Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 14.08.2020

Минтимер Шәймиев туган телне хөрмәт иткән яшь буын тәрбияләү мөһимлен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда үз туган телен һәм мәдәниятен хөрмәт иткән яшь буын тәрбияләү мөһим. Бу хакта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Алабугада узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде. «173 милләт вәкиле яши торган Татарстанда милләтара һәм мәдәниятара татулыкны саклап калу һәм үстерү, яшь буынны телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеген кабул итүче, тарихи мирасына сак караучы итеп тәрбияләү бик мөһим», — диде Минтимер Шәймиев. Читать дальше...

Россия милли җәмәгатьчелеге туган телләрне саклауда ата-ананың ролен билгеләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Телләрне саклап калу өчен ата-аналар җәмәгатьчелеген җәлеп итәргә кирәк. Бу фикерне «За языки РФ» иҗтимагый платформасы үткәргән «Россия халыклары телләрен саклау буенча алдынгы практикалар» онлайн-конференциясендә Бөтендөнья башкорт корылтае каршындагы ата-аналар республика комиссиясе рәисе урынбасары Айгөл Атанова әйтте. «Телләрне саклап калу өчен ата-аналар җәмәгатьчелеген җәлеп итәргә кирәк. Алар туган телне саклауга кагылышлы законнар белән танышырга тиеш. Читать дальше...

Нурлатцы 30 августа смогут принять участие в онлайн-форуме «100% Татарстан»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В свой день рождения Республика Татарстан будет принимать инициативы для стратегического развития в будущем. 30 августа будет дан старт коммуникационной платформе «100% Татарстан». Об этом сообщает ИА "Татар-информ".

Маэстро Валерий Гергиев Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Казанда ике концерт куя

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 15 август (шимбә) Казанда маэстро Валерий Гергиев җитәкләгән Мария театры симфоник оркестрының (Санкт-Петербург) ике концерты узачак. Алар «Казан Кремле» музей-тыюлыгында һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында булачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. «Оркестр Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия төбәкләре буенча гастрольгә чыкты. Казанда ике концерт булачак, әмма аның берсен генә бөтен теләгән кеше дә карый алачак. Читать дальше...

Татарстан Президенты укучыларга белем бирүдә түбән нәтиҗә күрсәткән районнарны атады

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның 74 мәктәбендә балаларның белемнәрен тикшерү тестлары объектив бәяләнмәгән. Бу — Рособрнадзор мәгълүматлары. Андый мәктәпләр күбрәк Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск, Аксубай районнарында булган. Татарстан Президенты биремнәрне объектив тикшерү өчен методик эшчәнлекне көчәйтергә кушты. Әлеге мәсьәлә бүген Алабугада узучы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә күтәрелде. «Без республиканың барлык мәктәпләрендә дә белем бирү сыйфатын тигезләү өчен зур көч куябыз. Читать дальше...

Президент Татарстана вручил главе Нурлатского района ключи от новых школьных автобусов

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Сегодня делегация Нурлатского района под началом главы района Алмаза Ахметшина принимает участие в традиционной августовской конференции работников образования и науки в Елабуге.

Әлмәт театры гараж ишегалдында спектакльләр күрсәтә башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт Татар дәүләт драма театры 76нчы сезонын гадәти булмаган форматта ачты. Тәүге спектакль театр гаражы алдындагы мәйданчыкта күрсәтелде. Театр җитәкчелеге гараж ишегалдына өсте ябулы җыйнак кына сәхнә ясаган һәм спектакльләрне шунда күрсәтә башлаган. Әлегә афиша август аена төзелгән. Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп, тамашачылар саны чикләнгән. Спектакльне 50 тамашачы гына карый ала. Утыргычлар дистанция саклап куелган, кешеләргә маска һәм перчаткалар кию таләп ителгән. Читать дальше...



Татарстан Президенты районнарны туган телне саклау юнәлешендә эшләргә өндәде

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда туган телне саклау өчен барысы да эшләнәчәк. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алабугада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә әйтте. «Туган тел — Татарстанда милләтара тынычлык һәм татулыкның нигезе ул. Мин берничә тапкыр ассызыкладым, без аны саклау өчен барысын да эшләячәкбез. Бу киләчәк буыннар алдында әхлакый бурыч», — диде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта ул Югары Ослан, Сарман... Читать дальше...

Нурлатских первоклассников не лишат радости сесть за парты в День знаний

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

В Республике Татарстан к учебе в школе рассчитывают приступить с 1 сентября в привычном формате. Это отметил в своем выступлении Президент Татарстана Рустам Минниханов на традиционном республиканском педсовете. В августе 2020 года он проходит в Елабуге, сообщает ИА «Татар-информ».

Курск шәһәрендә төзеләчәк рус-татар дуслыгы паркын Татарстан финанслый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Курск шәһәрендә төзеләчәк Рус-татар дуслыгы паркы проекты киң җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим ителде. 13 августта шәһәрнең төньяк-көнбатыш микрорайонында яшәүче кешеләр яңа паркны ясау планнары белән танышты һәм үз фикерләрен кертте. Бу турыда «Курская правда» газетасы хәбәр итә. Мәгълүм булганча, әлеге микрорайонда яшәүчеләр узган ел Курск өлкәсе губернаторына мөрәҗәгать итеп, Дуслык проспекты янында парк булдыру үтенечен җиткергән. «Татар-рус дуслыгы» Халыкара... Читать дальше...

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әсәре Берлек үткәргән әдәби конкурста җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Язучылар берлеге һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы бергә үткәргән әдәби конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләр исемлеге Язучылар берлегенең рәсми сайтына урнаштырылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Язучылар берлеге бүгенге авыл тормышын, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре эшчәнлеген, җир кешесенең рухи-әхлакый дөньясын һәм авылда бара торган иҗтимагый-социаль процессларны яктыртуга багышланган чәчмә әсәрләргә конкурс игълан иткән иде. Читать дальше...

Кабан күле буена ТАССР оешу тарихына багышланган лекция тыңларга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бүген, 14 августта, Кабан күле буенда «ТАССР ничек барлыкка килгән» дигән лекция оештырыла. Кабан күле буеның Instagram-аккаунтында шул хакта хәбәр ителә. Казанлылар алдында тарихчы Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясаячак. Ул нинди тарихи вакыйгалар һәм шәхесләрнең ТАССР төзелү турында Декрет кабул итәргә этәргеч бирүе хакында сөйләячәк. Башкалада яшәүчеләр Кабан күле буендагы территориянең шул көннәрдәге вакыйгалар белән ничек бәйләнгәнлеге хакында беләчәк. Лекция кичке 7дә планлаштырылган. Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда бозлы яңгырлар явачагы хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 августта (шимбә) Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, боз яварга һәм томан төшәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Төнлә һава торышы начарланыр дип фаразлана. Төнлә һәм иртән томан төшүе, төнлә һәм көндез боз һәм көчле яңгыр явуы көтелә. Көндез кайбер районнарда боз яварга мөмкин. Моннан тыш, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр җитүе ихтимал.

«Татар-информ» агентлыгы «Казинформ»ны 100 еллыгы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). «Татар-информ» агентлыгы коллективы Казахстанның «Казинформ» дәүләт мәгълүмат агентлыгын 100 еллыгы белән котлап хат юллады. «Сезнең 100 еллык юбилеегыз ТАССРның 100 еллыгы һәм „Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгының 30 еллыгы белән туры килүе символик мәгънәгә ия. Татарстан Республикасы һәрвакытта да тугандаш Казахстан халкына зур игътибар белән карый һәм үзара ярдәм итешүне алга сөрә», — диелә котлау мөрәҗәгатендә. «Казинформ» мәгълүмат агентлыгына 13 августта 100 ел тулды. Читать дальше...

Консультация-предупреждение об интенсивности метеорологических явлений на территории Республики Татарстан

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила Консультация-предупреждение об интенсивности метеорологических явлений с 18 часов 14 августа до 18 часов 15 августа 2020 г.

Россия Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар өчен Татарстанда 450 мең бюллетень әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасына өстәмә сайлаулар өчен Түбән Кама округы буенча 450 меңнән артык бюллетень бастырылачак, аларга саклау маркаларын «Госзнак» әзерли. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шул хакта хәбәр итте. «Саклау маркалары кайтты инде, без, үз чиратыбызда, аларны Территориаль сайлау комиссияләренә тапшырачакбыз, ә алар бюллетеньнәргә ябыштыру өчен участок сайлау комиссияләренә илтәчәк», — диде Кондратьев. Тавыш биргәннән соң махсус исәпләү... Читать дальше...

«Татар-информ»да «Тәртип» радиосының аерым ешлыкта эшли башлавы турында сөйләшәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). 17 август көнне (дүшәмбе) 12:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Тәртип» радиосының аерым ешлыкта эшли башлавына багышланган матбугат конференциясе булачак. Журналистлар белән очрашуда «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең телевидение һәм радиолар белән эшләү департаменты җитәкчесе Алмаз Миргаязов катнашачак. Читать дальше...

Лениногорск һәм Бөгелмә районнары Үзәк хастаханәләренә яңа баш табиб билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанның Бөгелмә районы Үзәк хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде. Хәзер бу вазифаны элек баш табиб урынбасары булып эшләгән Александр Иванов башкарачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Моңа кадәр Бөгелмәдә баш табиб булган Рим Әмиров 13 августта Лениногорск районы Үзәк хастаханәсенә җитәкче итеп куелган иде. Министрлык белешмәсе: Александр Иванов 1964 елның 5 февралендә туган. 1989 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Куйбышев медицина институтын тәмамлаган. Читать дальше...

Киек кошларга көзге ау сезоны сентябрьдә башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстанда суда йөзүче киек кошларга көзге ау сезоны 5 сентябрьдә ачыла. Бу хакта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. Рөхсәт алу өчен гариза белән 25 августтан башлап күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә була. Аучы түбәндәге документларны тәкъдим итәргә тиеш: гариза, паспорт, аучылык билеты, дәүләт пошлинасын түләү турындагы квитанция (650 сум) (банк картасы булса, пошлинаны күп функцияле үзәктә түләп була).





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *