Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2022

Новости за 14.01.2022

Зәйдә кызлар һәм егетләр арасында ирекле көрәш буенча республика беренчелеге ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Зәй, 14 гыйнвар, «Татар-информ», «Зәй офыклары» , Рәзимә Кашапова). 14 гыйнварда Зәйнең «Старт» спорт комплексында  18 яшькә кадәр булган кызлар һәм егетләр арасында ирекле көрәш буенча республика беренчелеге ачылды. Беренчелеккә республиканың 17 районыннан көрәшчеләр килде. Ярышларны ачу тантанасында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы федерациясе вице-президенты Ленар Гаянов катнашып, спортчыларга уңышлы бил алыш теләделәр. Тантанада «Зәй» спорт... Читать дальше...

Мурашко: Коронавирусның «омикрон» штаммын дәвалау буенча методик тәкъдимнәр үзгәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). SARS-CoV-2 коронавирусының омикрон-штаммын дәвалау буенча методик тәкъдимнәргә төзәтмәләр кертелде. Бу хакта брифингта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости. «Нәкъ менә шушы вариант аркасында килеп чыккан авыруны дәвалау буенча методик тәкъдимнәргә төзәтмәләр кертелде һәм барлык медицина хезмәткәрләренә җиткерелде», — диде Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе. Мурашко сүзләренчә, хәзерге вакытта Россия табибларына... Читать дальше...

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан Мәскәүдә күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәү Җәмигъ мәчетендә «Идел буе Болгары халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ике өлешкә бүленгән. Бер өлешендә - борынгы Болгарның архитектура-тарихи һәйкәлләре, икенче өлешендә - Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте үткәргән чаралар тәкъдим ителгән. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, эшләр компьютер графикасы жанрында башкарылган.  Күргәзмәдә борынгы... Читать дальше...

Казанда АИ-98 бензины һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Хевронин). Казанда узган елның декабрь азагыннан алып 2022 елның 10 гыйнварына кадәр АИ-98 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде, дип хәбәр итте Татарстанстат. АИ-98 маркалы бензинның шәһәр буенча уртача бәясе 18 тиенгә арткан һәм бер литры 58,1 сумга җиткән, ә дизель ягулыгының бәясе 30 тиенгә артып, бер литры 51,2 сум булган. АИ-92 һәм АИ-95 бәяләре элеккечә калды - бер литры өчен 46 сум һәм 49,5 сум түлисе.

Татарстанда буран, кар һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 15 гыйнварда Татарстанда кабат буран, бозлавык һәм секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Болытлы һава торышы була, урыны белән көчле кар явачак һәм кар көртләре көтелә. Төнлә -16... -11 градус, көндез -12...-7 градус булачак.

Россия Хөкүмәтенә яңа һөнәри бәйрәм булдырырга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә яңа һөнәри бәйрәм - Аниматор көне барлыкка килергә мөмкин. «Союзмультфильм» киностудиясе идарәсе рәисе һәм анимацион кино ассоциациясе идарәсе рәисе Юлиана Слащева Хөкүмәткә тиешле тәкъдим юлланган инде, - дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Союзмультфильм» идарәсе рәисе анимация өлкәсе рәсми рәвештә 2021 елда гына рәсмиләштерелгән индустриягә әверелгәнлеген искәртте. Аниматорлар берләшмәсе башлыгы сүзләренә караганда, бәйрәмне гамәлгә кертү... Читать дальше...

Казан ипподромында татар токымлы атларның беренче рингы узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан ипподромында беренче тапкыр татар токымлы атлар рингы узды. Чараны Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе оештырды.  Хөкемдарлар атларны төре, адым һәм юртаклыгы буенча бәяләде. Бүленеш җенес һәм яшь нигезендә башкарылды, шулай итеп ике, өч, дүрт һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге бия һәм айгырларны карау узды. Өч яшьлек айгырлар арасында һәм тәкъдим ителгән барлык айгырлар арасында «Татнефть» оешмасыннан Джанибек чемпион булды.

2022 елда җылылык тарифлары артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 2022 елның июленнән Татарстанда җылылык энергиясенә тариф уртача 6,7 процентка артачак. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Александр Груничев хәбәр итте. «Тарифны арттыруның төп сәбәпләре -Татарстан шәһәрләрендә халыктан кергән файдалы күләмнең кимүе, ягулык үзгәрүе аркасында тариф хасил итүнең эчке структурасы үзгәрү, шулай ук инфраструктур мәсьәләләрне хәл итү өчен инвестицион программалар күләмен арттыру», — дип өстәде спикер. Читать дальше...



Ренат Әюпов һәм Ләбиб Лерон «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Мөфти шәех Равил Гайнетдин татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклеләрен «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләде, дип хәбәр ителә Россия Мөфтиләр шурасы сайтында. Бүген «Россия исламы: Россия мөселманнарының күп гасырлык тәҗрибәсен аңлау» темасына «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» VII бөтенроссия конференциясе пленар утырышы узды. Аның кысаларында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклеләрен Россия мөселманнарының... Читать дальше...

1 июльдән Татарстанда суга тариф 4,7 процентка артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 1 июльдән Татарстанда эчәргә яраклы суга һәм түгелә торган суга тарифлар артачак. Бу хакта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомство җитәкчесе Александр Груничев хәбәр итте. «Татарстанда эчәргә яраклы суга тарифлар үсеше - 4,7 процент, ә ташландык суларны агызуга тарифлар 9,2 процентны тәшкил итәчәк», - диде ведомство җитәкчесе. Шул ук вакытта ул, 2021 ел белән чагыштырганда, эчәргә яраклы суга тарифларны дифференциацияләү 7 процентка... Читать дальше...

Әлбир Крганов Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең бәрәкәт китерәчәген әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов Казанда төзелергә тиешле Җәмигъ мәчетенең башкалада бәрәкәт арттырачагын сөйләде. «Мәчет төзүне, әлбәттә, хуплыйм. Аллаһы йорты төзелү бәрәкәт арттыра. Китапларда да „Аллаһы Тәгалә күк йөзен йолдызлар белән бизәгән шикелле, җир йөзен үзенең йортлары белән бизәгән“, — дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә дә: „Азаннар ишетелеп торган манаралардан... Читать дальше...

Миңнеханов Путин һәм Мишустинны «КАМАЗ-Мастер»ның «Дакар»да җиңүләре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Россия Президенты Владимир Путинны һәм Премьер-министр Михаил Мишустинны «КАМАЗ-мастер» командасының «Дакар» халыкара ралли-рейдында җиңүе белән котлады. Котлау адресының текстын ТР Президенты матбугат хезмәте бастырып чыгарды. Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгына Татарстанга, аерым алганда «КАМАЗ» заводына күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Россия йөк машиналары раллиның бөтен дистанциясендә алда барды, бу командага... Читать дальше...

Минтимер Шәймиев «КАМАЗ-мастер»ны «Дакар»да җиңүләре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар» раллиенда йөк автомобильләре зачетында җиңүләре белән котлады — ул видеоэлемтә буенча узыш командасы җитәкчесе Владимир Чагин белән аралашты. «Сезне һәм бөтен команданы чын күңелдән котлыйм. Сез — чемпионнар чемпионнары», - диде Дәүләт Киңәшчесе һәм команда әгъзаларына сәламәтлек теләде. Ул «КАМАЗ-мастер»ның үз җиңүләре белән тарихта тирән эз калдыруын әйтте. Владимир... Читать дальше...

Рамил Төхвәтуллин Җәмигъ мәчете төзелешенә каршылар белән бәхәс мәгънәсез дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин Казанда Җәмигъ мәчете төзелешенә каршы чыгучылар турында үз фикере белән уртаклашты. «Каршы килү — референдум уздырып, күмәк бер фикергә килү түгел. Ә бит аларның күбесе фикерләрен аноним рәвештә белдерә. Аноним, без белмәгән кеше теләсә нәрсә язарга мөмкин. Яшерен батырын түгел, шактый гына радикаль карашлы кешеләр, Исламга карата үзләренең тискәре мөнәсәбәтләрен белдерүчеләр бар. Читать дальше...

Татарстанда эшсезлек өч тапкыр кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан эш белән тәэмин итүнең пандемиягә кадәрге дәрәҗәсенә әйләнеп кайтты. Төбәктә эшсезлек дәрәҗәсе өч тапкыр кимегән. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. «Ел нәтиҗәләре буенча эшсезлек дәрәҗәсе өч тапкыр кимеде һәм 0,57 процент тәшкил итте. 2021 елда эш эзләүче гражданнарны эшкә урнаштыру 2020 ел белән чагыштырганда ике тапкырга артты. Читать дальше...

Белгечләр омикрон-штамм үзенчәлекләре турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). «Омикрон» штаммы коронавирусның башка мутацияләре белән охшаш та, аермасы да бар. Алар турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бүгенге көндә „омикрон“ның тышкы мохиттә тотрыксызлыгы төгәл аңлашыла һәм билгеле. Ул яңа коронавирус йогышын... Читать дальше...

Миңнеханов: «Дакар»да җиңү Татарстан «КАМАЗ»ларының бәхәссез өстенлеге турында сөйли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). «Дакар» халыкара ралли-рейдында җиңү — «КАМАЗ-мастер» командасының осталыгын, шулай ук Татарстан йөк машиналарының бәхәссез өстенлеген күрсәтә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов команданы, аның җитәкчелеген һәм барлык камазлыларны котлаганда белдерде. «Ике атна дәвамында бөтен ил “Зәңгәр Армада”ның Гарәп чүле лабиринтларын ышанычлы яулавын, экстремаль марафонның барлык кыенлыкларын лаеклы рәвештә башкарып чыгуын, старттан финишка кадәр... Читать дальше...

Казанда югалган 10 яшьлек малайны тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Казанда кичә югалган 10 яшьлек малайны таба алганнар, бала исән. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды. Бу хәл турында тулырак мәгълүмат, шулай ук малайның кайда табылуы ачыклана. Элегрәк агентлык Казанда мәктәптән кайтмаган 10 яшьлек малайны тәүлек буе эзләүләрен хәбәр иткән иде . Ир бала югалганнан соң «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Элегрәк малай өйдән чыгып киткәләгән булган инде.

Татарстанның «Бигеш» аэропортында Екатеринбургка билетлар сатыла башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан Red Wings авиакомпаниясе Екатеринбургка билетлар сата башлады. Рейслар 28 марттан 28 октябрьгә кадәр дүшәмбе һәм җомга көннәренә планлаштырылган. Бер якка билет бәясе якынча 1665 сум булачак. «Бигеш» аэропортыннан Red Wings авиакомпаниясе маршрутларында Екатеринбург өченче юнәлеш булачак. Агымдагы елның 15 гыйнварыннан Яңа Уренгой шәһәренә рейслар ачылачак һәм Сургутка даими рейслар дәвам ителәчәк. Рейсларның... Читать дальше...

Татарстан Президенты прокуратураның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә прокуратура хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. Быел бу вакыйга үзенчәлекле төсмер алды — прокуратура оешуга 300 ел тулды, дип искәртте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. «Быел без зур юбилей датасын билгеләп үтәбез, шуңа күрә бүгенге чара, һичшиксез, үзенчәлекле төсмер ала, — дип республика җитәкчесе сүзләрен китерә аның матбугат хезмәте. — Залда берничә буын прокурор хезмәткәрләрен: абруйлы ветераннарны, сафтагы тәҗрибәле профессионалларны... Читать дальше...

Коръәнне кулдан язучы Артур Писаренко: Кара сыек бал кебек булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коръәннең кулъязма мүсхәфен яза башлаган Артур Писаренко каләм белән яза торган кара сыек бал халәтендә булырга тиешлеген әйтте. «Бу гади кара. Классик кара корымнан ясала, су, куерткычлар, сумала кушыла. Минем укытучым, кара бик сыек бал кебек булырга тиеш, диде. Вакыт белән аның төсе әле тагы да карала. Урта гасыр эшләрен карасак, ул кара кәгазьгә бик каты сеңгәнен күрәбез», — диде Артур Писаренко. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең бу проектында катнашучы каллиграф Артур ... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар» раллида җиңүләре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар» ралли-марафонында Согуд Гарәбстанында узган йөк автомобильләре зачетында җиңүләре белән котлады. Үзенең Instagram битендә республика җитәкчесе җиңүче Дмитрий Сотников белән кыска видеоязма чыгарды. «Татарстан җанатарларына зур рәхмәт. Без бүген җиңүебезгә бик шат - сезнең өчен, барыбыз өчен дә, Россия өчен дә. Ура!» - дип билгеләп үтте спортчы. Интернет-кулланучылар шулай ук Татарстан командасын җиңү белән котлады. Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Минтимер Шәймиев Татарстанда заманча сәясәт мәктәбен булдырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Татарстанда заманча сәясәт мәктәбен булдыруын билгеләп узды. «Минтимер Шәймиев Татарстанда заманча сәясәт мәктәбен булдырды һәм катлаулы чорда барлык дәрәҗәдәге хакимият, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре өчен шул мәктәпнең иң абруйлы беренче укытучысы булды», — диде. Фәрит Мөхәммәтшин үзе дә Шәймиевне остазы итеп күргәнен әйтте. Читать дальше...

Татарстанда «Сәйлән» балалар җыры фестивале тәмамланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда «Шаян ТВ» каналы уздыра торган «Сәйлән» фестивале тәмамланды. ««Сәйлән» фестивале каналыбызның йөзек кашына әверелде. Ел саен ул меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Балаларның кызыксынуы да үз нәтиҗәләрен күрә: бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача! Бу проект яшь йолдызларга тагын да яктырак балкырга, татар халкының җырларын танытырга ярдәм итә. 2022 ел да «Сәйлән» йолдызлары өчен профессиональ сәхнәдә башланды! Биш көн рәттән... Читать дальше...

Президент торак пункт чикләрен дәүләт реестрына кертү эшен активлаштырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак пунктлар һәм территориаль зона чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына кертү буенча эшне активлаштырырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесе Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе һәм Кадастр палатасы коллегиясе утырышында белдерде. «Уңышлы эшләү өчен барлык районнар территориясендә бердәм дәүләт имтиханын мәгълүмат... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *