчәйтергә кирәк, чөнки ул бөтен дөньяның киләчәгенә кагыла, дип белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКО Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган халыкара форумның соңгы утырышында.
Читать дальше...
Кичә Казанның «Иман нуры» мәчетендә хәйрия бүлеге җитәкчесе, «Фәрештә Регина» дип танылган Регина Иванова вафат булган.
Читать дальше...
Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренә өстәмә гарантияләр кертергә телиләр. Алар хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакырылган очракта, хәрби хезмәт узу турында контракт яисә РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә үз теләге белән ярдәм күрсәтү турында контракт төзегәндә гамәлдә булачак. Әлеге закон проектын депутатлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында хуплады.
Читать дальше...
Әгәр фаразлар чынга ашса, алдагы берничә көндә Казанда айлык норманың яртысы кадәр явым-төшем күзәтелергә мөмкин. Бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Татарстанда 2022 ел башыннан бирле ришвәтчелеккә бәйле меңнән артык җинаять ачыкланган. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Усманов шул хакта хәбәр итте. Бу турыда ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
Читать дальше...
Синоптиклар фаразлавынча, 9 декабрьдә республика территориясендә көчле җил көтелә һәм һава температурасы -25 градуска кадәр төшәчәк.
Читать дальше...
Махсус хәрби операциядә катнашуның бер көне стажда ике эш көне буларак исәпләнә, дип белдерде РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
Чаллы мэры Наил Мәһдиев мобилизацияләнгән якташларының инде бала тапкан яки көмәнле хатыннарына 100 мең сум акча күчерде һәм Шәһәр советының башка депутатларын да шушы үрнәккә иярергә чакырды. Автокаланың хатын-кызлар консультациясендә запастан чакырылган гражданнарның 28 хатыны исәптә тора.
Читать дальше...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче спорт династиясе вәкилләре – Эдуард, Вероника һәм Полина Кудерметовлар белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең тагын 85 очрагы (кичә – 80) расланган.
Читать дальше...«Журналда әсәрләре басылып чыккан авторлар җирле татарларны үз иҗаты белән дә таныштырды» - диде ул.