Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Август
2020

Новости за 14.08.2020

Актаныш районында Минтимер Шәймиевкә һәйкәл урнаштырылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Республиканың Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә һәйкәл урнаштырыла. Блогер Эльза Нәбиуллина Instagram социаль челтәрендә шул хакта хәбәр итте. «Бу — аның туган авылы. Очраклы рәвештә генә әлеге вакыйганың шаһиты булдым. Һәйкәлнең рәсми ачылышы 26 августка билгеләнгән. Шул ук көнне „Бабайда кунакта“ дигән парк та ачылыр дип көтелә», — диелә постта. Парк Әнәк авылы уртасыннан агып уза торган Сарашлы инеше буенда төзелә. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов яңа уку елын 1 сентябрьдән башларга планлаштырылуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президенты яңа уку елын, коронавирустан саклану чараларын күреп, гадәттәгечә 1 сентябрьдән башларга планлаштырыла, дип хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов бу хакта бүген Алабугада узучы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде. Шул ук вакытта ул илдәге эпидемиологик вәзгыятьнең үзгәрүенә карап, төрле сценарийларга әзер булырга кирәклеген дә искәртте. «Коронавирус пандемиясе китереп чыгарган катлаулы шартлар белән беренчеләрдән булып мәгариф өлкәсе очрашты. Читать дальше...

"Акчаны Русиядә эшләргә, чит илдә сакларга кирәк"

Azatliq.org 

Гаилә финанс планын ничек төзергә, Русия шартларында пенсиягә алдан акча туплап буламы, уртача хезмәт хакы алып яшәүче акчасын җыеп бара аламы? Азатлык финанс белгечләренең бу уңайдан киңәшләрен тәкъдим итә.

Чаллы театры Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы татар дәүләт драма театры Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк. Ни өчен бу исем сайлануын «Татар-информ”га театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов аңлатты. «200ләп заявка арасыннан Аяз Гыйләҗев исемен бирү тәкъдиме сайлап алынды. Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм шәһәр хакимияте белән киңәшеп шундый карарга килдек. Әлеге карарны да, Аяз Гыйләҗевның кайсы әсәре беренче булып Чаллы театрының яңа сәхнәсенә менәчәген дә бина ачылганда игълан итәрбез», — диде Олег Кинҗәгулов. Читать дальше...

Татарстан Президенты БДИны 100 баллга тапшырган яшьләргә уңышлар теләде

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада Бердәм дәүләт имтиханын 100 һәм 200 баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Сөйләшү «Адымнар-Алабуга» күп телле белем бирү комплексында узды. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, быел республикада 100 балл туплаучылар арткан. «Сез Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербургтагы югары уку йортларына керә алырсыз дип ышанасы килә. Бернинди чикләүләр дә юк. Мин һәрвакыт балалар кайда тели, шунда укырга тиеш дип әйтәм. Читать дальше...

Республика көнендә «100 процент Татарстан» онлайн-форумы ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Республика көнендә «100 процент Татарстан» онлайн-форумы ачыла. Киң колачлы коммуникацион платформа 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Бу хакта ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «100 процент Татарстан» — гражданнар, бизнес, хакимият вәкилләрен һәм әйдәп баручы экспертларны берләштергән аралашу мәйданчыгы ул. Алар республиканың алдагы стратегик үсешенә бәйле төп темалар хакында фикер алышачак. Форумның программасы 21 юнәлеш (IT-индустрия... Читать дальше...

Яңа уку елыннан сыйныф җитәкчеләренә 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләренә федераль бюджеттан 5 мең сум өстәмә акча түләнәчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте. Министр сүзләренчә, сыйныф җитәкчеләренә республика тарафыннан элегрәк түләнгән өстәмә акча да сакланачак. Бүген Татарстанның Алабуга шәһәрендә узучы киңәшмәдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт... Читать дальше...



Муса Җәлилнең көрәштәше шагыйрь Әхмәт Симаев турында китап чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендә яшәүче тарихчы Виктор Лысенков татар шагыйре һәм журналисты Әхмәт Симаев турында китап чыгарды. Бу хакта Воскресенск районының Хорлово бистәсе horlovo.ru сайты хәбәр итә. Әхмәт Симаев (1915-1944) — Бөек Ватан сугышында, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән, 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә фашистлар җәзалап үтергән татар әдипләренең берсе. Аңа 28 яшь була. Виктор Лысенков Әхмәт Симаевның тормышын... Читать дальше...

Миңнеханов һәм Шәймиев Алабугада беренче сыйныфка керүче балаларга портфель тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алабугада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе узды. «Адымнар-Алабуга» күп телле белем бирү комплексында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырдылар. Мәктәп портфеленең комплектына канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелма, мәктәп формасы керә. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнашты. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына мәктәп автобусы ачкычларын тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 14 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алабугада район башлыкларына 200 мәктәп автобусының ачкычын тапшырды. Сары төстәге «Ford Tranzit» автобуслары һәр районга да бирелде. Тантаналы чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнашты. Автобуслар район һәм авыл балаларын йөртү өчен кулланылачак. Моңарчы Татарстанның мәктәпләр автопаркында 860 автобус булган. «Шәһәрдә дә, авылларда... Читать дальше...

Миңнеханов КФУ мәктәбендә укучыларга физика һәм математиканың нигә кирәк булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстан алдында торган мөһим бурычларның берсе — икътисадны цифрлаштыру. Моның өчен республикага әзерлек дәрәҗәсе югары булган физиклар һәм математиклар кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугага сәфәре барышында шулай дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов КФУның җәйге физика-математика мәктәбе — «Буревестник» шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагеры укучылары белән видеоэлемтә режимында аралашты. «Безгә физика һәм математика өлкәсендә әзерлек дәрәҗәсе югары булган белгечләр кирәк... Читать дальше...

В Якушкине сход граждан по традиции завершился чествованием земляков

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Чреду летних встреч руководства района с сельчанами на этой неделе продолжил сход граждан в селе Якушкино. В ходе состоявшегося обстоятельного разговора жители поселения обсудили итоги деятельности местного самоуправления в первом полугодии текущего года и наметили совместные задачи на предстоящий период.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны алты меңгә җиткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган брифингта шулай дип белдерде. «Узган тәүлектә республикада коронавирусның 30 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, Татарстанда әлеге инфекцияне йоктырган кешеләр саны 6 018 булды», - дип хәбәр итте спикер. Авдонина сүзләренчә, Татарстанда 915 кеше табиблар күзәтүендә кала. Читать дальше...

Татарстан чикләүләрне гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстан Республикасы Сovid-19 пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын гамәлдән чыгаруның өченче этабына күчә. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган брифингта шулай дип белдерде. «Без өченче этапка күчүне килештердек. Бүгенге көндә безнең тарафтан чикләүләрне гамәлдән чыгару турында мөрәҗәгать әзерләнде, хәзерге вакытта ул килештерү өчен республика Хөкүмәтенә тапшырылды», - дип искәртте спикер. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Алабугада WorldSkills чемпионаты мирасын алган көллияттә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабугада WorldSkills чемпионаты мирасын алган политехника көллиятендә булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. «ТР Президенты цехта әзерләнгән продукциядә „уңышлар!“ дигән язу калдырды», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. Рөстәм Миңнеханов бүген Алабуга районында берничә чара үткәрәчәк, шул исәптән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә катнашачак. Киңәшмә барышында «Мәгариф»... Читать дальше...

За первое полугодие отчиталось Ахметовское сельское поселение Свои насущные вопросы жители Аксумлы, Ерепкина, Чувашской Менчи и Чишмы обсудили на традиционном сходе граждан, который прошел 13 августа

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Все эти населенные пункты находятся в ведении Ахметовского сельского поселения. С его деятельностью за первое полугодие текущего года ознакомил глава органа местного самоуправления Рамис Шайхутдинов. «Условия для жизни в поселении хорошие, имеется необходимая инфраструктура, – отметил Рамис Хамзинович. – В каждом населенном пункте действует ФАП, в том числе три модульных, построенных по республиканской целевой программе. Также первый в районе модульный магазин открыли в Чишме. На территории поселения имеются начальная школа... Читать дальше...

Кукмара районында янгын чыккан фермадан 200 сыерны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанның Кукмара районында янгын чыккан фермадан 200 сыерны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә кичке җиделәр тирәсендә 112 бердәм номерына Үрәсбаш авылында янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Урынга 117нче янгын-коткару часте һәм «Түбән Үрәс» ирекле янгын сүндерү командасы хезмәткәрләре юл тоткан. Моннан тыш, Түбән Үрәс авыл җирлеге... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *