Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Июль
2023

Новости за 24.07.2023

Татарстан-Алтай атлар йөреше Минзәлә аша уза

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казан ипподромында Татарстан-Алтай атлар йөрешенә старт бирелә. Бу сәяхәттә татар токымлы алты атта тугыз кеше катнаша. Башкортстанга юл тотканда экспедиция Минзәлә районы аша уза. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Хәрби операциядә зыян күргән балаларның ата-аналарына 100 мең сум түләнергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Россиядә хәрби операция зонасында зыян күргән балаларның ата-аналарына бер тапкыр бирелә торган түләүләр билгеләргә тәкъдим ителә. Боерыкның тиешле проектын РФ Хезмәт министрлыгы әзерләгән, ул норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыккан.

Читать дальше...

Путин медицина күрсәтмәләреннән башка җенесне үзгәртүне тыю турында закон имзалады

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә җенесне үзгәртүне тыю турында закон имзалады. Хәзер ул тиешле медицина күрсәтмәләре булганда гына рөхсәт ителәчәк. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Банклар клиентларга мошенниклар урлаган акчаларын кайтарырга тиеш була

Tatar-inform.tatar 

Банклар физик затларның акча күчерүләрен тикшерергә һәм шикле операцияләрне ике көнгә туктатырга тиеш булачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый закон имзалады. Шулай ук закон клиентларның ризалыгыннан башка Үзәк банк базасында булган мошенникларның счетларына күчерелгән акчаларны кире кайтарырга мәҗбүр итә. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Яшел Үзән мэры татар театрын торгызу планы турында белдерде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Яшел Үзән районында татар театрын торгызырга мөмкиннәр. Бу планнар турында шәһәр мэры Михаил Афанасьев телеграм-каналында Яшел Үзән районының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлинә Саттарова белән очрашудан соң белдерде.

Читать дальше...

Думада хәрби хезмәткә чакыру яшен 30 яшькә кадәр күтәрү этаплап узачагын белдерделәр

Tatar-inform.tatar 

Хәрби хезмәткә чакырылыш яшен 30 яшькә кадәр күтәрү этаплап барачак, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Андрей Картаполов. Аның сүзләренчә, парламентның түбән палатасы бу мәсьәләне 25 июльдә узачак утырышта караячак.

Читать дальше...

Волынец балалар лагере өчен салымга тотып калынган акчаны кайтару мөмкинлеген аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец телеграмдагы каналында ата-аналар түләгән акчаларының күпмедер күләмен кире кайтара алулары турында аңлатты.

Читать дальше...



Татар токымлы атларда Казаннан Алтайга кадәр барачаклар

Tatar-inform.tatar 

Казаннан татар токымлы атларда Алтайга кадәр атка атланып бару чабышы башланды. Юлның озынлыгы 3 мең километрдан артык тәшкил итәчәк. Маршрут Россиянең сигез төбәгендәге 56 торак пункт аша уза.

Читать дальше...

Биләр урманында корткычлардан зыян күргән агачлар яңадан яфрак ярган

Tatar-inform.tatar 

Бер ай элек Биләрдә агачларның яфракларын парсыз ефәк күбәләге кортлары ашап бетерү сәбәпле, агачларның ботаклары гына калган иде. «Татар-информ» журналисты Зилә Мөбәрәкшина бер ай элек Биләрдә булып, шул хакта репортаж әзерләде. Биләр урман хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Нуруллин Биләрдә агачларның яңадан яфрак ярганын әйтте.

Читать дальше...

Кулланучылар займнары буенча вакыты чикләнмәгән кредит каникулы турында закон имзаланды

Tatar-inform.tatar 

2024 елның 1 гыйнварыннан кулланучылар займнары буенча кредит каникулларының вакыты чикләнмәгән булачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый закон имзалады, документ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырлган.

Читать дальше...

Атна ахырына Татарстанда 35 градуслы эссе була

Tatar-inform.tatar 

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә тотрыксыз һава торышы сакланачак, әмма температура фоны шактый күтәрелә. Атнаның икенче яртысында республикада аномаль эсселек урнашачак, дип фаразлый Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Читать дальше...

Казанда Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган бәйрәм концерты оештырылачак

Tatar-inform.tatar 

29 август көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының халык шагыйре, тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган «Яшәргә икән, яшәргә!» дип аталган бәйрәм концерты оештырыла.

Читать дальше...

Казанда бер әби оныгының борынын бензин пычкысы белән кискән

Tatar-inform.tatar 

Казанда 66 яшьлек хатын-кыз оныгын ялгыш бензин пычкысы белән яралаган. «Татар-информ»га бу мәгълүматны Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар.

Читать дальше...

Питрәчтә зур янгын аркасында йорттан 10 кешене эвакуацияләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

Бүген иртән Питрәчтә Вишневская урамында өч катлы йортта янгын чыккан. «Татар-информ»га бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Юстиция министрлыгында дәүләт хезмәткәрләре санын арттырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре санын кабат арттырдылар. Үзгәрешләр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре санына кагыла. Шундый указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Читать дальше...

Махсус операция зонасына киткән Башкортстан артисты хәрби вазифасы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Махсус операция зонасына киткән Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов хәрби вазифага билгеләнүе турында сөйләде. Бу хакта «Юлдаш» радиосы хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанның төзекләндерелгән барлык ишегалларына видеокамералар урнаштырылачак

Tatar-inform.tatar 

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән Казанның барлык территорияләре видеокамералар белән җиһазландырылачак. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Думада хәрби комиссариатка килмәгән өчен планлаштырылган штрафларны киметергә телиләр

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасында нигезле сәбәбе булмый торып хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафларны элегрәк тәкъдим ителгән 50 мең урынына 30 мең сумга кадәр киметергә җыеналар. Закон проектының төзәтмәләр таблицасында һәм аның икенче укылышка әзерләнгән текстында шулай диелә (әлеге үзгәрешкә РБК игътибар юнәлткән).

Читать дальше...

Ульяновск өлкәсенең «Урама» татар фольклор ансамбле әгъзалары иҗади эзләнүләр белән йөри

Tatar-inform.tatar 

22 июльдә Ульяновск өлкәсендәге Инза районы Дракино авылына Ульяновск шәһәреннән Алсу Әлмәтова җитәкчелегендә «Урама» татар фольклор ансамбле әгъзалары иҗади эзләнүләр белән килгән. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин кайбер гражданнар өчен запаста торуның чик срогын арттырды

Tatar-inform.tatar 

РФ Президенты Владимир Путин хәрби дәрәҗәсе булган армиядә хезмәт итәргә тиеш гражданнар өчен запаста торуның чик яшен биш елга арттыру турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов формаль булмаган хезмәт базарына каршы көрәшергә кушты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика министрлыклары һәм муниципалитетлары башлыкларына консолидацияләнгән бюджетка керемнәрне арттыруга юнәлдерелгән күрсәтмәләр бирде. Тиешле бурычларны ул төбәкнең финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә формалаштырды.

Читать дальше...

Әлфия Миңнуллина: Үзгәртеп кору елларыннан соң татар матбугаты бик күп укучысын югалтты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, журналист Әлфия Миңнуллина үзгәртеп кору елларыннан соң татар матбугатына зур зыян салынды дип саный.

Читать дальше...

Чувашиядә «Урталык» мәчетенең 145 еллыгын билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

22 июльдә Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Батыр районының Шыгырдан авылында «Урталык» мәчетенең 145 еллыгы уңаеннан тантаналы чара үткәрде. Әлеге истәлекле дата уңаеннан бәйрәмгә күпсанлы мактаулы кунаклар, дин эшлеклеләре һәм дин тотучылар җыелды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *