Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2020

Новости за 13.11.2020

Актаныш районында яшәүче Гөлбүләк Димиева 100 яшьлеген билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 13 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов районда яшәүче алты йөзьяшәрнең берсе Гөлбүләк Димиева Россия Президенты В.Путинның котлау хатын тапшырды. Үз исеменнән әбекәйне тәбрикләп, ун мең сум күләмендә акчалата бүләгендә бирде. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә. «Энгель улым, син бит мине яңа өйле иттең, өемне котларга да килдең, рәхмәт сиңа», — дип Гөлбүләк апа район башлыгының аркасыннан сөйде. Әйе, Гөлбүләк... Читать дальше...

Чирмешәндә күл буе паркы төзекләндерелә

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 13 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадыйр Гомәров). Чирмешәндәге күл буе паркында төзекләндерү, төзелеш эшләре дәвам итә. Бу эшләр республика бюджетыннан финанслана. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Хәзер күл буенда яңа брусчаткадан эшләнгән тротуардан йөрергә, балалар уен мәйданчыгында ял итәргә, тирә-юньдәге матурлык белән хозурланырга мөмкин. Яр буенда да үзгәреш бар — «Мин яратам сине, Чирмешән!» сүзен (яратам сүзе — йөрәк рәвешендә) ике телдә кабат, яңа, каты, зур ташлар кулланып язганнар. Читать дальше...

Илһам Вәлиев: Безнең алда Илһам Шакировның эшчәнлеген дәвам итү бурычы тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев халык җырчысы Илһам Шакировның эшчәнлеге дәвам ителергә тиеш дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Илһамнан-Илһамга» концерты уңаеннан оештырылган очрашу вакытында сөйләде. «Без, хәзерге җырчылар, Илһам Шакировның дәвамчысы булырга тиешбез дип саныйм. Халык дөрес аңласын иде: концертта Илһам Шакировны кабатлап, аны уздырырга җыенмыйбыз. Аның җырларын киләчәк буынга җиткерергә телибез. Читать дальше...

Казанда Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен 320 млн сумлык биналар комплексы төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен 320 миллион сумга якын биналар комплексы төзергә планлаштыралар. Эшләрне киләсе елның май аена башкарырга ниятлиләр. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. «Казанда Зур Урам урамында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының административ-тикшеренү биналары комплексын төзү. Дәүләт килүшүенең башлангыч (максималь) бәясе 319 828 762 сум», диелгән документларда. Читать дальше...

Татарстанда инвалидларның хокукларын яклау буенча кайнар линия эшли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 16 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр инвалидлар декадасы алдыннан Татарстанда инвалидлыгы булган кешеләрнең, шул исәптән инвалид балаларның хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен кайнар линия оештырылачак. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. +7(843)557-21-25 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Эш көннәрендә шалтыратулар 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (12.00дән 13.00гә кадәр тәнәфес) кабул ителә... Читать дальше...

Татарстанда бозлавык һәм -12 градуска кадәр салкын көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 13 ноябрьдә кич һәм төнлә, 14 ноябрьдә иртән Татарстан юлларында бозлавык хасил булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Шимбә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә бераз кар яварга мөмкин. Көндез һава температурасы -2…-7 градус, ә төнлә -12 градуска кадәр көтелә. «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, якындагы ялларда төньяктан антициклон килү сәбәпле, Татарстан башкаласында сизелерлек суытачак.

Табиб коронавирус белән авыручылар санының артудан туктавын фаразлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Әлегә популяцион иммунитет булмыйча, коронавирус белән авыручылар саны кимемәячәк. Бу турыда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының клиника директоры, табиб-уролог Армаис Камалов сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Популяцион иммунитет булмыйча, ә бу халыкның 60-65 проценты авырмыйча, коронавирус йоктыручылар кимемәячәк», — диде Армаис Камалов. Хәзер Россиядә пандемия вазгыяте дәвам итә. Кешеләр озак вакыт карантинда һәм үзизоляциядә булды. Читать дальше...

«Әманәте булмаган кеше иманлы булмас» — «Шәһри Казан» газетасы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» ). Бер сәбәпсезгә очрашырга тиешле кеше янына бармасаң, әманәтне сакламадың дигән сүз Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с)нең бер хәдисендә: «Әманәте булмаган кешенең иманы юк, ә килешүне үтәмәгән кешенең дине юк», — дигән. Нәрсә ул әманәт? Аны ничек сакларга кирәк? Әлеге сораулар белән без  «Туган авылым» мәчете имам хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин га мөрәҗәгать иттек. — Әманәт сүзе хакларны үтәү, саклау дигәнне аңлата. Кеше өстенә нәрсә йөкләтелгән, ул аларны үтәргә тиеш. Читать дальше...



Казанда мәчене вәхшиләрчә үтергән ир-атны колониягә җибәрделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда мәчене вәхшиләрчә үтергән ир-атны колониягә җибәрделәр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Узган елның декабрендә ир-ат таныш хатын-кызның фатирында булган. Ул хуҗабикәнең мәчесен суйган, аны берничә тапкыр стенага атып бәргән. Мәче үлгән. Ир-ат исерткеч эчемлек кулланган булган. Судта ир-ат үз гаебен өлешчә таныган. Аны 1,5 елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр, әмма ир-ат суд карары белән килешмәгән һәм апелляциягә биргән. Читать дальше...

Саратовта Коръән укучылар өчен V Бөтенроссия конкурсы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 20 декабрьдә Саратовта Коръән укучылар өчен «Тере традиция» V Бөтенроссия конкурсы була. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгене Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге оештыра. Конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән Коръәнне белүчеләр катнаша. Алар ике номинациядә (Коръәнне яттан тулысынча укучылар өчен «Хафиз» һәм күрми торган конкурсантлар өчен «Коръәннең соңгы 5 бүлеген уку») сынашачак. Читать дальше...

Хәлил Шәйхетдинов: грек-рим көрәше – үзеңне күрсәтү мөмкинлеге

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Казанда Бөтенроссия грек-рим көрәше турнирын үткәрүне шәрехләде. «Бу көрәшчеләр өчен үзеңне күрсәтү мөмкинлеге. Бирегә бөтен Россиядән көчле спортчылар килде. Биредә һәрвакыт грек-рим көрәшенең яңа йолдызы барлыкка килергә мөмкин. Бу тагын да зуррак ярышларга әзерлектә ярдәм итәргә мөмкин», — диде Хәлил Шәйхетдинов. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары пандемия шартларында ярышларны... Читать дальше...

Казан Кремлендә төрек дизайнерлары теккән Сөембикә ханбикә костюмын күрергә була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүген Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында төрек дизайнерлары теккән Сөембикә ханбикә костюмы урын алды. Сөембикә киеме «Кафтан. Хәзерге төрек дизайнерлары күзлегеннән Госманлы империясе костюмнары» күргәзмәсе ачылышында тәкъдим ителде. Күргәзмәне Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Эрикан ачты. «Анталиянең Олгунлашма институты галимнәре тарихи чыганакларга таянып, Сөембикә ханбикәнең тормышын өйрәнгәннән соң, аның костюмын тегәргә ниятләделәр. Читать дальше...

Татарстанда юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанда йөк машинасы белән бәрелешкән җиңел машинаның йөртүчесе имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләде. Бүген иртән Чаллы янында «Лада Гранта» йөртүчесе төп юлдан хәрәкәт итүче «КАМАЗ» машинасына юл бирмәгән. Бәрелешүдән соң, «Лада» юл кырыена төшеп киткән. Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе имгәнгән, аны Чаллы хастаханәсенә китергәннәр. «Лада Гранта» йөртүчесе төп юлдан килгән «КАМАЗ» автомобиленә юл бирмәү сәбәпле... Читать дальше...

Петербургта Dairafest Шәрык сәнгате фестивалендә Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Dairafest Шәрык сәнгате фестивалендә Сәидә Мөхәммәтҗанова да чыгыш ясаячак. Ул җырчы Денис Кучеров ансамбленә кушылып җырлаячак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин хәбәр итә. Шәһәрнең Капелла, Таврия бакчасы оранжереясе, Дин тарихы музееның билгеле мәйданчыкларында концерт, лекция, дискуссия узачак. Алар кунакларны Шәрык мәдәнияте белән таныштырачак. Фестивальне «Әл-Макам»... Читать дальше...

Путин Татарстанның «Бизнес на доверии» проектына ярдәм итәргә вәгъдә итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «Бизнес на доверии» проекты идеясен уңай бәяләде, ул намуслы эшмәкәрләр өчен тикшерүләр санын киметүне күздә тота. «Сильные идеи для нового времени» форумында эксперимент үткәрү инициативасы белән « Проверенный бизнес » интернет-ресурсының төбәк программалары җитәкчесе Альбина Газизуллина чыгыш ясады. «Чынлыкта сез яңа норматив документларны гамәли тормышка кертү белән шөгыльләнәсез һәм шөгыльләнәчәксез. Әлбәттә, без сезгә ярдәм итәрбез. Читать дальше...

Казан мәктәбе директорын укучыларның ата-аналарыннан ришвәт алуда гаеплиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан мәктәбе директорын укучыларның ата-аналарыннан ришвәт алуда гаеплиләр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Тикшерү мәгълүматы буенча, агымдагы елның июлендә Казанда 53 яшьлек мәктәп директоры укучыларның ата-аналарыннан балаларын бу мәктәпкә беренче сыйныфка алу өчен ришвәт алган. Ришвәт күләме төрлечә — 10 мең сумнан 25 мең сумга кадәр булган. Хатын-кыз үз гаебен таныган, аның эшен Совет районы судына җибәргәннәр. Читать дальше...

Казанда өчпочмак сурәтләнгән яңа граффити барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның Совет районында Фучик урамында гадәти булмаган граффити барлыкка килде. «Чишмәле» скверы янында Валентин Серовның «Девочка с персиками» танылган картинасының герое сурәтләнгән булган. Тик аның каршындагы җиләк-җимеш урынына өчпочмаклар ята. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Әлеге граффитиның авторы — SlyDog буларак билгеле булган Казан рәссамы Азат Алиев. «Без өч сәгать дәвамында эшләдек. Юмористик картина Казан... Читать дальше...

Владимир Путин: 2025 елга эшкә урнаштырылган инвалидлар өлеше ике тапкыр артырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 2025 елга Россиядә эшкә урнаштырылган инвалидлар өлеше ике тапкыр артырга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин «Сильные идеи для нового времени» форумында шул хакта сөйләде. Бу турыда «Известия» хәбәр итә. Дәүләт башлыгы сөйләвенчә, бүгенгә сәламәтлекләре буенча чикле кешеләрнең 25 процентка якыны эшли. «Инвалидлар арасында мәшгуль кешеләр санын ике тапкыр арттырырга һәм 51 процентка җиткерергә планлаштырабыз», — дип билгеләп үтте Путин. Россия Премьер-министры... Читать дальше...

Казанда ир-ат этне кыйнаган видео буенча полиция тикшерү башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда ир-ат этне кыйнаган видео чыккач, полиция тикшерү башлады. Видео социаль челтәрләрдә чыкты. Кичә «ВКонтакте» төркемнәрендә куелган видеода Минск урамындагы йорт ишегалдында ир-ат этенә тибә һәм тотып ата. Видео авторы этне хуҗасы кыйный дигән фикергә килгән, чөнки кешенең мәрхәмәтсезлегенә карамастан ул качып китмәгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә агентлыкка белдерүләренчә, бу видео чыккач та полиция тикшерү башлаган, ир-атның шәхесен ачыклыйлар.

Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар. Хәзер салкын вакытта укучылар дәресләргә ачык төстә булмаган джемпер, свитер һәм пуловер киеп килә ала. Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Моннан тыш, укучылар шакмаклы һәм буйлы киемнәр кия ала. Укучылар киемнәренең фасоны һәм төсе хәзер мәгариф оешмасының норматив актлары буенча көйләнәчәк, диелгән карар текстында.

Казанда 170 койка-урынга исәпләнгән медицина реабилитация үзәге төзү планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында 170 койка-урынга исәпләнгән медицина реабилитация үзәге төзергә планлаштыралар. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 700 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Медицина үзәгендә 170 койка-урынга исәпләнгән тәүлек буе эшли торган стационар, 45 койка-урынга исәпләнгән көндезге стационар, шулай ук елына 10 мең кеше кабул итүгә исәпләнгән поликлиника урнашачак. Үзәкнең... Читать дальше...

Сабада Шамил Бариевны искә алу кичәсе узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 14 ноябрь Саба мәдәният йортында ТАССРның атказанган артисты Шамил Бариев истәлегенә багышланган кичә узачак. Бу хакта Инстаграм аккаунтында аның кызы Айгөл Бариева хәбәр итә. «14 ноябрьдә Саба мәдәният йортында әтиемә багышлап кичә булса, 15 ноябрьдә аның авылында, Явлаштауда үземнең „Бул гына“ дип исемләнгән концертымны да бирәчәкмен», — дип яза Айгөл. Кичәне «Татар-информ» агентлыгы онлайн күрсәтәчәк. Чара сәгать 17.00дә башлана. Карау өчен сылтама — Шамил Бариевны искә алу кичәсе . Читать дальше...

Потенциаль керемгә салым алымын гамәлдән чыгару 2 млн шәхси эшмәкәргә кагылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Потенциаль керемгә бердәм салымның (ЕНВД) гамәлдә булуын туктату киләсе елда 223 мең эшмәкәргә һәм 2 млн тирәсе шәхси эшмәкәргә кагылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары Айрат Фәррахов хәбәр итте.  «Киләсе елда ЕНВД үз эшчәнлеген туктата. Бу 223 мең предприятие һәм оешмага һәм бөтен ил буенча 2 млн шәхси эшмәкәргә кагылырга мөмкин»... Читать дальше...

«Безнең заман» фестиваленең яңа сезоны башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасында «Наше время — Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең яңа сезоны башлана. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Инстаграмдагы рәсми аккаунтына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Фестивальдә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр эшче яшьләр катнаша. Беренче зональ этап Әлмәттә, 13-14 ноябрьдә узачак. Бөтен санитар-эпидемиологик таләпләр үтәләчәк. Быелгы «Наше время — Безнең заман»... Читать дальше...

Татарстан белгечләре битлек киюгә каршы күрсәтмәләр юклыгын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Битлек киюгә каршы күрсәтмәләр юк, ул зыянлы түгел. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде. «Бронхология патологиясе булган пациентлар бар, аларга сулыш алу авыр. Ул вакытта битлекнең зыяны бармы икәнлеген уйладык. Юк, битлекләр сәламәтлеккә зыян китерми — битлекләр авырмас өчен дә, вирус таратмас өчен дә нәтиҗәле ысул булып тора», - диде спикер. Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *