Киләсе утырыш 26 мартка билгеләнгән.
Яшин үзе "минем өчен бу тамга — мәсхәрәләү", диде. "Оппозиционерларны үзләренең илләренә каршы эшләүдә, чит дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен яклауда гаеплиләр. Элек дәүләт безне халык дошманы дип игълан гына итә иде, ә хәзер оппозиция вәкилләре үзләренә үзләре тамга да салсын дип уйлап таптылар", ди ул.
Бу чыгышын ул БМО иминлек шурасы дебатларында ясады.
Кошчылык фабрикасы аерымлап сатуга йомыркаларын быел җәй чыгармакчы була. Шул ук вакытта оешма ветеринария дәүләт комитетын мәхкәмәгә биргән, 700 млн сум сорый. Башкортстанның ветеринария дәүләт комитеты рәисе Азат Җиһаншин оешмада кош кизүе чыгуын бөтен республика өчен "бәла булды" дигән иде.
"Интерфакс" һәм Mash Telegram-каналы килеп төшәр алдыннан боралак пилотлары диспетчерларга буран булуын һәм моторда проблемнар булуын җиткергән.
Буракаеваның тәбрикләмәләр ясап сата башлавы әле узган атнада гына хәбәр ителгән иде. Алардан кергән акчаларның 50 проценты Баймак эше” нигезендә тоткарланучыларның гаиләләренә ярдәмгә биреләчәк диелде.