Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларының 96,7 проценты җылы ризык белән туклана
(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда башлангыч сыйныфларда укучы 200 меңгә якын баланың 96,7 проценты җылы ризык белән туклана. Мәгълүмат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогларның республика август киңәшмәсенә әзерләгән белешмәдә күрсәтелгән. Узган уку елында Татарстанда эшләүче 1402 мәктәптә 433599 бала белем алган. Башлангычта укучыларның 97,6 проценты, ә 5-11нче сыйныфларда укучы балаларның 96,3 проценты мәктәптә җылы ризык белән туклана. Калган укучылар шәхси сәбәпләр буенча мәктәп ризыгыннан баш тарткан.