Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2023

Новости за 11.06.2023

Кайбычта Сабантуйның быелгы батыры тәкәсен батыр асты калган көрәшчегә бирде

Tatar-inform.tatar 

Кайбыч районының Кошман авылында халык Сабан туена җыелды. Барысын да район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров сәламләде һәм бәйрәм белән котлады, Түбән Кошман мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Сабиров хәер-фатыйхасын биргәннән соң, хезмәт алдынгыларын, юбилярларны, актив пенсионерларны, авыл җирлеге үсешенә өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Лаешта парашютчылар Россия, Татарстан һәм Лаеш районы байракларын ачты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Биектау районының «Коркачык» аэродромыннан очып киткән самолеттагы парашютчылар республиканың Лаеш районында яшәүчеләр өчен Сабантуйда сюрприз ясады. Лаеш шәһәре өстендә күктә алар Россия, Татарстан һәм Лаеш районының байракларын ачты.

Читать дальше...

Бөгелмә шәһәр суды Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе экологларының таләпләрен хуплады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе адресына Бөгелмә районы Ключевка авылындагы буага ирекле керүне чикләү турында шикаять килде. Бу хакта министрлык сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Питрәч районының күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларында сенаж салуга керештеләр

Tatar-inform.tatar 

Питрәч районының иң зур хуҗалыгы «Ак барс-Питрәч» 9 мең тонна сенаж, 15 мең тонна силос салырга һәм өч мең тонна печән әзерләргә планлаштыра. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Уфа Милли китапханәсендә «Язучы үстерәбез» балалар әдәби студиясе ачылды

Tatar-inform.tatar 

Уфада Ә.Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең Балалар уку үзәгендә яшь язучылар һәм шагыйрьләр өчен «Язучы үстерәбез» дигән балалар әдәби студиясе ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Читать дальше...

Җиңелмәс Фирдүс җиңелде: Яшел Үзән Сабан туеның яңа батырына машина ачкычы тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзән Сабан туенда көрәшнең финалын 38 меңнән артык тамашачы күзәтте. Беренче урын өчен көрәш буенча Россия чемпионы, Яшел Үзән Сабан туеның 10 тапкыр абсолют батыры Фирдүс Зәйнуллин һәм Олы Ачасыр авылыннан Айдар Әхмәтов бил алышты.

Читать дальше...

Иркутск Җәмигъ мәчетендә өмә узды

Tatar-inform.tatar 

Кыргыз диаспорасы вәкилләре Иркутск Җәмигъ мәчетендә өмә үткәрде. Алар Аллаһ йорты тирәсендәге территорияне җыештырды, бинаны буяды һәм агартты, чүп-чарны төяп озатты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Яшел Үзән Сабан туенда чәчү батырына трактор бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзән Сабан туенда чәчү батыры Фидаил Тимуршин махсус приз – трактор белән бүләкләнде. Аграрийга «Кентавр T-244 pro» маркалы транспорт чарасын «Кызыл Шәрык Агро» агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен тапшырдылар. Бүген ул «ВЗП Заволжья» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә чит ил техникасы буенча әйдәп баручы инженер булып эшли.

Читать дальше...

Югра Думасы рәисе Борис Хохряков Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

Кичә, 10 июньдә, Нижневартовскида Сабан туенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» Югра Думасы рәисе Борис Хохряковка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды.

Читать дальше...

Башкортстанда Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайткан бердәнбер атка һәйкәл ачылды

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанның Миякә районы Илчегол авылында Керчь кушаматлы легендар атка һәйкәл ачылды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы җирле муниципалитетның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда Mercedes автомобиле белән авариядә үлгән кеше Карелиядән килгән табиб булган

Tatar-inform.tatar 

Узган пәнҗешәмбедә Казан үзәгендә юл-транспорт һәлакәте турында өстәмә белешмә ачыкланды. Кыйммәтле чит ил машинасы бәрдереп үтергән кеше Карелиядән килгән танылган табиб-травматолог Сергей Шуркин булып чыкты.

Читать дальше...

Татарстан синоптиклары кырау төшү сәбәпле кисәтү игълан итте

Tatar-inform.tatar 

13 июньгә каршы төндә Татарстан территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта 0 градустан -1 градуска кадәр кырау көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе әлеге уңайдан кисәтү игълан итте.

Читать дальше...

Казахстанда урман янгыннарында һәлак булучылар истәлегенә матәм көне игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Казахстан Президент Касым-Жомарт Токаев 12 июньне Абай өлкәсендәге урман янгыннарында һәлак булучылар истәлегенә илкүләм матәм көне дип игълан итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Читать дальше...

Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөфтие Рәсүлев укуларының әһәмияте турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

7-8 июльдә Троицкида ХII «Рәсүлев укулары: ислам Россиянең тарихында һәм бүгенге тормышында» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак, ул «Традицион конфессияләр Ватан һәм рухи кыйммәтләрне яклау юлында» дигән темага багышлап үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Дәүләт Думасы депутаты Нилов 2025 елда пенсиянең ике тапкыр индексацияләнәчәген әйтте

Tatar-inform.tatar 

2025 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе күчеш чоры тәмамлану аркасында ике тапкыр индексацияләнәчәк. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитеты рәисе, ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Ярослав Нилов шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Казан хакимиятендә Каенлыкта узачак Сабан туена әзерлек хакында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

24 июньдә булачак Сабан туе алдыннан Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта урнашкан Казанның төп бәйрәм мәйданчыгын җыештыралар, черки һәм талпаннарга каршы эшкәртәләр. Болар барысы да килешү нигезендә башкарыла, шәһәр хакимияте әлегә тагын да масштаблырак төзекләндерү эшләре үткәрергә җыенмый.

Читать дальше...

Мәшһүр музыкант, виртуоз баянчы, композитор Рәшит Мостафин вафат

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бүген, 11 июнь көнне, 77 яшендә Татарстанның халык артисты, үзенең баш дирижёры. мәшһүр музыкант, композитор Рәшит Шәкүр улы Мостафин вафат булуын хәбәр итә.

Читать дальше...

Буа ветеринария техникумы ремонттан соң 30 августта ачыла

Tatar-inform.tatar 

Район башлыгы Рәнис Кәмәртдинов Буа ветеринария техникумын 30 августта ачарга кушты, ул биредә ремонт эшләре белән танышкан вакытта төзекләндерү темпларын арттыру кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Читать дальше...

Эльвира Нәбиуллина: Күпләп бирелә торган ташламалы ипотека программаларын ябарга кирәк

Tatar-inform.tatar 

Россиядә ипотека буенча ташламалы программалардан файдалану кагыйдәләрен катгыйландырырга, күбесен ябарга кирәк. Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина регуляторның директорлар советы утырышы нәтиҗәләре буенча шулай дип белдерде. Бу хакта Газета.ru сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Лаеш районында 235 миллион сумга канализация челтәре уздыру планлаштырылган

Tatar-inform.tatar 

Лаеш районы Усад җирлегендә 235,6 млн сумга канализация челтәрләре урнаштырылачак. Бу тендер дәүләт сатып алулары сайтында чыкты. «Кама ягы» шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлмәттә иң чиста авыл җирлекләре билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

Санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре буенча быел да махсус комиссия Әлмәт районы авыл җирлекләренең төзеклеген, чисталыгын карап чыгып, урыннар билгеләде. Комиссия авылларны баштан ук ике төркемгә бүлеп бәяләгән булып чыкты. Беренче төркемгә халык саны 1000 кешедән артып киткән торак пунктлар булса, икенче төркемгә халык саны 1000 кешедән ким булган авыл җирлекләре кергән. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *