Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 08.11.2021

Актаныш егете Польшада өстәл теннисы ярышында Россия командасында беренче урын алды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 8 ноябрь, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). 2-6 ноябрьдә Польшаның Вроцлав шәһәрендә өстәл теннисы буенча Халыкара турнир булып узды. Россия данын яклап Татарстан теннисчылары командасы составында Актаныш егете Марат Солтанов та уенда уңышлы чыгыш ясады.  Татарстан егетләре финал өлешендә хуҗаларны — Польша командасын җиңеп, I урын алды. III нче урында — Азия командасы. Турнирда Россия, Польша, Кытай, Чехия, Таиланд, Литва, Украина, Словакия, Хорватия, Финляндия командалары катнашты.

Самара өлкәсеннән Кәрим Рузмәтов көрәш буенча Россия чемпионатына әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы авылыннан Кәрим Рузмәтов көрәш буенча Россия чемпионатына әзерләнә. Чемпионатка әзерлек кысаларында Кәрим Әлмәттә узган укыту-күнекмә җыеннарында катнашты. « Самара татарлары » сайтында хәбәр ителгәнчә, билбау көрәше һәм көрәш буенча Россия чемпионаты быел декабрь аенда Казанда узачак. Әлеге ярышлар илкүләм «Демография» проектының Россия Федерациясендә спорт резервын әзерләү һәм көрәшне үстерү максатыннан үткәрелә. Кәрим Рузмәтов — «Фортуна»... Читать дальше...

Югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь баллары расланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы 2022-2023 уку елында югары уку йортларына керү өчен төрле фәннәр буенча БДИның тиешле минималь балларын раслады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «2022-2023 уку елында БДИның минималь балларын раслый торган Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыклары чыкты. 2021-2022 уку елында шундый ук таләпләр гамәлдә булачак». Аерым алганда... Читать дальше...

Казанның Борнай мәчетендә төзекләндерү эшләре башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Казан шәһәренең Әхтәмов урамындагы 7нче йортта урнашкан Борнай мәчетендә төзекләндерү эшләре башланды. Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итүенчә, проект документларында күрсәтелгәнчә, бина периметры буенча фундаментны яңгыр, кар суларыннан саклау өчен отмосткалар эшләү, гидроизоляция эшләрен башкару һәм түбә ябу каралган. Эшләр ел ахырына кадәр тәмамланырга тиеш. Мәчетне 1872 елда беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәммәтсадыйк Борнаев... Читать дальше...

Татарстан фермерларын агротуризмны үстерергә өйрәтәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россельхозбанк «Своё Родное. За городом» (Үземнеке. Шәһәрдән читтә) платформасы базасында виртуаль практикум башлап җибәрде.  Аның ярдәмендә кулланучылар үзләренең агротуристик бизнесларын камилләштерә яки аны нульдән башлый алалар.  Онлайн укуны барлык теләүчеләр уза ала һәм ул һәм бөтенләй бушлай. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Виртуаль практикум — ул берничә блоктан тора торган комплекслы цифрлы сервис, алар түбәндәгеләр... Читать дальше...

Петербургта татар һәм башкорт эшкуарларын берләштергән яңа эшлекле клуб төзелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта татар һәм башкорт эшкуарларын берләштерә торган яңа эшлекле клуб төзү өчен татар һәм башкорт эшкуарлары очрашты. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда катнашучылар үзләре һәм үз эшчәнлекләре турында сөйләде һәм төзелә торган берләшмәдән көтелгән планнары белән уртаклашты. «БАРС» бизнес-клубы Санкт-Петербургта бизнеслары булган Татарстан һәм Башкортстан эшкуарларын файдалы аралашу... Читать дальше...

Пензада «Тургай» балалар фольклор бәйгесе җиңүчеләре 20 ноябрьдә билгеле булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Пензада 5 ноябрьдә «Тургай-2021» төбәк балалар фольклор конкурсының читтән торып (сайлап алу) этабына йомгак ясау буенча жюри утырышы узды. Нәтиҗәләр фольклор конкурсының турыдан-туры этабында билгеләнә, ул 20 ноябрьдә М. Ю. Лермонтов исемендәге китапханәдә үткәреләчәк. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Җиһанша Туктаров җитәкчелегендә жюри әгъзалары иҗади номерларны сайлап алды. Бәйгедә катнашучылар бу номерларны киләсе этапта күрсәтәчәк, җиңүчеләр шунда билгеләнә. Читать дальше...

Татарстанда тагын 12 кеше коронавирустан вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 12 кеше — җиде ир-ат һәм биш хатын-кыз Covid-19 коронавирусы корбаны булган. «Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 12 үлем очрагы расланган», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Covid-19 вирусыннан 1930, 1936, 1941, 1945, 1946, 1959 1961 елда туган ир-атлар үлгән. Вафат булган хатын-кызлар 1941 (ике очрак), 1947 һәм 1949 (ике очрак) елларда туган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Читать дальше...



Чаллы югары уку йортлары студентларының QR-коды булу әлегә рекомендация итеп әйтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллының ике югары уку йортында бәйрәмнәрдән соң уку процессы көндезге форматта дәвам итте. Коронавируска каршы вакцинацияне раслый торган QR-код булдыру студентлар өчен әлегә рекомендация буларак билгеләнә, дип яза «Челнинские известия» газетасы. Чаллы дәүләт педагогика университетында укулар элеккеге режимда дәвам итә. Монда Covid-19 коронавирусыннан студентларның 60 проценты һәм укытучыларның барысы да диярлек прививка ясаткан. КФУның Чаллы институтында студентлар шулай ук көндезге форматта укый. Читать дальше...

Татарстанда бу атнада кар явачак һәм 9 градуска кадәр суытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда температура торышының җитди үзгәрүе көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фаразларда шул хакта хәбәр ителә. Иртәгә, 9 ноябрьдә, республикада чагыштырмача җылы һава торышы саклана әле. Әмма чәршәмбе, 10 ноябрьдә, һава шартлары үзгәрәчәк.  Төнлә Татарстанда,нигездә, җепшек кар яварга мөмкин. Көндез төбәктә явым-төшем көтелми. Җил төньяктан  булачак, һава температурасы төнлә -1.. -6, көндез 0.. -4 градуска кадәр төшәчәк, дип белдерә синоптиклар. Читать дальше...

Хәйдәр Гыйльфанов: Свердловскида татар телен белмәгәненә үкенүче кешеләр күп

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов бу өлкәдә 40-50 яшьтән узган татар кешеләре арасында туган телен белмәгәненә үкенүчеләр күп булуын әйтте. «Свердловскида 40-50 яшьтән узган татар кешеләрен очратканым бар, алар татарлыкларын сагына башлый. Татар булып тугансың икән, син бервакытта да рус та, яһүд тә була алмыйсың. Бер тел белгән кеше — бер кеше, ике тел белгән кеше — ике кеше, дигән әйтем бар. Тел белү — байлык», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...

Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Минтимер Шәймиев Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталын ( www.gosuslugi.ru ) файдаланган. Моңа кадәр Минтимер Шәймиев җанисәп уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты, дип язган идек. «Телне, милләтне саклау ягыннан карасак, җанисәп — безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның иң ачык күрсәткече», — ди Татарстанның беренче Президенты.

Бәяләрне тотрыклы итү өчен, пошлина түләтмичә генә читтән ит кертергә тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Икътисади үсеш министрлыгы белән Россиягә дуңгыз һәм сыер итен пошлинасыз кертү мөмкинлеге турында фикер алыша, дип хәбәр итә РИА Новости. 2022 елга 200 мең тоннадан артык булмаган, шулай ук киләсе елның гыйнварыннан 31 июненә кадәр 100 мең тоннадан артык булмаган читтән кертелгән туңдырылган дуңгыз итенә пошлиналарны гамәлдән чыгару планлаштырыла. Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, импортерларга максатчан кертүне гамәлгә ашырырга кирәк булачак... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов тынычлык урнаштыру көчләренең өйрәнүләрен ачу тантанасында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан югары танк команда училищесы полигонында Күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасының (ККШО) күмәк тынычлык урнаштыру көчләре белән «Какшамас туганлык — 2021» дигән уртак өйрәнүләр башланды. Уртак гамәлләр башкару өчен Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таҗикстанның хәрби контингентлары җәлеп ителә. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие генерал-полковник Александр Лапин... Читать дальше...

Татарстанда көчле җил һәм яңгыр көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 9 ноябрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада көн болытлы булачак. Атлантик циклонның атмосфера фронтлары узганда яңгыр яварга мөмкин, ә кичен кар явачак. Шул ук вакытта көньяк-көнбатыштан талгын җил төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр җитәчәк, дип искәртә синоптиклар. Төбәк буенча төнлә һава температурасы 1дән 6 градуска кадәр (Казанда — +3тән +5 градуска) тәшкил итәчәк. Читать дальше...

Мәскәү өлкәсендә кечкенә балалар арасында коронавирус белән авыручылар саны арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәү өлкәсендә тугыз яшьтән кечерәк балаларның коронавирус белән авыруы 1 процентка арткан. Ике авыру бала ИВЛга тоташтырылган. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министры Светлана Стригункова сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости. Министр сүзләренчә, өлкәдә Covid-19 коронавирусыннан авыручы балалар өчен 250 койка каралган. Шул ук вакытта урыннар пневмонияле балалар госпитализацияләнү аркасында һәрчак якынча 90 процентка тулы. «Игътибарны яшь структурасына юнәлтәсем килә. Читать дальше...

Алтай татарлары «Идегәй» белән «Кыйссаи Йосыф» әсәрләренең аудиокитапларын чыгарачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Барнаулның «Дулкын» татар Мәдәният үзәге Идегәй дастаны һәм Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын аудиокитап буларак яздырачак. «Аларның аудиоязмалары бүгенгәчә интернетта юк. Бу — төрки халык мирасының бер өлеше. Төрле мәдәниятләр белән күбрәк таныша барган саен бер-беребезне аңлау да җиңеләя», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Дулкын» татар Мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары Артём Зиннәтуллин. Аның әйтүенчә, татар үзәге Барнаул шәһәре администрациясенең грантын откан. Читать дальше...

Кариев театры «Камыр батыр» спектакленә багышланган матбугат конференциясенә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 22 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә Кариев театрында «Камыр батыр» спектакленә багышланган матбугат конференциясе узачак. Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Кариев театры 34 нче сезонның өченче премьерасын – «Камыр батыр» спектаклен 25-26 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә тәкъдим итә. Режиссёры – Марфа Горвиц (Мәскәү). Әлеге спектакль – II «TAMGA» режиссёрлар лабораториясендә Марфа Горвиц куелышындагы «Камыр батыр» эскизында башланган эшнең дәвамы. Эскизда 5 батыр образы гәүдәләнеш тапты... Читать дальше...

Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовның кабере төзекләндерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстанның Яңагош авылында Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовның каберен төзекләндергәннәр. «Бу проектта теләге булган һәр кеше катнашты. Иске кабер ташы, чардуганы яңартылды, брусчатка җәелде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Уръяды авыл Советы башлыгы Раик Заһитов сөйләде. Төзекләндерү эшләренең инициаторы — Россия Дәүләт Думасы депутаты Динар Гыйльметдинов. Динар Гыйльметдинов — Мишкә районыннан, Гази Заһитовның якташы. Читать дальше...

Яшел Үзәндә ике машина бәрелешкәннән соң берсенә ут капкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Авария Яшел Үзән шәһәрендә Королев урамындагы 12нче йорт каршында бүген көндезге сәгать берләр тирәсендә булган. Биредә юлда «Жигули» һәм Citroen машиналары бәрелешкән.  Бәрелешүдән машиналар юлга аркылы баскан, ә «Жигули» машинасы яна башлаган. Кадрларда автомобильнең алгы сул ягы һәм капотның бер өлеше януы күренә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итүенчә, һәлакәттә кешеләр зыян күрмәгән.

Түбән Камада 16 укытучы прививка ясатудан баш тарткан өчен эштән читләштерелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Камада коронавируска каршы вакцинадан баш тарткан өчен 13 укытучы, өч тәрбияче һәм 34 техник персонал вәкилен эштән читләштереләчәк. Мондый мәгълүмат Түбән Кама мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында тәкъдим ителде. Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Гыйниятуллин бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә 4992 хезмәткәр эшли, диде. Шуларның 90 проценты прививка ясаткан, 368 кешенең медицина каршылыгына белешмәсе бар. «Укытучылар арасында 13 кеше эштән читләштереләчәк. Читать дальше...

Татарстанда алма һәм суган арзанайган, тавык йомыркасы һәм дөге кыйммәтләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр бер атна эчендә башлы суган һәм алманың бер килограммы 0,4 һәм 0,21 процентка арзанайган. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә. Кишер дә 0,04 процентка арзанайган һәм әлеге яшелчәнең бер килограммы ай башында уртача алганда 34,27 сум торган. 1 һәм 2нче сортлы бодай оныннан пешерелгән ипи һәм күмәч эшләнмәләре 0,14 процентка очсызланган. Арзанлы кара чәйнең бәясе дә 0,7 процентка кимегән, 1 ноябрьгә аның килограммы уртача алганда 840,06 сум тәшкил иткән. Читать дальше...

Песков QR-кодларның гамәлдә булу вакытын кыскарту күздә тотылмавын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Хөкүмәте коронавируска каршы прививка ясаткан һәм әлеге чирне кичергән кешеләр өчен QR-кодларның гамәлдә булу вакытын кыскартуга бәйле мәсьәлә хакында фикер алышмады, дип белдерде Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр, Сәламәтлек саклау министрлыклары элегрәк QR-кодларның гамәлдә булу вакытын кыскарту турындагы мәгълүматны кире каккан иде. Әлеге министрлыкларның... Читать дальше...

Казанда 400дән артык мохтаҗ гаиләгә гошер сәдакасы бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 400дән артык аз керемле гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итте. Татарстан Республикасы Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, Татарстанда барлыгы 577,33 тонна гошер сәдакасы җыелды. Мөхтәсибәтләр арасында беренче өчлекне Балык Бистәсе (75 т), Балтач (43,5 т) һәм Чирмешән (40 т) районнары алып тора. Шулай ук Питрәч районы (30 т), Чүпрәле районы (27 т), Саба районы (26 т), Биектау, Әтнә, Кукмара районнары (25әр тонна)... Читать дальше...

АКШта дөньяда беренче тапкыр сыртланнарда коронавирус инфекциясе ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). АКШның Денвер зоопаркында яшәүче ике сыртланда дөньяда беренче тапкыр коронавирус инфекциясе ачыкланган. Бу хакта Оператив штаб хәбәр итә. Зоопарк хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, хайваннарда хәлсезлек сизелгән, ютәлләгәннәр һәм борыннары җебегән. Шул ук зоопаркта кичә 11 арыслан һәм ике юлбарыста коронавирус ачыкланган иде инде. Америка галимнәре элегрәк боланнарның әлеге чирне йоктыруы хакында хәбәр иткән иде.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *