Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2020

Новости за 04.11.2020

Түбән Каманың унөч авылында интернет эшли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Цифрлы үсеш министрлыгы Интернет үткәреләчәк торак пунктлар исемлеген раслады. Аңа республиканың 43 районыннан 755 авыл кергән. Шул исәптән Түбән Кама районының түбәндәге 13 торак пунктына да Интернет үткәреләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Алар — Ачы, Балчыклы, Болгар, Олы Аты, Борок, Кызыл Яр, Кызыл Чапчак, Колмакчы, Түбән Афанас, Түбән Чаллы, Яңа Минкә, Свердловец, Ташлык авыллары. Интернет тоташтыру «Элемтә турында» федераль закон кысаларында башкарыла. Читать дальше...

«Таба» беренче яшьләр этнофорумында грант отучылар билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). 4 ноябрь көнне Милли китапханәдә «Таба» беренче яшьләр этнофорумында милли мәдәният һәм фольклор өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителде. Иң уңышлы проект ияләре грант отты. «Таба» яшьләр этнофорумында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр милли мәдәният һәм фольклор өлкәсендәге проектларын тормышка ашырырга теләүчеләр катнашты. Этнофорум 2-5 ноябрь көннәрендә уза. 4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көнендә йөз этно-проекттан сайлап алынган унҗидесе акселератор питчинг сессиясендә катнашты. Читать дальше...

Алабуга районында үзара салым акчасына парк төзекләндерелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»).  Алабуганың Альметьево шәһәрендә быел үзара салым программасы ярдәмендә паркны төзекләндерделәр һәм сукмакларга брусчатка салдылар. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза. Авыл кешеләре трактор өчен кирәк-яраклар сатып алганнар. Моннан тыш, Ядегәр авылында зиратның бер өлешен койма белән әйләндереп алу өчен материал да алынган. Альметьево авыл җирлегендә барлык авыл халкы диярлек әлеге программада катнаша. «Алар җыелган акчага эшләнгән эшнең нәтиҗәсен күрәләр», — дип сөйли җирлек башлыгы Рәзимә Миңгалиева. Читать дальше...

Әлки районы үзәгендә бәйрәм ярминкәсе булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»).  6 ноябрьдә, Әлки районы үзәгендә — Базарлы Матак авылында зур бәйрәм ярминкәсе узачак. Бу турыда «Алькеевские вести» газетасы хәбәр итә. Ярминкәдә фермерлар сыер һәм кош ите, сөт продуктлары, яшелчә, ашлык, фураж, печән, салам сатачак. Районда яшәүчеләргә һәм кунакларга утын, кышкы кием-салым, азык-төлек һәм көнкүреш товарлары тәкъдим ителәчәк. Җәмәгать туклануы предприятиеләре кайнар чәй, шашлык һәм камыр ризыклары тәкъдим итәчәк. Җирле артистлар Халыклар бердәмлеге... Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан өйдә дәваланучыларга даруларны ноябрь уртасында бирәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда коронавирустан өйдә дәвалану өчен даруларны ноябрь уртасында даруханәләрдә бирә башлаячаклар. Хәзер республикада дару җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән килешү төзү эшләре алып барыла. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте. «Татарстан Республикасында дару җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән килешү төзү эшләре алып барыла. Читать дальше...

Танылган рәссам Рәшит Әсәдуллин вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). 63 яшендә танылган рәссам Рәшит Әсәдуллин вафат булды. Бу хакта Facebook социаль челтәрендәге аккаунтында аның хезмәттәше Рәшит Төхвәтуллин хәбәр итте. «Кайгылы хәбәр: Рәшит Әсәдуллин вафат булды. Металл буенча искиткеч талантлы рәссам, декоратив-гамәли сәнгатьнең төрле өлкәләре остасы һәм яхшы, гадел, итәгатьле, компромисссыз кеше иде», — дип язды Төхвәтуллин. Комментарийларда рәссам белән хушлашу иртәгә, 5 ноябрьдә, 13 сәгатьтә Бутлеров ур., 41нче йорт адресы буенча узачак, дип аныкладылар. Читать дальше...

Татарстан коронавирус белән авыртучылар саны аз арта торган төбәкләр арасында кала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан коронавирус белән авыртучылар саны аз арта торган Россия төбәкләре арасында кала. Бу турыда стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә. «Бер тәүлектә авыручылар саны артуы Татарстанда һәм Дагыстанда 0,5 процент кына тәшкил итә», диелгән инфекциягә каршы оператив көрәш буенча штаб хәбәрендә. Чувашстан һәм Мәскәү өлкәсендә бер көндә авыручылар 0,6 процентка арткан. Коронавирус Чечня, Свердловск өлкәсендә, Марий Эль һәм Ханты-Мансийск автономияле округларында тиз тарала... Читать дальше...

Роспотребнадзор лифттан баш тартып, баскычтан йөрергә киңәш итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Күпкатлы торак йортларда лифттан баш тартып, баскычтан җәяү йөрергә киңәш ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Барлык торак компанияләр дә объектларны дезинфекцияләргә тиеш. Без аны контрольдә тотабыз. Лифтта да башка урыннардагы кебек таләпләр куела. Читать дальше...



Яркәева: Күрше киңәше белән коронавирустан препаратларны күпләп сатып алырга кирәкми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда коронавирустан дәваланганда кулланыла торган антибиотикка, вируска каршы препаратка, кан оешмасын өчен кулланыла торган даруларга ихтыяҗ арткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте. «Коронавирустан дәваланганда кулланыла торган антибиотик, вируска каршы препарат, кан оешмасын өчен кулланыла торган даруларга ихтыяҗ арткан. Халык аларны... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасы ярының төзекләндерелә торган участогын карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасының төзекләндерелә торган участогын һәм Четаев урамындагы күп катлы торак йортларны карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, Рөстәм Миңнеханов Казансу елгасы ярын Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясеннән Ленин дамбасына кадәр карап чыкты һәм бу участокта яктырту мәсьәләләрен хәл итәргә кушты. Шулай ук ул территориянең иминлеген, яшелләндерүне һәм төзекләндерүне... Читать дальше...

Татарстан Covid-19га уздырылган тестлар саны буенча алдынгы 15 төбәк исемлегендә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстан Covid-19 инфекциясенә тестлар саны буенча алдынгы 15 төбәк исемлегенә керә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Коронавирустан тест ясату күләме буенча алдынгы 15 төбәк арасында калабыз. Бүгенгә 982,513 тест ясалган. Бүгенгә тестлаштыру 181,6 тәшкил итә. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Төрле телләрдә сөйләшүебезгә карамастан, безгә һәр халык кадерле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада төрле этнос, төрле дин һәм төрле телләрдә сөйләшүче халыклар булуына карамастан, һәр халыкның кадерле булуын әйтте. Бу хакта ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында, халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узган «Безнең йорт — Татарстан» дип исемләнгән фестивалендә сөйләде. «Безнең ил өчен бердәмлек — уртак кыйммәтләр нигезендә бер-береңә ярдәм итәргә әзер булу. Бик күп вакыйгаларны бергә кичердек... Читать дальше...

Пенсионерлар өчен онлайн акча күчерү күләмен чикләргә тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). «Куркынычсызлык өчен» иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Курдесов пенсионерлар өчен банк карталарыннан көндәлек онлайн акча күчерү күләмен чикләргә тәкъдим итте. Бу турыда RT сайтына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Оешма Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллинага хат юллаган. Анда Дмитрий Курдесов пенсионерларның еш кына телефон мошенниклары корбаны булуына игътибарны юнәлткән. Мошенниклар телефоннан сөйләшкәндә өлкән яшьтәге кешеләрдән банк карталары мәгълүматын... Читать дальше...

Россиядә узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 19 меңнән артык очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Россиядә коронавирус йоктыруның 19768 очрагы теркәлгән. Бу — яңа рекордлы сан. Бу турыда COVID-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. Бер тәүлектә теркәлгән чир йоктыручылар артуы буенча соңгы рекордлы сан (186651) ноябрьдә теркәлгән иде. Яңа очраклар барлык 85 төбәктә дә ачыкланган. Коронавирус йоктыручыларның иң күбе Мәскәүдә (5826, бер көн элек 5150 булган), Санкт-Петербург (1031), Мәскәү өлкәсе (569)... Читать дальше...

Татарстанда «Теләче» индустриаль паркы төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте «Теләче» индустриаль паркын төзергә рәсми рәвештә карар кылды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул карарны имзалады. Бу турыда документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан. «Татарстан Икътисад министрлыгының «Созидание» идарәче компаниясе» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять белән бергә Теләче районында индустриаль (сәнәгать) паркы төзү турындагы тәкъдимен кабул итәргә», диелгән документта.  Республикада индустриаль парклар һәм... Читать дальше...

Миңнеханов Татарстанда кыска вакытта даруларны электрон сатуны оештырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдә Казанда дару белән сәүдә итү буенча иң эре операторларның берсе «еАптека»  ачарга планлаштыралар. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәетгалиев урамындагы 6нчы йортта булды, анда шул үзәк урнашачак. Бу хакта Казан Кремле матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Казанда үзәкне ачу турында килешү Татарстан Республикасы Президентының Саклык банкы башлыгы белән очрашуы вакытында төзелде. Президентка хәбәр ителгәнчә, гамәлдәге мәйданнарда... Читать дальше...

Covid-19 сәбәпле, Россиядә антибиотиклар куллану артуы турында кисәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы пандемиясе башлангач Россиядә антибиотик куллану артты. Әмма вируслы инфекция вакытында аларны эчүдән файда юк. Бу турыда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч ярдәм оештыру һәм сәламәтлеккә куркыныч янау очраклары белән идарә итү департаменты директоры Инна Куликовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Кызганычка, антибиотиклар вазгыяте бик катлаулы, чөнки аларны куллану артты. Әмма коронавирус инфекциясе вакытында антибиотик куллану — ул файдасыз», — диде министрлык вәкиле. Читать дальше...

Татарстанда терлекләрне иминиятләштерү буенча юл картасы төзергә уйлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелекне иминиятләштерү буенча юл картасын эшләү белән кызыксына. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков семинарда шул хакта сөйләде. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Наил Залаков сүзләренчә, иминият барыннан да элек, эпидемия куркынычы янаган дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләре мәнфәгатьләрен кайгырту өчен кирәк. Аның сүзләренчә, баш саны... Читать дальше...

Бәйрәмнәрдә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе гражданнарны гадәти режимда кабул итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Бәйрәмнәрдә Татарстан дәүләт автоинспекциясе гражданнарны гадәти режимда кабул итәчәк. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. 4 һәм 6 ноябрьдә теркәү-имтихан тапшыру бүлекләре гадәти режимда эшләячәк. Эш режимын ЮХИДИнең рәсми сайтында һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль эчке эшләр органнары сайтында белергә мөмкин. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә кабул ителәчәк. Республика Дәүләт автоинспекциясендә гражданнарны кабул итү... Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясен йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Авыруның берсе читтән кайткан, 46 очракта коронавирус йоктырган кешеләр белән элемтәдә булучылар авырган. 11 кеше хастаханәдә, 36 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән хәбәрдә.  Иң күп авыручылар (23 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә. Бүгенгә республикада Covid-19 инфекциясенең 8596 очрагы теркәлгән. Читать дальше...

Россия белгече COVID-19 белән авыручылар кимүен фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән авыручылар саны язга узган җәйдәге күрсәткечләргә кадәр төшәргә мөмкин. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең фәнни-тикшеренү институтының эпидемиология үзәге директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясенең әгъзасы Александр Гореловка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Без коронавирус белән авыручылар саны язга узган җәйдәге күрсәткечләргә кадәр төшәргә тиеш дип өметләнәбез», — диде Горелов. Читать дальше...

Самара татарлары, «Туган тел» җитәкчесенең әтисе вафаты сәбәпле, кайгы уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Самара татарлары, «Туган тел» оешмасы җитәкчесенең әтисе Гомәр Шәкүров вафаты сәбәпле, кайгы уртаклаша. Бу хакта "Самара татарлары" иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Бүген, 4 ноябрьдә, озак авырудан соң Гомәр Закир улы Шәкүров вафат булды. Мәрхүмнең балаларының — Самара өлкәсе дерматовенерология диспансеры җитәкчесе Илдар әфәнде, өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, Самара дәүләт социаль-педагогик университетының икътисад кафедрасы профессоры Ильяс әфәнде Шәкүровларның... Читать дальше...

Томан төшү сәбәпле, Казан аэропортында берничә рейсны кичектергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Казан аэропортында берничә рейсны кичектергәннәр. Бу турыда аэропортның сайтындагы онлайн-таблодан күренә. Агентлыкка билгеле булганча, рейслар тоткарлануга һава шартлары сәбәп булган. Бүген Татарстан башкаласында томан төшкән. Шулай итеп, 10.05 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, җиде рейс тоткарланган. Аларның икесе — Мәскәү һәм Анталья рейслары самолетлары очкан инде. Екатеринбург рейсы ярты сәгатькә тоткарланган, ул 10.10 сәгатьтә очарга тиеш. Ташкентка... Читать дальше...

Васил Шәйхразиев: Төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслык дәвамлы булсын!

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады. Котлау мөрәҗәгате Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте сайтына урнаштырылган. «Кадерле милләттәшләр, хөрмәтле дуслар! Барыгызны да Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм. Бүгенге көндә Татарстаныбызда... Читать дальше...

Мишустин: Ватанга мәхәббәт һәм үзара ярдәм - җәмгыятебезнең төп кыйммәтләре

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). 4 ноябрь — россиялеләргә 1612 елгы вакыйгалар турында искә төшереп торучы мөһим тарихи дата. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәбрикләде. «Безнең күпмилләтле халкыбыз бердәмлек һәм гражданлык теләктәшлеге белән Ватаныбызның бөтенлеген һәм бәйсезлеген саклап калды», — дигән Михаил Мишустин. Бүген дә Ватанга мәхәббәт, татулык һәм үзара ярдәмнең җәмгыятебезнең төп кыйммәтләре булуын әйткән ул. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *