Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 13.11.2021

Төмәндә «Чинги-Тура» музей-агарту үзәге барлыкка киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Урта гасырлар чорында Төмән ханлыгының башкаласы Чинги-Тура булган. Аны Себер ханы Тайбуга төзегән. Бүген Төмән татар җәмәгатьчелеге борынгы шәһәрдә яшәгән татарларның мәдәни мирас объектларын торгызу буенча эш алып бара. Төмән өлкәсенә визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Төмән өлкәсенә сәфәре кысаларында «Чинги-Тура» музее ачылачак урында булды. Бу хакта « Яңарыш » газетасы хәбәр итә. Читать дальше...

Әлкидә яшәүче Сөембикә Хәмитова милли калфаклар чигә

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 13 ноябрь, «Татар-информ, « Әлки хәбәрләре », Люция Низамиева). Татар өйләренең һәрберсендә милли киемнең аерылгысыз өлеше — түбәтәй бардыр ул. Ә менә хатын-кыз баш киеме саналган калфакны сирәк очратасың. Ә Әлки районында калфаклар тегеп чигү остасы Сөембикә Хәмитова яши.  Сөембикә район мәдәният йортында эшли. Кечкенәдән тегү-чигү белән мавыккан ханым дүртенче ел инде татар хатын-кызларының милли баш киемен тегү белән шөгыльләнә. Ул калфакларның төрлесен чигә — чуклы зурларын да, учка сыярлык кечкенәләрен дә. Читать дальше...

Казанда «Ульяновск өлкәсе татарлары» китабының икенче томы чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «Ульяновск өлкәсе татарлары» дигән китапның икенче томы дөнья күрде. «Өмет» газетасы хәбәр иткәнчә, Китап чыгаруда Татарстан Фәннәр академиясе һәм Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тырышлыгы белән чыкты. «Милли-мәдәни мирасыбыз» сериясеннән «Ульяновск өлкәсе татарлары» дигән китапның икенче томы 500 данә нәшер ителде.

Мәгариф министрлыгы: Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планлаштырылмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планнары юк, барысы да аерым уку йортларындагы вазгыятьтән тора. «Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планнары юк һәм булмаячак. Барысы да эпидемиологик вәзгыятьтән тора», — дип министр сүзләрен китерә РИА Новости. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренчә, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт тәкъдим иткән чаралар эшли һәм коронавирус белән күмәк авыру очраклары юк. Читать дальше...

Мәгълүмати куркынычсызлык буенча «Innopolis Open» олимпиадасы расписаниесе үзгәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Мәгълүмати куркынычсызлык буенча «Innopolis Open» олимпиадасы расписаниесенә үзгәрешләр басылды. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, ярышлар түбәндәге график буенча узачак: 2021 елның 27-28 ноябре — шәхси сайлап алу этабы; 2022 елның 29-30 гыйнвары — команда сайлап алу этабы; 2022 елның 23-27 феврале — шәхси һәм команда йомгаклау этабы. Катнашырга 7-11 сыйныф укучылары чакырыла. Теркәлү ачык. Ярыш Россия югары уку йортларына кергәндә... Читать дальше...

Галимнәр Себергә күчеп киткән татарларның сөйләшләрен өйрәнергә ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Диалектолог-галимнәрнең киләчәккә эшчәнлек кыры әле бик зур. Алар Себергә күчеп утырган татарларның сөйләшләрен өйрәнүне ниятли. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җиткчелеге әйтүенчә, 50 нче еллардан күпмедер күләмдә һәр төбәктә сөйләшләр өйрәнелеп чыккан, ләкин тиешле дәрәҗәдә өйрәнеп бетелмәгәннәре дә бар. «Шуңа нигезлерәк итеп өйрәнүгә күчәбез, өр-яңадан барлык төбәкләрне өйрәнеп чыгу максаты тора. Ел саен 2-3 комплекслы экспедиция үтә»... Читать дальше...

«Әлиф» иҗат төркеме администраторы: Блогерлар заманча сәнгать белән кызыксынмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). «Әлиф» иҗат төркеменең администраторы Алёна Батуллина аудиториясе зур булган блогерлар заманча сәнгать белән кызыксынмый, пиарны рус теленнән татарчага тәрҗемә рәвешендә алып бара дип саный. «2017 елда әле без пиар, маркетинг турында уйламый идек. „Әлиф“ иҗат төркеме локаль бер продукт иде. „Алтын битлек“ алгач, чит илләргә чыгып, спектакльләрне күрсәткәч, пиар дигән әйбер барлыкка килде. Безнең проблемалар да башланды, без татар блогерлары белән эшли башладык»... Читать дальше...

Белоруссиядә өч йөз еллык тарихы булган борынгы Татар зираты сакланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Белоруссиянең Слоним шәһәрендә борынгы Татар зираты урнашкан. Ул 1717 елдан алып бүгенге көнгә кадәр гамәлдә. Биредә Беренче бөтендөнья сугышы чорында ислам динен тоткан сугышчыларының 1914 елгы бердәнбер каберлеге элеккеге хәлендә сакланган. «Ихлас» шәһәр мөселман дини җәмгыяте рәисе, имам Сөләйман хаҗи Байрашевский Sputnik хәбәрчесенә әлеге зиратның Белоруссиядә иң уникаль Татар зиратларының берсе булуын сөйләде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә. Читать дальше...



Татарстан белгечләре Россиядә гаммәви хакимият турындагы закон проектын шәрехләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә гаммәви хакимият турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Ул Россиядә хакимиятнең төрле дәрәҗәләре арасында вәкаләтләрне төгәл билгеләргә тиеш. Әмма кайбер пунктлары сораулар тудыра. Татарстан өчен төп триггер төбәк башлыкларының атамаларын унификацияләү пункты булды, дип саный Экспертлар клубы әгъзалары. «Федерация Советы сенаторы Андрей Клишас һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинниковның закон проекты дәүләттә гамәлгә ашырыла торган реаль эчке сәясәтнең чагылышы булып тора»... Читать дальше...

Интернетта татарча проект авторлары: Танылу өчен сыйфатлы продукт кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Татарстан Милли китапханәсендә республикакүләм «Акыл фабрикасы» белем бирү форумында татар проектларын алып баручылар очрашты. Алар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар һәм сыйфатлы продукт кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. «Мин ярты ел Чехиядә яшәдем, кешеләрнең кафеларда, урамнарда рәхәтләнеп газета укыганнарына шакката идем. Бездә бит андый практика да, мода да юк. Безгә ММЧ белгечләрен яңача укытырга кирәк. Әлбәттә, «Татмедиа“да 50-60 елларда укыган татар журналистикасы белгечләре утыра... Читать дальше...

Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы табиблары эшмәкәр Аббәс Сөләймановка рәхмәт әйтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы игелекле эшлмәкәр Аббәс Сөйләманов турында яза. Чардаклы эшмәкәре Аббәс Сөләйманов, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәштән читтә калмыйча, бу эшкә үзеннән зур өлеш кертә. Эпидемиологик хәл катлаулы булуы сәбәпле, быелның 25 сентябрендә Чардаклы район хастаханәсе базасында ковидлы госпиталь ачылган иде. Госпиталь башлыгы Луиза Хәсәнованың зур тырышлык куюы һәм оператив чаралар күрүе нәтиҗәсендә, коронавирус белән авыручы... Читать дальше...

Гыйбатдинов укуларында җанисәп турында сөйләшү булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Чувашиянең Урмай авылында «Кара пулат» мәчетендә «Гыйбатдинов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең беренче өлеше узган. Ул Бөтенроссия халык санын алуга багышланган. Чувашия татарлары мили-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин «Россия төбәкләрендә яшәүче татарларның милли-мәдәни яктан үзбилгеләнеше» темасына конференциянең дини өлешендә бүген мәрхүм Фәрит Гыйбатдинов рухына дога кылынганын, Коръән ашы узганын әйтте. 25 ноябрьдә... Читать дальше...

Коронавирус йоктырган иң яшь пациент Чаллыда йогышлы авырулар хастаханәсендә ята

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Табиблар яңа коронавирус йоктырган пациентларныкы кебек үпкә ялкынсынуы белән моңа кадәр очрашмаган булган. Хәзерге вакытта иң яшь пациентка 21 яшь. Ул Чаллы шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсендә үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган. Бу турыда Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итә. Хастаханәдә 300 пациент дәвалана. Пандемия чорында авыручыларның күбесенә вируслы пневмония диагнозы куелган. Автошәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенең 4нче бүлеге мөдире Светлана Железнова сүзләренчә... Читать дальше...

«Че гуглит татар кызы?» проекты авторы татарларны таныту ысулын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). «Че гуглит татар кызы?» проекты авторы Динара Зиннәтова татарларны таныту өчен, татарлар, татар мәдәнияте белән кызыксынган башка милләт кешеләрен дә җәлеп итәргә кирәк дип саный. «Татарстанда татар менталитетын руслар да, башка милләтләр дә үзләренә сеңдерә ала дип уйлыйм. Минем проектым моңа бер мисал булып тора», — диде ул Татарстан Милли китапханәсендә республикакүләм «Акыл фабрикасы» белем бирү форумы кысаларында узган очрашуда. «Че гуглит... Читать дальше...

175 гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевне Казанга кайтарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Быел майда Казанның 175 нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевне узган атнада Мәскәүдән Казанга кайтарганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды. Галәвиев Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта суд-психология экспертизасында булды. Агентлыкка билгеле булганча, Петербургта Галәвиевне тулысынча үз акылында булуын ачыклыйлар. Илназ Галәвиев ялгыз утыра торган камерага урнаштырылуы билгеле. Аны тәүлек дәвамында күзәтеп торалар.

«Әкият» курчак театры Хабаровский өлкәсендә алмаш гастрольләрен башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Хабаровскида «Әкият» татар дәүләт курчак театры гастрольләре башланды. Бүген коллектив биредә М.Протасованың «Идет коза рогатая» интерактив әкиятен күрсәтте. «Гастрольләр 13 — 21 ноябрь көннәрендә үтә. Театр „Зур гастрольләр“ федераль проекты өчен В.Катаевның „Цветик-семицветик“ һәм Тукайның „Су анасы“ спектакльләрен алып барды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. «Әкият» курчак театры Хабаровский өлкәсендә яшәүче татарлар белән очрашырга җыена — аларга «Су анасы» әкияте күрсәтеләчәк. Читать дальше...

Ленария Мөслимова: Татар телен үстерер өчен аны һәрдаим кулланырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Акыл фабрикасы» форумында төрле өлкәләр буенча татар телле мәйданчыклар кирәклеге турында Ленария Мөслимова сөйләде. «Акыл фабрикасы» форумының «Заманча мәгариф» модулендә татар телен куллану проблемаларын да күтәрделәр. «Татар телен үстерәбез дисәк, аны һәрдаим кулланырга кирәк», — диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова. Аның сүзәренчә, татар дөньясы ул мәдәнияткә генә кайтып калмый. «Татар теле ул шигърият кенә түгел. Ул экология да, финанс грамоталылыгы да. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын сигез кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 8 кеше коронавирус инфекциясеннән үлгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1946, 1947 һәм 1966 елгы өч ир-ат, шулай ук 1938, 1946, 1939, 1938 һәм 1944 елгы биш хатын-кыз ковид корбаны булган. Шулай итеп, пандемия вакытында 1 107 кеше вирустан үлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда 257 кеше ковид йоктырган, 275 кеше бу чирдән терелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 257 кешенең яңа коронавирус йоктыру очрагы расланган. Биш кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 252 кеше ковид белән авырган кеше белән аралашкан. «87 кеше хастаханәдә, 170 кеше өендә дәвалана», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (147 кеше) теркәлгән, икенче урында Чаллы шәһәре — (27 кеше), өченче урында — Чистай районы (20 кеше). Узган тәүлектә Алабуга районында 9 кеше... Читать дальше...

Татарстан белгечләре башкорт теленә онлайн-тәрҗемәче ясаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының Татарстан белгечләре Башкортстан коллегалары белән хезмәттәшлектә «Башкортсофт» машина онлайн-тәрҗемәчесе ясады. Институт директоры Ринат Гыйльмуллин «Миллиард татар» проектына интервьюда шул хакта сөйләде. «Бу фәнни һәм шактый күләмле хезмәт, аны төрле профильдәге белгечләр һәм эшләүчеләр катнашыннан башка гамәлгә ашыру мөмкин түгел. Бу эшкә Татарстан белән Башкортстан филологлары да, программистлар да, галимнәр дә җәлеп ителде. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Халык санын алуны оештыруга югары бәя бирде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу югары дәрәҗәдә оештырылган һәм үткәрелә. «Барлык чаралар да график буенча уза», диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республикада яшәүчеләргә җанисәптә катнашулары өчен рәхмәт әйтте. «Безгә халык саны күпме булуын, структураны, аларның кайда яшәвен, нинди мәсьәләләр борчыганын төгәл аңларга кирәк», — диде ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә. Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина искәрткәнчә... Читать дальше...

Олег Хисамов: Бала иншада диалект куллана ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Галим Олег Хисамов сүзләренчә, укучы бала мәктәптә инша язганда диалект куллана ала. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.  «Әгәр бала әдәби телдә язмыйча, тулысынча диалектка кереп китә икән — нәмәкәй яисә „цыкылдау, чыкылдау“ яңгырашлы сүзләр кертә икән, бу, әлбәттә, дөрес әйбер түгел. Без барыбер балаларны әдәби телдә сөйләшергә өйрәтергә тиешбез. Читать дальше...

Башкортстан мәктәпләре гадәти режимда эшли башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанда мәктәпләрдә дистанцион укуны озайтмаска булганнар. «Башинформ» Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, өстәмә белем бирү оешмалары, көллиятләр һәм югары уку йортлары гадәти режимда эшли башлый. Быел коронавируска каршы оператив штаб көзге каникулны бер атнага, ягъни 14 ноябрьгә озайтты. Шулай итеп, укучылар ике атна ял итте. Узган ел көзге каникул өч атнага сузылган иде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда тротуарларны һәм юлларны чистартуны көчәйтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда һава шартларын исәпкә алып, юлларны, тротуарларны һәм җәмәгать киңлекләрен чистартуны контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Шәһәр һәм район башлыклары юл-урам челтәре чисталыгына аерым игътибар бирергә һәм кешеләр иминлеген тиешле дәрәҗәдә тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде. «Шәһәр һәм район башлыкларына, республиканың профильле министрлык җитәкчеләренә юл-урам челтәре... Читать дальше...

М7 юлында Казан янында бензовоз койманы җимергән һәм күпердә эленеп калган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янындагы күпердә бензовоз эленеп торуы сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә чыкты. Шаһитлар сүзләренчә, авария бүген иртән М7 юлында Киндерле бистәсе янында булган. Видеода йөк машинасының койманы җимергәне һәм машиналар юлы өстендәге күпердә асылынып калганы күренә. Авария сәбәпләрен ачыклыйлар. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, якын арада автокран кран килергә тиеш. Ул бензовозны юлга чыгарачак.





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *