Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2021

Новости за 19.11.2021

Башкортстан делегациясе Актанышның икътисади үсеш тәҗрибәсе белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 19 ноябр, «Татар-информ», « Актаныш-информ », Ләйсән Газизова). Башкортстан җитәкчелеге эшлекле сәфәр кысаларында Актаныш районында сәнәгать паркы, агрегат заводы эшчәнлеге белән танышты. Аларны район башлыгы Энгель Фәттахов озата йөрде. Башкортостан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев, «Башкортостан Республикасы агросәнәгать кластерының идарә компаниясе» генераль директоры Максим Маргиев һәм аның үсеш буенча урынбасары Гөлнара Ишкильдинаны «Адымнар-Актаныш» күптелле... Читать дальше...

Голикова вакцинация дәрәҗәсе 60 проценттан артып киткән Россиянең 11 төбәген атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). РФ 11 субъектында халыкны коронавирустан иммунлаштыру дәрәҗәсе 60 проценттан югары. Бу хакта РИА Новости илнең вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән хәбәр итә. «Әгәр тулаем ил буенча күмәк иммунитет (коронавируска каршы) дәрәҗәсе 50,2% тәшкил итсә, бу күрсәткеч 60% тан югарырак булган төбәкләр — лидерлар. Бу Белгород, Мәскәү, Мурманск өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь, Карелия, Тыва, Чечня Республикалары, Чукот һәм Ненец автоном округлары», — дип билгеләп үтте Голикова.

ЮХИДИ идарәсе буран һәм бозлавык вакытында иминлек чаралары хакында искәртә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Начар һава торышы, аеруча бозлавык вакытында машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән тизлекне түгел, ә имин тизлекне сакларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, әйтик, каршы як полосага чыгудан сакланыгыз. Машинада бөтен кеше дә иминлек каешларын эләктерергә, ә балалар автокреслода утырырга тиеш. Республика Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, 12 яшькә кадәрге балаларны – алгы, 7 яшькә кадәрге сабыйларны арткы утыргычта автокреслода йөртергә кирәк. Читать дальше...

Татарстанда тагын тугыз кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә тугыз кеше коронавирустан вафат булган. Пандемия башланганнан алып республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 1154кә җитте. «Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Коронавирустан 1936, 1937, 1995 елгы ир-атлар, шулай ук 1934, 1939, 1944, 1948, 1949, 1962 елгы ир-атлар дөнья куйган.

Ял көннәрендә Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, 20-21 ноябрьдә, Татарстанда актив көнбатыш циклонның килүе аркасында һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Шуның нәтиҗәсендә республика территориясендә кар һәм юеш кар явачак, урыны белән аның көчәюе көтелә. Шул ук вакытта, нигездә төнлә көчле җил чыгуы ихтимал. Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан... Читать дальше...

Кузьмичева: Прививка ясатмачыларны эш урынына кертсәң, 500 мең сумга кадәр штраф яный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанның баш санитар табибы карары нигезендә, коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатудан баш тарткан хезмәткәрләр эштән читләштерелергә тиеш. Карарны бозучыларга штраф яный. ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре буенча Казанда узган түгәрәк өстәлдә шулай дип белдерде. «Без коронавируска каршы көрәштә вакцинациянең төп һәм нәтиҗәле алым булуын аңлыйбыз. Бүген эш бирүчеләргә җитди җаваплылык йөкләнә. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Хөкүмәте башлыгы Акылбәк Жапаров белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Хөкүмәте Рәисе Акылбәк Жапаров белән очрашты. «Яклар кайбер проектлар хакында фикер алышты. Аерым алганда, Татарстан Президенты дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары дәрәҗәсендә оператив эш итәргә мөмкинлек бирә торган электрон документлар әйләнеше системасы турында сөйләде», - дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте вәкилләре белән нәтиҗәле очрашулар үткәрелүе хакында искәртте... Читать дальше...

«Татмедиа» газета-журналларга язылучылар арасында шифаханәгә юллама уйната

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ газета-журналларга язылучылар арасында «Язылган өчен шифаханәгә юллама, кар көрәү машинасы, телевизор һәм башка бүләкләр!» дип аталган яңа акция үткәрә. Гаризалар 2022 елның 21 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк. Акциядә катнашу өчен, 2022 елның беренче яртыеллыгына «Татмедиа» АҖ нәшер итә торган бер газета яки бер журналга (басма һәм/яки электрон версиягә) язылырга кирәк. Моны газета-журналларга язылу кампаниясе барган вакытта почтада яки редакциядә эшләргә мөмкин. Читать дальше...



Тел белгече: Казан лингвистик саммиты лингвистика өлкәсендәге белемне тулыландырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Лингвистларның даими халыкара комитеты генераль секретаре урынбасары Камил Хаманс Kazan International Linguistic Summit 2021 онлайн-саммиты лингвистика өлкәсендәге хәзинәне тулыландырырга ярдәм итте дип саный. «Галимнәрнең чыгышлары лингвистика өлкәсендәге белемнәрне яхшыртуга юнәлтелде. Якын арада тагын очрашып, тел белемендәге төрле проблемалар турында фикер алышырбыз дип уйлыйм», — диде ул «Глобаль дөньяда тел төрлелеге» дигән лингвистик саммитның ябылу тантанасында. Читать дальше...

Суд агуланган студентларга алкоголь саткан Казан кешесенә чик кую чарасын сайламады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Бүген Казанның Совет районы судында метанол белән агуланган студентларга контрафакт аракы сатуда шикләнелгән тагын бер ир-атның эшен карадылар. Ул Казанда яшәүче 41 яшьлек Ирек Галиев булып чыккан, аны кичә тоткарладылар. Бүген тикшерүчеләр аны сак астына алу үтенече белән мөрәҗәгать итте, моны Галиевнең иректә шаһитларга басым ясау һәм дәлилләр җыюда комачаулык итү ихтималы белән аңлатты. Әмма прокуратура үтенечне нигезләнмәгән дип тапты... Читать дальше...

Путин ятим балаларның эшсезлек буенча югары пособие алуга булган хокукларын тигезләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин укыган вакытта мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча яки аннан башка гына эшләгән ятим балаларның югары пособие алуга булган хокукларын тигезли торган законны имзалады. «Әлеге Федераль закон 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә», - диелә документта. Аның нигезендә Россия Федерациясендә мәшгульлек турындагы законның 34.1 маддәсенә үзгәрешләр кертелә. Бу яңалык барлык ятим балалар (көндез укыган вакытта мәшгульлек хезмәте юлламасы... Читать дальше...

Миңнеханов һәм Жапаров ике республика арасындагы хезмәттәшлек хакында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров белән очрашты. Моннан алдагы очрашу 2021 елның февралендә (ул чагында чит ил лидеры Россиягә беренче тапкыр рәсми визит белән килде) узган иде. «Сезгә һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга безнең республикалар арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар һәм ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә... Читать дальше...

Путин Дәүләт Думасына 2022 елга яшәү минимумын арттыру турындагы төзәтмәләрне кертте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына хезмәткә түләүнең минималь күләмен һәм яшәү минимумын 8,6 процентка арттыру турындагы төзәтмәләрне кертте. Бу хакта ТАСС агентлыгы Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты рәисе Андрей Макаровка сылтама белән хәбәр итә. «Президент депутатларга һәм Хөкүмәткә әлеге мәсьәләне өйрәнергә һәм бюджет турындагы законның икенче укылышы кысаларында тиешле карар кабул итәргә кушты, — диде Макаров. — Бүген Президент үз... Читать дальше...

Самолетларда һәм поездларда намаз уку бүлмәләре ясарга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Ислам белгече, Мәскәү дәүләт лингвистика университеты профессоры Роман Силантьев, Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдиновның идеясен хуплап, башкала метросында гына түгел, башка транспорт чараларында да мөселманнар өчен намаз уку бүлмәләре җиһазландырырга тәкъдим итте. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза. «Мин намаз уку бүлмәләрен метрополитенда булдыру белән генә чикләнмәскә кирәк дип саныйм. Кешеләр метродан, аның линияләренең озынлыгына карап, көненә күп дигәндә сәгать ярым гына файдалана. Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министры метанол белән агуланган студентлар янына хастаханәгә барды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Казанда метанол белән агуланган яшьләр янына хастаханәгә барды. Ул студентлар һәм аларның әти-әниләре белән сөйләште. «Сез, чыннан да, “күлмәктә” тугансыз. Вакытында квалификацияле ярдәм күрсәтеп,табиблар хәлегезне тотрыкландыра алды. Тизрәк терелегез!» – диде аларга министр. Реанимациядә ятучы ике студент хәзер токсикология бүлегенә күчерелгән. Аларның сәламәтлек торышы тотрыклы дип бәяләнә. Читать дальше...

«Әдәби кафе»да хирург Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» китабы тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген «Татамедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да «Төбәкара клиник-диагностика үзәге»ндә (МКДЦ) табиб булып эшләүче Илшат Билаловның «Тауда язылган язмыш» дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. «Язучылар күп, ләкин китап яза белүче аз. „Казан утлары“ ның кесә китабы сериясе — Татарстанда иң күп укыла һәм сатыла торган халыкчан формат. Яңа авторларның барлыкка килүенә шатланабыз. Язучы, шагыйрьләр булса — милләтнең киләчәге бар. Без талантлы кешеләргә юл ачарга булышабыз. Читать дальше...

Мөхәммәтшин Ниловка Татарстанның парламентара багланышлары турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты. Алар парламентара элемтәләрне үстерү турында фикер алышты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин Федераль Җыен депутатлары һәм сенаторларының республика закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары белән җайга салынган хезмәттәшлеге турында сөйләде. «Бу эш бик... Читать дальше...

Рәмис Сафинга «Милләтара мөнәсәбәтләр үсешенә керткән хезмәте өчен» премиясе бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ульяновск шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рәмис Сафинга «Милләтара мөнәсәбәтләр үсешенә керткән хезмәте өчен» премиясе бирелде. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, премия «Ульяновск өлкәсе территориясендә этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә, этномәдәни һәм тел күптөрлелеген, традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауга һәм яклауга керткән өлеше өчен» номинациясендә бирелгән. Читать дальше...

Транспортта төрле тукталышларда QR-кодларны тикшерү тәртибе билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Автобусның беренче тукталышында QR-кодлар җәмәгать транспортына керер алдыннан тикшереләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров сөйләде. Автобус хәрәкәт башлый торган беренче тукталышта QR-кодларны пассажирларны керткәндә тикшерәләр, алга таба аларны кондуктор билет сатар алдыннан карый торган була», - диде спикер.... Читать дальше...

Удмуртиянең Паюра мәчетендә укулар башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Удмуртиянең «Яңарыш» сайты Паюра авылы мәчетендә укулар башлануын хәбәр итте. Октябрь ахырында Мәүлид ае һәм уку елы башлануы хөрмәтенә Паюра авылы мәчетендә мәҗлес үткәрелде. Мул табын артында яңа суелган каз һәм үрдәк итеннән пешерелгән ботка ашадык, тәмле ризыклар белән чәй эчтек. Мәҗлескә җыелган мөселман кардәшләребез Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) тормышы турында вәгазь тыңладылар. Мондый күркәм чаралар — кешеләрне мәчеткә һәм дин дәресләренә йөрергә чакыру ысулларының берсе булып тора. Читать дальше...

Роспотребнадзор: Медицина каршылыгы буенча QR-код җәмәгать транспортында гына гамәлдә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда вакцина ясату өчен медицина ягыннан каршылык булу турында бирелгән QR-код буенча сәүдә үзәгенә яки ресторанга керергә ярамый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. «Медицина ягыннан каршылык буенча QR-код җәмәгать транспортында гына гамәлдә булачак»... Читать дальше...

Татарстан Президенты Кыргызстанда КФУның Мәгарифне үстерү үзәгендә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасында Казан (Идел буе) федераль университетының Мәгарифне үстерү үзәгендә булды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Үзәк 2021 елда «Салымбәков Университет» белән берлектә оештырылган. «Салымбәков Университет» эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып медицина белеме бирү тора. Югары уку йорты халыкара стандартлар буенча Кыргызстанда һәм чит илләрдә... Читать дальше...

Дзержинск татарлары мәдәни үзәкнең ике еллыгын бәйрәм итә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Новгородның « Туган як » газетасында Дзержинск шәһәрендә яшәүче татарлар тормышы турында язма чыкты. Моннан ике ел элек, 25 октябрь көнне, Дзержинск шәһәренең җирле татар милли-мәдәни автономиясе мәрхәмәтле милләттәшебез Рамил Надюковның инициативасы, җирле хакимият каршында кайгыртуы һәм иганәчелеге белән тантаналы рәвештә яңа офиска күченде. Химиклар шәһәрендә яшәүче татарларыбыз өчен мөһим булган шушы тантанада туганякчылар да эшләде, үзәк һәм аның хезмәткәрләре... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан татар активистлары белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре кысаларында биредәге татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, очрашуга Бишкәктә, Җәлал-Абадта, Токмак, Кара-Балта, Каракол, Оша һәм Чолпон-Атада яшәүче ватандашлар килгән. Хәзерге вакытта 6,5 млн кеше яшәгән Кыргызстанда 55 меңгә якын татар бар. Читать дальше...

Камил хәзрәт Сәмигуллин шәех Мөхәммәдришат ишан Мусин вафатына бәйле кайгы уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм шәех Мөхәммәдришат ишан Мусинның вафаты сәбәпле, аның якыннарының ачы кайгысын уртаклаша. «Диния нәзарәте һәм шәхсән үземнән чын күңелдән Мөхәммәдришат ишан якыннарының һәм туганнарының, шәкертләренең тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән аларга зур югалтуны күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык бирүен сорыйбыз», — дип язылган Татарстан Диния нәзарәте сайтындагы хәбәрдә. «Татар мөселманнары, Россиянең Нәкышбәндия тәрикате мөридләре олы югалту кичерә... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *