Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2020

Новости за 05.11.2020

Әлки районы сәхнәсендә төрле милләт вәкилләре очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 5 ноябрь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Бүген, 5 ноябрьдә, район мәдәният йортында яшьләр өчен Татарстан Конституциясе көненә багышланган эчтәлекле һәм күңелле чара булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә Сәхнәдә Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясы тарафыннан әзерләнгән театрләштерелгән күренеш булды. Анда республикабызда төрле милләт кешеләренең дус-тату яшәве сәхнә осталары тарафыннан үтемле һәм матур итеп күрсәтелде. Чарада һәр милләт халкының гореф-гадәтләре, йолалары, традицияләре бәян ителде. Читать дальше...

Түбән Камада «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу этабы башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 5 — 16 ноябрь көннәрендә «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу этабын уздыра. Конкурста 3 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк барлык теләүчеләр катнаша ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Конкурс «Җәлил татар телендә», «Җәлил рус телендә», «Җәлил дөнья халыклары телендә» (татар теленнән тыш), «Фронтовик язучылар татар телендә», «Фронтовик язучылар рус телендә», «Фронтовик язучыларның әсәрләрен күмәк башкару»... Читать дальше...

Самара өлкәсендә Роберт Миңнуллинга багышланган бәйге җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе һәм «Татар-Дуслык» сайты икенче тапкыр уздырган «Шигърият дөньясында» дигән бәйгенең җиңүчеләре билгеле. Быелгы бәйге Татарстанның танылган шагыйре Роберт Миңнуллинның якты истәлегенә һәм аның бай иҗатына багышланган иде. Бу турыда «Татар-Дуслык» сайты хәбәр итте. Бәйгегә барлыгы 83 эш кабул ителгән. Катнашучыларның күбесе — Самараның «Яктылык» татар һәм Камышлы районы мәктәпләре укучылары. Читать дальше...

Конституция көнендә Казан халкына Татарстан әләме төсләрендәге тасма таратачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, Татарстан Конституциясе көнендә, Казан халкы республика триколоры төсләрендәге тасмалар ала алачак. Моннан тыш, Казан телевидение манарасы Татарстан әләме төсләрендә яктыртылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Триколор шулай ук цирк бинасында һәм „Ак Барс Арена“ стадионы медиафасадында барлыкка киләчәк», — дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитетында. Тасма тарату акциясе сәгать 11.00-13.00 сәгатьтләрдә Горький исемендәге паркта һәм Бауман урамында узачак. Читать дальше...

Covid-19 белән авыручыларга йорт хайваннарына якын килми торырга киңәш иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус йоктырган кешеләргә йорт хайваннары белән элемтәләрне чикләүне үтенәләр. Мәчеләр һәм этләр дә авырырга мөмкин, шуңа күрә аларны караганда санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Бу хакта Смородинцев исемендәге грипп фәнни-тикшеренү институты директоры вазифаларын башкаручы Дмитрий Лиозновка сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Эксперт сүзләренчә, песиләр һәм этләр коронавирусны симптомсыз яки җиңел формада кичерә. Әгәр авырган кешедә, әйтик, попугай бар икән... Читать дальше...

«Әпипә» кинокомедиясе татар шоу-бизнесы йолдызларын кино форматында тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әпипә» беренче татар музыкаль комедиясенең төп тамашачысы шоу-бизнес җырчыларына йөри торган тамашачы булыр дип уйлый әлеге фильмның авторлары. Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә журналистларга сөйләделәр. «Әлеге фильмда төшкән җырчыларның концертларына йөри торган тамашачыны кинотеатрларга китерә алсак, миңа калса, бу уңыш булачак. Бер үк җырчының концертларына кат-кат йөргән тамашачы бар. Хәзер кеше концертлардан... Читать дальше...

Казанда терлекләргә ашату өчен кабак җыялар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Казанлылар артык калган кабакларны терлек азыгына тапшыра ала. Яшелчәләр чиста, күгәрексез һәм чери башламаган булырга тиеш. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Кабак авыл хуҗалыгы хайваннары өчен файдалы, чөнки анда витаминнар һәм каротин бар. Соңгысы үсүгә ярдәм итә һәм антиоксидант үзлекләргә ия. Ә кабак төшләре паразитлардан профилактикалауда ярдәм итә. Яшелчәләрне Гадел Кутуй урамы, 160а адресы буенча эш көннәрендә 8.30-17.30 сәгатьләрдә... Читать дальше...

Лилия Галимова Татарстан халкын даруларны күпләп сатып алып куюдан туктарга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Татарстан халкын дару препаратларын запас итеп сатып алудан туктарга чакырды. Бу хакта ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган атналык брифингта әйтте. «Кызганыч, кешеләр авырып китә калсак дарулар булмас дип куркып, запас препаратлар сатып алу ажиотажы тудыра. Сатып алучыларның мондый агымы кайбер даруханәләрдә препаратларның бер өлеше, чыннан да, бетүенә китергән», — дип искәртте Галимова. Читать дальше...



Татарстанда томан һәм яңгыр көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә яңгыр һәм томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә. «Болытлы һава булачак. Вакыт-вакыт явым-төшем көтелә, нигездә, яңгыр рәвешендә», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. Кайбер районнарда төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә. Төнлә температура 0 градустан түбән төшмәячәк. Алдан фаразлаулар буенча, һава температурасы +5 градуска кадәр булачак. Көндез 2-7 градус җылы булыр дип көтелә.

Оперштаб һәм даруханә вәкилләре дарулар белән тәэмин итү турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда коронавируска каршы көрәшү буенча оператив штаб вәкилләре республиканың дәүләт һәм шәхси даруханәләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуның төп темасы — даруханәләрдә даруларның булуы. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Очрашуда Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек (Роспотребнадзор)... Читать дальше...

Уфада Яшьләр һәм Опера театрларының элеккеге директоры Владимир Савельев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада Башкортстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Савельев 73 яшендә вафат булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Владимир Андреевич Савельев 1947 елның 18 апрелендә БАССРның Белокатай районы Карантрав авылында туа. 1973 елда драма театры актеры белгечлеге буенча Казан театр училищесын тәмамлый. Училищены тәмамлаганнан соң Республика рус драма театры актеры булып эшли. 1979-1982 елларда... Читать дальше...

М12 трассасын төзегәндә, Лаеш районындагы ял базалары аша юллар сакланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның Лаеш районында М12 Мәскәү – Казан тизйөрешле трассасын төзегәндә ял базалары аша уза торган юллар сакланачак. Бу хакта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эшче төркем утырышында хәбәр итте. «Ял базалары барлыкка килгәннән соң урман фонды эчендә юллар салынды. Проектлаучылар чираттагы тапкыр халык фикерен тыңлады. Шулай итеп,трассадан сулдан һәм уңнан узачак базалар арасындагы әлеге юллар сакланачак. Бу зур ике юл. Читать дальше...

Миләүшә Айтуганованың коммерция проекты булган «Әпипә» комедиясе прокатка чыга

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әпипә» беренче татар музыкаль комедиясе 12 ноябрьдән киң прокатка чыга. Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә журналистларга сөйләде. «Без алдан ук Илшат Рәхимбай белән прокат өчен комедия ясарга дип килештек. Монда дәүләт акчасы юк. Безнең максат — кертелгән акчаларны кире кайтару», — диде фильмның идея авторы һәм продюсеры Миләүшә Айтуганова. Ул бу фильмның эксперимент булуын билгеләп үтте. «Аның ничек килеп чыгуын 12 ноябрьдән прокатка чыккач карыйбыз. Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 корбаннары саны 114 булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 114 кешегә җиткән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Үлүчеләрнең икесе дә — ир-атлар. Аларның берсе 1953 елда туган кеше, ул полисегментар пневмония белән хастаханәгә салынган булган. Пациентның хәлен хроник авыруларының кискенләшүе катлауландырган. Икенче ир-ат 1960 елда туган. Аны хастаханәдән тыш пневмония диагнозы белән китергән булганнар. Читать дальше...

«Милләт горурлыгы» премиясенең ике бүләген Татарстан вәкилләренә тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә беренче тапкыр уздырыла торган «Милләт горурлыгы» бөтенроссия иҗтимагый премиясенең ике номинациясендә Татарстан вәкилләре лауреат булды. Бүләкне Россия халыкларының этномәдәни үсешенә һәм бердәмлеген ныгытуга шәхси өлеш керткән өчен тапшырдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Дәүләт илкүләм сәясәтен мәгълүмати яктан тәэмин итүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә Татарстан... Читать дальше...

Кеше үлгәч, пенсиясе кемгә тиеш һәм аны ничек алырга? — «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Эльвира Мозаффарова). Кеше үлгәннән соң, аны соңгы юлга озату эшләре белән бергә, милкен варисларына күчерү мәшәкате дә килеп туа. Пенсия дә милекнең бер өлеше булып тора. Пенсионерның үлгәнен яшерергә тырышу хәерле түгел. Вафат кешенең пенсиясен алу үзенчәлекләре турында Казан шәһәре Яңа Савин районы пенсия бүлегендә пенсияләрне түләү бүлекчәсе җитәкчесе  Илсөяр Ибраһимова  белән сөйләштек.  — Еш кына пенсионер соңгы акчасын алырга өлгерми үлеп китә. Читать дальше...

Татарстан кешеләренә коронавирус билгеләрен сизгән очракка киңәшләр тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан хакимияте үзендә коронавирус билгеләре сизеп, авырудан шикләнүчеләр өчен инструкция төзегән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган атналык брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде. «Кешеләргә, үзләрен хис итүгә карап, Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре формалаштырган гамәлләрне билгеле бер алгоритм буенча төгәл үтәргә кирәк», — диде Галимова. Ул авыруның симптомнары булганда эш итү өчен өч схема әйтте. Читать дальше...

«Таттехмедфарм» генераль директоры: Даруларны күп итеп алып кую ихтыяҗы юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан халкына даруларны запас итеп сатып алу кирәклеге юк, чөнки даруханәләрдә тормыш өчен мөһим препаратларны даими китереп тору җайга салынган. Бу хакта, шулай ук коронавирустан вакциналар һәм үз-үзеңне дәвалау куркынычы турында «Таттехмедфарм» оешмасы генераль директоры Олег Әкбәров Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде. «Товарларга ихтыяҗ зур, чөнки даруларны запаска сатып алалар. Әмма препаратларны болай сатып алу зарурлыгы юк. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәкми... Читать дальше...

Татарстан фермерларына терлекләрен иминиятләштерү өчен дәүләт ярдәме бирелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен дәүләт ярдәме белән иминиятләштерә ала. Әлеге чара Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан иминият премияләренең 50 процентын компенсацияләүдән гыйбарәт. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. 2020 елда иминият компанияләре тарафыннан Татарстан Республикасы буенча дәүләт ярдәме шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү буенча 5 шартнамә төзелгән. Иминләштерүчеләрнең күбесе ... Читать дальше...

КФУ профессоры салкыннар килүе һәм кар явачагы турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел Казанда уртача тәүлеклек температураның ноль градус аркылы күчүе 10 көнгә соңга калып булачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.  «Әлегә Казанда җылы, чөнки без антициклон йогынтысында җылы секторда торабыз. Кичкә салкын фронт узачак, температура түбәнәя, якшәмбе көнне тагын җылыначак. Киләсе атнадан башлап... Читать дальше...

Дача җир кишәрлегенә хокукны теркәүдә пошлина түләүдән азат итәргә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы РФ Финанс министрлыгына Россия Салым кодексын үзгәртү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Инициатива физик затны дачалар өчен җир кишәрлекләренә милек хокукын теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләүдән азат итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмиев сөйләде. «Россия Финанслар министрлыгына шәхси ярдәмче... Читать дальше...

Буа районының Күл Черкене авылында кош гриппы аркасында карантин кертелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Буа районы Күл Черкене авылында шәхси хуҗалык территориясендә кош гриппы аркасында карантин кертелде. Тиешле указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. «Мәктәп урамындагы 2нче йорт шәхси хуҗалыгы территориясендә кош гриппы буенча чикләү чаралары (карантин) билгеләргә», — диелә документ текстында. Аерым территориядә кош-корт, кошчылык продуктлары, азык һәм азык өстәмәләре әйләнешенә чикләүләр исемлеге расланды. Моннан тыш, имин булмаган... Читать дальше...

Бөгелмәдә ксенофобия хакында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов «Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел!» дип аталган «түгәрәк өстәл» утырышында катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узган очрашуда шулай ук Бөгелмә муниципаль районы хакимияте, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре,... Читать дальше...

Әскәр Мамин «Татнефть» шиннар заводы проектының Казахстан өчен бик мөһим булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда Караганда өлкәсенең Саран шәһәрендә автомобиль шиннары җитештерү заводы проекты турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Казахстан Хөкүмәте башлыгы эчке базар ихтыяҗларын тәэмин итү һәм экспорт потенциалын үстерү өчен Казахстан Республикасында шиннар заводы төзүнең мөһимлеген искәртте», — диелә хәбәрдә. Читать дальше...

Белгеч сарымсак һәм суганның иммунитетны ныгытуы хакындагы мифны юкка чыгарды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Иммунитетны лимон, сарымсак, суган яки аскорбин кислотасы белән ныгыту – ул миф. Әлеге продуктларны гомуми рационга кертергә кирәк, әмма алар инфекция йоктыру куркынычын киметми. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология үзәк-фәнни тикшеренү институты Молекуляр диагностика үзәгенең лаборатор медицина буенча консультанты Маргарита Провоторовага сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. «Сарымсак... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *