Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2020

Новости за 29.11.2020

Яңа Тура бистәсендә яңа мәчет барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Яшел Үзән» , Рүзия Дәүләтшина). Яшел Үзән районының Яңа Тура бистәсендә яңа мәчет төзелә. Бу хакта район газетасы яза. Әлеге торак пунктта иман йортын күптән сорыйлар инде, чөнки биредә яшәүчеләр һәм алар арасында дин тотучылар арта бара. Бистә зурая, өйләр төзелә, балалар туа, ә ислам кануннары буенча никах, исем кушу, соңгы юлга озату йолаларын башкарыр урын юк, диелә хәбәрдә. «Халык якындагы мәчетләргә мөрәҗәгать итә, ә хәзрәтләр барысын да үтәргә өлгерми, аларның торак пунктларында да халык күп. Читать дальше...

Кукмара укучыларын борынгы интеллектуаль уен белән таныштырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 29 ноябр, «Татар-информ», «Хезмәт даны» ). Кукмараның «Галактика» балалар иҗат йортында республиканың Го логик өстәл уены буенча белем бирү дисциплинасы вәкилләре белән очрашу узды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. Кешелек тарихында иң борынгы уеннарның берсе саналган Го уены — Кытайда инде өч мең елдан артык билгеле икән. Россиядә ул 1975-1976 елларда үсеш ала. «Кукмара — без булган икенче район. Максатыбыз — Татарстан Республикасында Го уенын тарату. Чөнки пандемия вакытында балаларның спорт белән шөгыльләнүләре аеруча мөһим... Читать дальше...

Найджел Доус керткән өч алка «Ак Барс»ка җиңәргә ярдәм итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» һәм Череповецк шәһәреннән килгән «Северсталь» командалары көч сынашты. Уен 5:2 исәбе белән «Ак Барс» файдасына тәмамланды. Әлеге матчта бозга «Ак Барс» составында бер айлык тәнәфестән соң сакчы Альберт Яруллин чыкты, ул, җәрәхәт алу сәбәпле, 23 октябрьдән бирле уеннарда катнашмаган иде. Беренче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров исәпне ачты (1:0). Берничә секунд үтүгә... Читать дальше...

Чирмешән районының китап сөючеләрен Казанда бүләкләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» һәм XIII дөньякүләм «Әдәби марафон» китап укучылар проектында Чирмешән районыннан да катнашучылар булган, аларның тугызы финалга узган. Бу хакта район газетасы яза. Бу бәйгедә катнашучылар географиясе тагын да киңәйгән, анда Россия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән дә татар әдәбияты белән кызыксынучылар катнашкан. Финалистларны Казан шәһәрендә, «Пирамида» күңел ачу үзәгендә бүләкләгәннәр. Читать дальше...

Ижевскидан Татарстанга балыкка килгән абыйлы-энеле туганнарның берсе батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ижевск шәһәреннән килгән бертуган ике балыкчы Татарстанда боз астына төшеп киткән, берсе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га агентлыкның үз хәбәрчесе фаҗига урыныннан хәбәр итте. Ике бертуган Ижевка авылы тирәсендә Түбән Кама сусаклагычына балык тотарга барган. Алар икесе дә боз астына төшеп киткән. Ижевскида яшәүче 45 яшьлек ир-атны фаҗиганең шаһитлары коткарган, аның туганы батып үлгән. Икенче балыкчының мәетен 6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре су төбеннән алып чыккан.

Белгеч авыру билгеләре сизелмәгән очракта үпкәнең зарарлануын ачыклау алымын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Мәскәү дәүләт университетының вирусология кафедрасы профессоры, биология фәннәре докторы, галим Алексей Аграновский әйтүенчә, коронавирус симптомсыз узган вакытта үпкәнең зарарлану дәрҗәсен ачыклауның бердәнбер алымы — компьютер томографиясе үткәрү. Бу хакта «Известия» газетасы яза. Галим сүзләренчә, авыру җиңелчә һәм симптомсыз формада узган вакытта пациентны хастаханәгә озату таләп ителми. Сеченов университетының Медицина паразитологиясе, тропик... Читать дальше...

Татарстанда томан төшәчәк һәм юлларда бозлавык булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Ноябрьнең соңгы көнендә Татарстан территориясендә янә томан һәм бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Һава торышы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә бозылырга мөмкин. «2020 елның 30 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә», — диелә синоптиклар хәбәрендә.

Пензада «Тургай» фольклор бәйгесенең киләсе этабына чакырылучылар исемлеге билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 27 ноябрьдә Пенза татарлары «Тургай-2020» өлкә балалар фольклор бәйгесенең читтән торып үткәрелгән сайлап алу этабына нәтиҗәләр ясады. Бу хакта «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы сайтында хәбәр итә. Бәйгенең киләсе этабына чакырылучы 34 исем арасында Яшел Үзәннән Зәлинә Хәйруллина, «Татарстан егетләре» төркеме, Казаннан Эмилия Галимҗанова да бар. «Тургай» балалар фольклор бәйгесенең көндезге этабы 6 декабрьдә Михаил Лермонтов исемендәге Пенза өлкә китапханәсендә була. Читать дальше...



«Яшь талантлар» театрлар бәйгесендә катнашкан пьесаларның электрон җыентыгы чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы «Яшь талантлар» Үзешчән театр коллективлары өчен пьесалар бәйгесенә нәтиҗә ясады. Бәйгедә катнашкан яшь язучыларның әсәрләрен туплап электрон җыентык чыгарганнар. Бу хакта «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чара социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленгән субсидия хисабына үткәргәннәр. Читать дальше...

Самарада татарларның кунакчыллыгына багышланган квест-концерт була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә Самара Мәдәният йортында (9 Май урамы, 16) Татар мәдәнияте көненә багышланган «Самара — киң күңелле күршеләр шәһәре. Татарча кунакчыллык» дип аталган квест-концерт узачак. Бу хакта « Самар татарлары » сайты хәбәр итә. «Чарада тамашачыларны борынгы традицияләргә, искиткеч йолаларга, сокландыргыч кухняга, күңелгә үтеп керә торган җырларга һәм дәртле биюләргә бай кызыклы мәдәният белән танышу көтә», диелә бу хәбәрдә. Шулай ук Әнәс Мингалиевның фотокүргәзмәсе эшләячәк. Читать дальше...

Казан үзәгендә пассажирлар утырган автобуска ут капкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Казан үзәгендә Тукай һәм Әхтәмов урамнары чатында пассажир автобусы яна башлаган. Аны сүндергән мизгелләрне шаһитлар видеога төшереп алган. Әлеге олик социаль челтәрләрдә чыкты. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән агентлыкка хәбәр итүләренчә, янгын чыккан вакытта 68нче маршрут автобусында пассажирлар булган, аларның барысы да салоннан чыгып өлгергән, беркем дә зыян күрмәгән. Янгын автобус йөртүче кабинасы ягында чыккан... Читать дальше...

Владимир шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре «Бәхет» үзәгенең 20 еллыгына багышлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Быел Владимир шәһәрендә «Татар мәдәнияте көннәре» IX фестивале «Бәхет» Татар милли-мәдәни үзәгенең 20 еллыгына багышлана. «Мирас» иҗат студиясе һәм Татарстанның Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле 28 ноябрьдә Мәдәният йортында бәйрәм концерты күрсәтә. Бу хакта Владимир өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. Фестиваль ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза. Биредә күргәзмә эшләячәк, чәй табынында татар халкының милли ризыкларыннан авыз итеп булачак. Читать дальше...

Төнлә Казанда борынгы йорт янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Төнлә Казан үзәгендә борынгы йорт янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 28 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә 112 бердәм номерына Каюм Насыйри урамында урнашкан агач йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Бу вакытта өйдә беркем дә булмаган. Адрес буенча килгән коткаручылар ике яктан (беренче катта ишекне ачып һәм чормада урамнан баскыч куеп) янгынны сүндерергә керешкән. Читать дальше...

Психолог смартфонга бәйлелектән котылу ысулын өйрәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Психолог Дмитрий Синарев телефонга бәйлелек турында сөйләгән. Кеше гаджетны бер дә кулыннан төшермәсә, яки аны гел игътибар үзәгендә тотарга тырышса, телефонга бәйлелек була. Хәтта сөйләшкән вакытта да ул, мөһим әйберне күз уңыннан ычкындырудан куркып, экранга карый. Аның игътибарын әңгәмәгә җәлеп итү җиңел түгел, әмма мөмкин. Психолог «Прайм» агентлыгына шул хакта сөйләгән. «Кешенең үз смартфоны белән „аралашуы“ — аңның үзгәргән халәтенең бер төре. Кешенең чынбарлыкка кире кайтаруның иң мөһим алымы ... Читать дальше...

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Әниләр көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Әниләр көне белән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте. «Бу дөньяда әни булу һәм әниле булу — иң зур байлык. Кадерле әниләр, сезне чын күңелдән шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Гомерләрегез бәхетле үтсен, тормышларыгыз кадер-хөрмәткә уралсын, балаларыгызның игелеген күреп муллыкта, бәрәкәттә яшәгез», — ди Васил Шәйхразиев. Ул әни кеше ... Читать дальше...

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 1948 елгы ир-атны хастаханәгә «яңа коронавирус инфекциясе» диагнозы белән китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәю фонында аның хәле тагын да начарайган. 1927 елгы хатын-кызны «пневмония» диагнозы белән хастаханәгә озатканнар. Ул җитди хроник авырулардан интеккән. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган. Читать дальше...

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 87 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары бу авыруны башка авырулар белән аралашканнан соң йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 73 кеше өендә дәвалана. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (35 кеше) аралыгында ачыкланган. 18 пациент — 60-70, унбере — 50-60, унысы — 18-30, тугызы 70-80 яшьтәгеләр. Читать дальше...

Екатеринбургта «Уйнагыз, гармуннар!» төбәкара бәйгесен онлайн оештыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Екатеринбургта яшәүчеләрне милли уен коралларында уйнаучыларның «Уйнагыз, гармуннар!» төбәкара онлайн-бәйгесенә чакыралар. Бәйгедә һәвәскәр инструменталь коллективлар һәм аерым башкаручылар (баянчылар, гармунчылар, курайчылар, кубызда уйнаучылар һ.б.) катнаша ала. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Онлайн-бәйге 12 декабрьдән башлап «Свердловск дәүләт өлкә Халык иҗаты сарае» дәүләт автономияле мәдәният... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Әниләр бәйрәме белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әниләрне халыкара бәйрәм белән котлады. Ул ннстаграм социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә видео урнаштырган. Видеода аның гаилә архивында саклана торган фотолар сурәтләнгән. «Бүген Әниләр көне. Әйдәгез, иң кадерле кешене кочагыбызга алыйк. Җәннәт - әниләрнең аяк астында!» - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Мәскәүдә «Хәрәкәт» яшьләр проекты һәм «Чикләвек» уены Татарстан Хөкүмәте грантын отты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Яшьләр советының ике проекты ТР Хөкүмәте грантын отты. «Хәрәкәт» яшьләр проекты һәм «Чикләвек» уены Россия төбәкләрендәге иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Хөкүмәте грантларына дәгъва кылучылар конкурсында барлыгы 41 иҗтимагый оешма катнашкан. Читать дальше...

Мәскәү өлкәсендә яшәүче Суфия Фәхретдинованы 100 яшьлек юбилее белән котладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Суфия Фәхретдинова 10 ноябрьдә үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән. 100 яшьлек әби кызының гаиләсе белән Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә яши. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Әбине юбилее белән ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән Вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм вәкиллек хезмәткәрләре котлады. Эмиль Фәйзуллин... Читать дальше...

Киләсе елга пенсионерларның өстәмә керемен тикшерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Хөкүмәт пенсионерларның өстәмә керемен, «төньяк» өчен өстәмә түләү алучыларның исә яшәү урыннарын да тикшерергә ниятли. Шулай ук башка илләрдә яшәп Россия пенсиясен алучы пенсионерларны да тикшерәчәкләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты «Кеше капиталын үстерү» Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сүзләренчә, тикшерүләр пенсия системасының торышына уңай йогынты ясарга тиеш. Читать дальше...

Мәрхүм шагыйрь Нияз Акмал турында: Һәр сүзе, һәр фикере шигъри иде - «Сөембикә»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Сөембикә» , Фәния Сәетгәрәева). Нияз Акмал сүзләренә Фәрит Хатыйпов көй язган бу җыр Нәфкать Нигъмәтуллин башкаруында Башкортстан радиосыннан еш яңгырый. Һәм ул мине ерак яшьлегемә — Казанда укып йөргән елларыма чакыра… Мин җырга буйсынып, яшьлегемә кайтам… Икәү бергә йөргән сукмакларда Яфрак күмде безнең эзләрне, Яфракларның төсе үзгәрмәде, Яфракларның төсе үзгәрмәде, Синнән башка көзләр үзгәрде.  …Университетка укырга керүчеләрне студентлыкка кабул итү кичәсе үткәрү матур гадәткә әйләнгән иде. Читать дальше...

Үзбәкстанның Нәвои өлкәсендә «Нур» Татар-башкорт мәдәни үзәгенең үз бинасы ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 24 ноябрьдә Үзбәкстанның Нәвои өлкәсенең «Дәүләтнеке һәм коммерцияле булмаган оешмаларның дуслык йортлары» ачылды. Аны кыскача «Дуслык йорты» дип йөртәләр. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Капиталь ремонт ясалган бинада корея, рус, казах, татар-башкорт, азәрбайҗан, каракалпак һәм төрекмән милли-мәдәни үзәкләре, кызыл ярымай җәмгыяте, шулай ук утыздан артык дәүләтнеке һәм коммерцияле булмаган оешмалар урнашкан. Нәвои өлкәсе... Читать дальше...

Татарстанда боз астына төшеп киткән өч балыкчының берсе генә исән калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда өч балыкчы мотовездеходта барган чакта боз астына төшеп киткән, ир-атларның берсен генә коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 15.44 сәгатьтә 112 бердәм номерына Чистай һәм Түбән Кама районнары чигендә - Каратаевка авылы янында Чишмә елгасында өч ир-атның боз астына төшеп китүе хакында хәбәр килгән. Урынга һава мендәрендә йөри торган көймәгә... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *