Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Март
2024

Новости за 18.03.2024

Русиянең Кырымны аннексияләвенә ун ел булды

Azatliq.org 

Кырымны аннексияләүгә 10 ел тулу уңаеннан Amnesty International хокук яклау оешмасы белдерү чыгарды һәм Русия хакимиятләрен кичекмәстән Кырымда халыкара һуманитар хокукларны, кеше хокукларын бозудан туктарга чакырды.

Чит илләрдәге берничә шәһәрдә сайлауда Даванков җиңгән

Azatliq.org 

Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, Владислав Даванков Владимир Путинны Лондонда, Һаагада, Вильнюста, Копенһагенда, Варшауда, Праһада, Братиславада, Будапештта, Загребта, Мадрид һәм Барселонада, Ереванда, Иерусалимда һәм Һайфада, Подгорицада узып киткән.

Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормаш инде биш ай тикшерү изоляторында тотыла

Azatliq.org 

Аның якыннары - ире, "Настоящее время" каналы мөдире Павел Буторин һәм ике кызы узган атнада АКШ Дәүләт департаменты, Конгрессы һәм Дәүләт иминлеге шурасы вәкилләре белән очрашты.

Уфада мәхкәмә сәүдә-күңел ачу үзәгенең диварына язган иргә гаскәрне "кимсеткән" дип 45 мең сум штраф салган, ир полициянең басым ясавын әйтә

Azatliq.org 

Эш материалларыннан күренгәнчә, ул "Фирма Мир" тукталышында торган чакта "Мир" сәүдә үзәге бинасына буяу белән язган. Нәрсә дип язуы әйтелми.

Путин Навальныйның үлеменә фикер белдергәндә аны фамилиясе белән атады

Azatliq.org 

Навальныйның үлемен ул "күңелсез вакыйга" диде һәм аны чынлап та алмашу турында сөйләшүләрен әйтте. Тик Русиягә кире кайтмасын дигән шарт булган. Путин Навальныйны фамилиясе белән ул үлгәннән соң гына атады дип искәртелсә дә, аны 2013 елда, исән чагында да бер тапкыр исеме белән атаган булган.

Тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре: Путин Татарстанда — 88, Башкортстанда 90 проценттан артык тавыш җыйган

Azatliq.org 

"ОВД-Инфо" мәгълүматынча, Русия президенты өчен тавыш бирүләр вакытында Русиянең 21 шәһәрендә  йөздән артык кеше тоткарланган. Иң күп тоткарланучылар — Казанда, кимендә 28 кеше диелә. Уфада 1 кешене тоткарлаганнар, Булат Халиков бюллетень тартмасына Навальный фотосын салмакчы булган.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *