Апас үзәк хастаханәсенә яшь белгеч кайтты
(Апас, 5 ноябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). Апас районы егете, әти-әнисенең һөнәри юлын дәвам итүче Филипп Карабанов табиб-отоларинголог булып эшли башлады. Ул Чуваш Дәүләт университетының медицина факультетын, «отоларингология» белгечлеге буенча клиник ординатура тәмамлады.