Әлмәттә Корбан гаете намазы шәһәр стадионында укылачак
Әлмәт мөхтәсибәте шәһәр халкын һәм кунакларын Корбан бәйрәменә багышланган чарага чакыра.
Читать дальше...
Әлмәт мөхтәсибәте шәһәр халкын һәм кунакларын Корбан бәйрәменә багышланган чарага чакыра.
Читать дальше...
Бу җәйдә Казанда шәһәрнең тарихи урыннары буенча велоквест узачак. Проект физик затлар өчен грантлар конкурсында җиңүче булды һәм 130 мең сум күләмендә ярдәм алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде.
Читать дальше...
Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә быел да «Туган чыганаклар» дип исемләнгән балаларны сәламәтләндерү лагеры үзенең эшен башлап җибәрде. Ял итүче балаларның һәр көннәре бай программа белән тулыландырылган. Бу хакта «Яңарыш» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстанның Күп функцияле үзәге быел, техник сәбәпләр аркасында, биометрик чит ил паспортлары бирүне туктатты. Иске үрнәктәге документларны рәсмиләштерү өчен гаризалар гадәти режимда кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.
Читать дальше...
Быел Россия һәм Беларусь төбәкләренең Х форумы кысаларында уза торган «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестиваленең икенче көне зур вакыйга белән билгеләп үтелде. «Башинформ» хәбәр итүенчә, Уфада милли костюмнар киеп, кулга-кул тотынышып әйләнү буенча рекорд куелган.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан педагогика көллиятендә булды. Аны Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ректор Ленар Сафин озата йөрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәгендә булды. Аны Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, ректор Ленар Сафин озата йөрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Татарстанда мәктәп тәмамлаган алты укучы Бердәм дәүләт имтиханын 200 баллга тапшырды, алар ике имтиханда да йөзешәр балл алды, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Шимбә көнне, 1 июльдә, Татарстанның Ютазы районы Әбсәләм авылында беренче тапкыр «Кымыз бәйрәме» төбәкара фестивале узачак. Фестивальдә республика һәм күрше төбәкләрнең кымызчылары катнашачак.
Читать дальше...
Казаннан Лаеш ягына чыгу юлында чит ил машинасы металл коймага бәрелгән һәм машина яна башлаган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.
Читать дальше...
2024 елның 1 гыйнварыннан Россия буйлап сәяхәтләргә юлламалар һәм турлар сата торган туроператорлар 4,5 елга өстәмә бәя өчен салым (НДС) түләүдән азат ителәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгать итте.
Читать дальше...
Иртәгә, 28 июньдә, Татарстанда температура әкренләп күтәрелүен дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итте.
Читать дальше...
Туфан Имаметдинов Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклен чыгарды. Спектакльдәге үзенчәлекләрнең берсе – гел турысын әйтеп йөри торган Рокыяның телсез булуы.
Читать дальше...
Бүген, 27 июньдә, химия фәннәре кандидаты, Королев исемендәге университет укытучысы Радик Миннәхмәтов авырудан вафат булган. «Самара татарлары» сайты шул турыда яза.
Читать дальше...
Кораллы фетнә вакытында Ватанны батырларча яклап һәлак булган солдатларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итү өчен кирәкле барлык эшләр башкарылачак, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин Саклану министрлыгы хәрбиләре белән очрашуда.
Читать дальше...
Төркиянең Элязыг провинциясендә 4,1 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта Табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD) хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Читать дальше...
1 июльдә Мәскәү Сабан туенда Билбау көрәше буенча дөнья кубогы финалы узачак. Ярышларда дөньяның 15 иленнән йөздән артык спортчы катнашачак. Бөтендөнья татар конгрессы сайты шул турыда хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген, Корбан бәйрәме алдыннан, Гарәфә көнендә, Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегеннән Гарәфә җирлегенә күчте. Биредә алар кояш баеганчыга кадәр тәкбир, тәхлил әйтеп, салаватлар укып, дога кылып һәм Раббыбыздан гафу итүне сорап утыра. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Россиядә фетнә омтылышыннан соң Росгвардияне авыр корал, шул исәптән танклар белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта ведомство җитәкчесе Виктор Золотов Россия Президенты Владимир Путинның Кремльдә көч структуралары вәкилләре алдында чыгышыннан соң белдерде.
Читать дальше...
Иртәгәдән Татарстан район һәм шәһәрләрендә Корбан гаете уңаеннан шәһәркүләм гаилә бәйрәмнәре узачак. Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре аларны парклар һәм мәчетләр янында, сабантуй мәйданнарында оештыра.
Читать дальше...
Хәрби фетнә куптару омтылышына җәлеп ителгән кешеләр армия һәм халык алар ягында түгел икәнлеген тиз аңлады. РФ Президенты Владимир Путин, көч структураларына мөрәҗәгать итеп, шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны Корбан гаете белән котлады.
Читать дальше...
1 июльдән Казанда торак хезмәтләренә тарифлар якынча 6 процентка арта. «Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк иҗтимагый контроль үзәге» башкарма директоры Дмитрий Романов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Читать дальше...
Лаеш шәһәрендә «Сәмруг – Ак таулар» дигән яңа мәдәни- рекреация кластеры булдыру буенча актив төзелеш эшләре бара. Бу кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия бәйгесендә җиңү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Кластер булдыруга 70 миллион сум күләмендә грант бүленгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә.
Читать дальше...