Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2023

Новости за 23.06.2023

Алабугада Яшьләр көне 9 июльгә күчерелә

Tatar-inform.tatar 

Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» Халыкара фестивале сәбәпле, Алабуга шәһәрендә Яшьләр көне 9 июльгә күчерелә. Бәйрәм «Мәйдан» шәһәр тамаша үзәгендә була. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...

Ял көннәрендә Татарстанда +25 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 24 июньдә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, көньяк-көнчыгыш җиле секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә республика буенча һава температурасы +3..+8 градус тәшкил итәчәк, көндез +18..+23 градус булыр дип көтелә.

Читать дальше...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына чабышта ике ат беренче килде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ат чабышында ике ат беренче булып килде. "Браун Мун Тн" (җайдак - Александр Александров) һәм һәм "Билли Грим" (җайдак - Хәмзәт Улубаев) кушаматлы атлар бер үк вакыт күрсәтте.

Читать дальше...

Мәскәү өлкәсенең Пушкино бистәсендә Сабантуй 25 июньдә була

Tatar-inform.tatar 

Якшәмбе, 25 июньдә, Мәскәү өлкәсе Пушкино шәһәренең Үзәк мәдәният һәм ял паркында татар халкының милли бәйрәме Сабан туе була. Программага милли аш-су ярминкәсе, татар халык киемнәре һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе кертелгән. Бу хакта Мәскәү өлкәсенең Татар мәдәни агарту үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Курган өлкәсе Йолдыз авылында йорт салу эшләре башланды

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 23 июнь, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы исеменнән Йолдыз авылында йорт салу эшләре башланды. “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов, Удмуртия, Чувашия, Самара мөселманнары Диния нәзарәте ярдәмендә салына, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Читать дальше...



Татарстанга яңгыр һәм яшен белән җылылык килә

Tatar-inform.tatar 

Якындагы ялларда Татарстанда һава температурасы күтәрелүе һәм һава шартлары бозылуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Миасс шәһәрендә «Гаилә» мәчете территориясендә Коръәнгә һәйкәл куелды

Tatar-inform.tatar 

Миасс шәһәрендә «Гаилә» мәчетенә талантлы оста Радик Газизов Коръәнгә үзенчәлекле һәйкәл бүләк итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ат чабышында «Аргамак» призына ярышта Башкортстан җайдагы беренче килде

Tatar-inform.tatar 

«Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә ат чабышлары башланды. Беренче булып "Аргамак" призына татар атлары ярышты. "Алтын РТ" атында Башкортстан егете - 17 яшьлек Илнар Шәяхмәтов беренче булып килде.

Читать дальше...

Ленинград өлкәсендә Сабан туе була

Tatar-inform.tatar 

1 июльдә 10.00 сәгатьтә Ленинград өлкәсенең Энколово авылында ел саен уздырыла торган «Сабантуй» милли бәйрәме була. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм, Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Казанның Тынычлык бистәсендә якутларның Ысыах бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Казанда 24 июньдә беренче тапкыр якут халык бәйрәме Ысыах билгеләп үтеләчәк. Программада милли ризыкларны дегустацияләү, бергәләшеп осуохай биюен башкару һәм тере музыка концерты булачак.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов һәм Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов ТР Фәннәр академиясенең әгъзалары (академиклары) итеп сайланды.

Читать дальше...

Бурятиядә 24 июнь көнне «Байкал Сабантуе-2023» узачак

Tatar-inform.tatar 

Бурятия татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе, республиканың Селенгин районы Республика хөкүмәте һәм хакимият башлыгы, милләтара мөнәсәбәтләр һәм гражданнарны үстерү комитеты ярдәме белән 24 июнь көнне XVI «Байкал Сабантуе-2023» татар мәдәни-спорт бәйрәмен уздыра. Бу хакта Бурятия татарлары автономиясе рәисе Саҗидә Батталова хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда “Мой народ – татары. Код успеха” фильмының премьерасы тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

5 июльдә “Мой народ – татары. Код успеха” фильмының премьерасы булачак. Әлеге проект – татар халкының милли кыйммәтләре һәм мәдәнияте, зур уңышларга ирешкән һәм аның милли үзенчәлеген саклаган күренекле замандашлар турында. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда Сабан туена бүләк җыйдылар

Tatar-inform.tatar 

Казанда Сабан туена бүләкләр җыю чарасы булды. Шәһәр үзәгендә дүрт маршрут буенча җигүле атлар узды, аларга теләгән һәркем үз бүләген бирде. Республика Хөкүмәте һәм предприятиеләре вәкилләре дә батырларга дигән бүләкләрне тапшырды.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин һәм Думаның профиль комитеты әгъзалары гаилә сәясәте турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы Федераль Җыенының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар комитеты әгъзалары белән очрашты. Сәясәтчегә «Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча комплекслы һәм нәтиҗәле система оештырган өчен» комитетның рәхмәте белдерелде. Бу хакта төбәк парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Балтач районында XVI Мөселман балалар Сабан туе узачак

Tatar-inform.tatar 

16 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында XVI Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Һәр елны үткәрелүче милли бәйрәмгә Татарстан дин әһелләре, күпләгән татар зыялылары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырулы. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда М7 трассасында ике фура бәрелешкән, бер йөртүче һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда М7 трассасында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Айдар Сәлимгәрәев «Татарстан 24» хезмәткәрләрен телеканалның җидееллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татарстан 24» хезмәткәрләрен телеканалның җидееллыгы белән котлады һәм «Татмедиа» АҖ исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Читать дальше...

Уфаның «Нур» татар театры «Галиябану» спектакле белән ХХХI иҗат сезонын япты

Tatar-inform.tatar 

Фото: © Уфаның «Нур» театры матбугат хезмәте

21 июньдә Уфаның «Нур» татар театры Мирхәйдәр Фәйзинең шул исемдәге пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Галиябану» спектакле белән ХХХI иҗат сезонын япты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Спектакльнең режиссеры – Башкортстан Республикасының халык артисты, Ш.Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин.

Башкортстан мәдәният министры урынбасары Алмаз Сәетов кичәнең тантаналы өлешендә Башкортстан Республикасы... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *