Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2024

Новости за 30.01.2024

Мөхәммәтшин республика педагогларына: Сез Татарстанның киләчәк үсешенә нигез саласыз

Tatar-inform.tatar 

5-17 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә «Киләчәкне сайлыйбыз!» дип аталган парламент дәресләре узачак һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Вәлиева дисквалификацияләнү сәбәпле, Россия Олимпиаданың алтын медаленнән мәхрүм ителде

Tatar-inform.tatar 

Пекиндагы Олимпия уеннарында фигуралы шуу осталарының команда турнирында дисквалификацияләнгән Камилә Вәлиева нәтиҗәсен исәптән чыгаргач, Россия җыелма командасы өченче урынга төште. Бу хакта Халыкара тимераякта ярышучылар берлегенең (ISU) рәсми сайтында хәбәр ителә, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Нәбиуллина төп ставка 2024 елның икенче яртысында түбәнәя башлаячак дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

Бу елда Россия Банкы төп ставкасы икенче яртыеллыкта төшәргә мөмкин — әмма илдә инфляция әкренәюнең тотрыклы тренды билгеләнгән очракта гына. Бу хакта Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина РИА Новостига биргән интервьюда белдерде.

Читать дальше...

Дубайга арзан юлламалар саткан Татарстан блогеры Илүсә Миңлегалиеваны федераль эзләүгә биргәннәр

Azatliq.org 

Кешеләр юлламаларның арзан бәясенә кызыгып ял өчен алдан акча күчерде, бераздан соң блогер аларга ялның булмаячагын хәбәр итте. Илүсә Миңлегалиева эшчәнлегеннән бөтен Русиядә меңнән артык кеше зыян күргән. Барлыгы 27 миллион сумлап зыян килгән дип бәяләнә.

Миңнеханов «Мәдәният» илкүләм проекты белән биналы булган Буа театры турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында «Мәдәният» илкүләм проекты белән яңа биналы булган Буа дәүләт драма театры казанышлары турында сөйләгән.

Читать дальше...



Татарстанда Саклану министрлыгы белән бер елда 9 мең кеше килешү төзегән

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Татарстан Республикасында Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итәргә 9 меңнән артык кеше контракт төзегән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Казанның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты башлыгы Евгений Токмаков хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда йөк машинасы белән автобус бәрелешкән, ун кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

Казан-Ульяновск трассасында автобус һәм йөк машинасы бәрелешү аркасында 10 кеше зыян күргән. «Татар-информ»га бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

«Батыр» үзәге эшли башлаган көннән меңләп кеше Саклану министрлыгы белән килешү төзегән

Tatar-inform.tatar 

«Батыр» контракт буенча хәрби хезмәткә рәсмиләштерү үзәге эшләгән вакытта меңнән артык кеше Россиянең Саклану министрлыгы белән килешү төзегән, 1045е инде гаскәрләргә киткән. Бу хакта «Батыр» үзәге җитәкчесе Владислав Кузнецов уртаклашты.

Читать дальше...

Маскның Neuralink ширкәте беренче тапкыр кешенең баш миенә чип урнаштырды

Azatliq.org 

Беренче чиратта бу чиплар неврология чирләре булган кешеләргә хәрәкәт итмичә, бары тик уйлау ярдәмендә генә дә компьютер белән эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Маск чиплар белән бәйле сынауларны башта кешеләргә кадәр "үлем хәлендәге" маймылларда уздырып карадык дип ышандыра.

Блогер Тәүдирәковтан террор оешмасын финанслау эше буенча шаһит буларак сорау алалар

Tatar-inform.tatar 

Хокук саклау органнарында террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше кысаларында мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәковка сораулар туган.

Читать дальше...

Түбән Новгород өлкәсендә азан әйтүчеләр бәйгесе узды

Tatar-inform.tatar 

21 гыйнвар көнне Түбән Новгород Җәмигъ мәчетендә якшәмбе ислам мәктәпләре тыңлаучылары арасында Азан әйтү буенча II өлкә конкурсы булып үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Махсус операция зонасындагы Татарстан хәрбиләре ярдәм өчен якташларына рәхмәт белдерде

Tatar-inform.tatar 

Махсус операциядә катнашучы 1232 нче полк хәрбиләре алгы сафларга кирәкле техника белән йөк җыеп алып килгән Татарстандагы якташларына рәхмәт йөзеннән видео төшергән.

Читать дальше...

Махсус операциядә катнашучыларга реабилитация чаралары бирү тәртибе гадиләштерелде

Tatar-inform.tatar 

Россия хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга реабилитация чаралары бирү тәртибен гадиләштерде. Махсус операциядә катнашучылар реабилитацияләүнең техник чараларын тиешле гариза бирмичә дә ала алачак. Әлеге карар 27 гыйнварда имзаланган һәм бүген http://government.ru/docs/50738/ сайтта чыккан.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *