Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Декабрь
2023

Новости за 04.12.2023

Актаныш хатын-кызлары Мәскәү госпиталендәге хәрбиләргә бер төндә 50 данә чәкчәк пешергән

Tatar-inform.tatar 

Күпбалалы ана, волонтер Венера Сабитова үзенең дуслары белән Мәскәүнең Н.Н.Бурденко исемендәге госпитальгә барачагын әйткәч, Актанышның Киров сөт комбинатында эшләүче хатын-кызлар җыелып бер төн эчендә 50 данә чәкчәк пешергән. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Муса Җәлил кызы Чулпан Җәлилова: Әти шагыйрь булмаса, музыкант булыр иде

Tatar-inform.tatar 

Кичә Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең борынгы концертлар залында күренекле татар эшлеклесе һәм Советлар Союзы Героена багышланган «Җәлил оныклары» истәлекле концерты узды. Чара «Шагыйрь һәм музыка» Халыкара фестиваль кысаларында оештырылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Дарья Сәйфиева яза.

Читать дальше...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкын көннәрдә иминлек чаралары турында искә төшерде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе аномаль салкын һава торышы турында кисәтә. 5-6 декабрь көннәрендә көчле җил, буран фаразлана.

Читать дальше...

Урал театры гимнасткалар - дүрт бертуган Нәҗметдиновалар турында спектакль әзерли

Tatar-inform.tatar 

Свердловск дәүләт академия музыкаль комедия театры «Очыш» («Полет») мюзиклын куячак. Ул легендар гимнаст бертуганнар Нәҗметдиноваларга багышлана. Премьера 14 декабрьдә була. Бу хакта Татарстан Республикасының Сверддловск өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Time» журналы Владимир Путинны «Ел кешесе» исеменә кандидатлар шорт-битенә кертте

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин «Time» журналы версиясе буенча «Ел кешесе» исеменә дәгъва итүчеләрнең беренчел исемлегенә – шорт-битенә кергән. Җиңүче чәршәмбе көнне игълан ителәчәк, диелә әлеге язмада.

Читать дальше...

Татарстан фермерлары авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1 миллиард сумга якын продукция саткан

Tatar-inform.tatar 

13 тапкыр узган шимбә ярминкәсендә Татарстан фермерлары барлыгы 993 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Миллиард.Татар» «Елның иң яхшы татар айтишнигы»н сайларга тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

«Миллиард.Татар» интернет-басмасы «Ел татарлары» рейтингы кысаларында «Елның иң яхшы татар айтишнигы» номинациясенә тавыш бирүне башлады. Номинантлар өчен «Миллиард.Татар» телеграм-каналында һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә тавыш бирергә мөмкин.

Читать дальше...

Сургут татарлары кызларны изү, егетләрне милли бизәкле галстук ясарга өйрәткән

Tatar-inform.tatar 

Сургут шәһәренең Татар үзәгендә татар хатын-кызлары өчен изү ясау буенча мастер-класс узган. Мастер-класста «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте активистлары, якшәмбе мәктәбе тәрбияләнүчеләре катнашкан. Бу хакта «Татарлар-Сургут» Сургут милли-мәдәни татар автономиясе социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Читать дальше...



Татарстан прокуратурасы ветераны Луиза Туктарова 94 яшендә вафат булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы прокуратурасы ветераны Луиза Мирзахәсән кызы Туктарова 4 декабрьдә 94 яшендә вафат булды. Бу хакта республика прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәктәп программасына хезмәт буенча мәҗбүри дәрес кертү турында төзәтмә Думада хупланды

Tatar-inform.tatar 

Киләсе елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә башлангыч һәм урта сыйныфлар өчен хезмәт буенча мәҗбүри дәресләр кертүне Дәүләт Думасының мәгариф комитетында хуплаганнар. Төзәтмә укучыларга элемтә чараларын куллануны тыю турындагы закон проектына өстәмә булып тора, ул бүген беренче укылышта узды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Татар китабы йортында «Мин сезгә васыять язам...» чаралары башлана

Tatar-inform.tatar 

Татар китабы йортында «Мин сезгә васыять язам...» исеме астында чаралар циклы үтәчәк. Ул 8 декабрьдә башлана. Бу турыда Татар китабы йорты социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Читать дальше...

Владимир Машков Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе итеп сайланды

Tatar-inform.tatar 

Олег Табаков театры сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Владимир Машков Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең яңа рәисе итеп сайланды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Төзелеш министры урынбасары Лисичанскида Татарстан кышка әзерләгән объектларны карады

Tatar-inform.tatar 

Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Валерий Леонов Лисичанскида шәһәр инфраструктурасын торгызу өчен җаваплы ресурс һәм коммуналь оешма вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Читать дальше...

Валентина Матвиенко Россиянең абортларны тыю юлыннан бармаячагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт абортларны тыю юлыннан бармаячак, дип белдерде Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко. Ул Россиядә демографик проблеманы хәл итүдә бернинди тыюлар да ярдәм итмәячәген ассызыклады, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Дәүләт Думасында мәктәпләрдә телефон куллануны тыю турындагы төзәтмәне хупладылар

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасының мәгариф комитеты мәктәпләрдә телефон куллануны хәтта белем бирү максатларында да тыю турындагы төзәтмәне хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Назарбаев Путинга үз китабының авторлык нөсхәсен бүләк итте

Tatar-inform.tatar 

Казахстанның экс-Президенты Нурсолтан Назарбаев Россия Президенты Владимир Путинга автобиографик китабының авторлык нөсхәсен җибәргән. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков хәбәр итә.

Читать дальше...

Искәндәр Гыйләҗев: Арпад Галгоци Казанга килгәч, аны туганыбыз кебек кабул иттек

Tatar-inform.tatar 

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучылар Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоциның 95 еллыгына багышланган «Халыклар күңеленә үтеп керик!» кичәсе булды. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Аяз Гыйләҗев һәм Арпад Галгоциның дуслыгы турында сөйләде.

Читать дальше...

Ульяновскиның «Нур» татар халык театрында премьера булды

Tatar-inform.tatar 

Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йортында эшләүче «Нур» татар халык театры үзенең чираттагы премьерасын тамашачыларга тәкъдим итте. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналы хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда узучы XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивалендә 15 театр катнаша

Tatar-inform.tatar 

XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале Кариев театры сәхнәсендә Ренат Әюповның «Ал җилкәннәр» спектакле белән ачылды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

ТНВ телеканалы яңа татарча сериал күрсәтә башлый

Tatar-inform.tatar 

4 декабрьдә 20:00 сәгатьтә ТНВ каналында татар телендә өр-яңа фильм күрсәтелә башлый. «Җиде юл чатында» дип аталган сериалны ТНВ белән «Ватан 21нче гасыр» кинокомпаниясе төшергән. Бу хакта телеканал сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

MOÑ мәйданчыгында «Остазлар турында остазлар» кичәсе Разил Вәлиевкә багышлана

Tatar-inform.tatar 

14 декабрьдә, 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә урнашкан MOÑ театр мәйданчыгында язучы, Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевкә багышланган кичә була. «Остазлар турында остазлар» дип исемләнгән кичәдә язучылар – Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Газинур Морат катнаша. Модератор – Баязит Зәйдуллин.

Читать дальше...

Руслан Ганиев «Майский» теплица комбинатының яңа генераль директоры итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

1 декабрьдән Руслан Ганиев Яшел Үзән районында урнашкан «Майский» теплица комбинатының яңа генераль директоры вазифасына кереште. Бердәм дәүләт юридик затлар реестры мәгълүматлары буенча формалаштырыла торган контрагентлар мәгълүмат базасында шулай диелә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *