Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Azatliq.org
Март
2024

Новости за 11.03.2024

Башкортстанда курайчылар дәүләт ансамбле төзелә

Azatliq.org 

"Башинформ" мәгълүматынча, яңа коллективта 31 кеше булачак. 20 курайчыдан тыш җырчылар, биючеләр, думбыра, кыл-кубыз кебек халык коралларында уйнаучыларны чакырырга ниятлиләр. Талантлы артистларны тыңлап карап сайлап алачаклар диелә.

"Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүчеләрнең туганнары хокук яклаучылар белән элемтәгә бармый ди юристлар

Azatliq.org 

"Алар безне махсус җибәрелгән агентлар дип уйлый. Ярдәм күрсәтергә килүебезне  дәлилләү өчен күп көч куярга туры килде. Кешеләр җинаять эзәрлекләвеннән курка", ди юрист Альбина Мөдәррисова. Мәсәлән тоткарланганнан соң үлгән Рифат Даутовның гаиләсе хокук яклаучыларның ярдәменнән баш тарткан.

Казан автобусларын тавыш бирү урыны итеп көйләячәкләр

Azatliq.org 

Автобусларны "гадәттән тыш хәл килеп чыга калса" дип әзерлиләр. Казан автобусларында сайлау бүлгеләрен беренче тапкыр 2020 елда, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә тавыш биргән вакытта оештырганнар иде.

Казан егетен террорчылыкны финанслауда гаепләп тугыз елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Azatliq.org 

Мәхкәмә һәм тикшерү фикеренчә, 21 яшьлек егет 2020 елның маеннан октябренә кадәр Русиядә террорчы дип табылган һәм тыелган "Ислам дәүләте" оешмасы әгъзаларына ярдәм итү өчен Сүриягә акчалар күчергән.

Татарстан хәрби кардәшлеге Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнүче Русия каһарманы Ирек Мәгасүмовны яклап чыкты

Azatliq.org 

Мәгасүмовның яклавы аңа ачылган җинаять эшен антлы утырышчылар (присяжныйлар) карасын дип сораган, тик бу үтенеч кире кагылган. Татарстанның хәрби кардәшлек вәкилләре бу карар белән килешмәвен әйтә, тиешле оешмаларның моңа игътибар итүен сорый.

"Сәяси тоткыннарны коткарырга кирәк". Айрат Дилмөхәммәтов көрәштәшләре аны алмаштыру мәсьәләсен күтәрә

Azatliq.org 

Айрат Дилмөхәммәтовның көрәштәшләре чит ил сәясәтчеләре һәм хокук яклаучылар алдында аны һәм башка сәяси тоткыннарны алмаштыру мәсьәләсен күтәрергә ниятли.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *