Русия президенты гагауз халкына хокукларын, вәкаләтләрен яклауда "ярдәм һәм хуплау" вәгъдә иткән.
"Республикада былтыр да булмады, 2024 елда да котыру чире юк. Без төлкеләрне ату буенча көчле эш алып барабыз. Моның бернинди сере дә юк...", дип аңлата республиканың ветеринария баш идарәсе җитәкчесе урынбасары. Ул Татарстан бу тәҗрибәсе турында башка төбәкләр белән дә уртаклашты ди.
Иң күп акча Мәскәүдә яшәүчеләргә кирәк - алар 267 мең сум керем алырга тели. Икенче урында - Владивосток (250 мең сум), өченчедә - Петербур (237 мең сум). Иң тыйнак кешеләр Кировта яши, алар 178 мең сумга да канәгать.
Узган ел республикада җитештерү 3,3 процентка үсте.
65 яшьлек пенсионер Владимир Фетисов үзенең Ford машинасында Мәскәүдән Хабаровскига юл тоткан булган. Пенсионер үзе бу әйберләрнең каян килүен аңлата алмаган. Шартлаткыч матдәләрне канунсыз алу, саклау һәм ташу турында җинаять эше ачылган.
Рәсмиләр хайваннар арасында йогышлы чирләр таралу ихтималына борчыла.
Татарстанга чәчәк алып кайта торган фураларга Европа таможнясында "икешәр тәүлек" торырга туры килә, шуңа күрә өч-дүрт көн урынына аларны алты көндә генә кайтарып җиткерәләр.Йөк машиналары Латвия белән чиктә тора диелә. "Узган ел вакытында кайтканнар иде, быел нык тоткарланабыз", ди чәчәк сатучылар.
Тикшерү чаралары нәтиҗәсендә Русия паспортлары алган 39 мигрантны исәпкә куйганнар.
4 март кичендә Уфадагы Якутов исемендәге паркта 2008 елгы үсмерләр төркеме "мәңгелек ут"ны сүндергән. "Җирләү урынын мәсхәрәләү" турында җинаять эше ачылган. Биредә 1918 елда инкыйлаб хәрәкәтендә һәм гражданнар сугышында катнашып, Совет хакимияте җиңүе өчен көрәшкәннәр күмелгән диелә.
Башкортча рэп башкаручы Алтынай Вәлитовның илдән чыгып китәргә мәҗбүр булуына бер ай булды. Ул башта үзе чыгып китте, аннары хатыны белән сигез айлык кызын да чит илгә чыгара алды. Җырчы кайда булуын әйтми, АКШта яки Европаның берәр илендә сәяси сыену алырга тели.