Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2022

Новости за 29.01.2022

Әтнәдә авыру балаларга ярдәм итү өчен «Хәйрия ярышы» оештырыла

Tatar-inform.tatar 

(Әтнә, 29 гыйнвар, «Татар-информ», «Әтнә таңы» ). Якшәмбе, 30 гыйнварда, Әтнәнең «Ашыт» спорт комплексында ир-егетләр арасында «Хәйрия ярышы» дип аталган волейбол уеннары уза. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итүенчә, ярышларда Әтнә, Арча, Теләче, Балтач, Биектау, Кукмара районнары һәм Казан волейболчылары катнашачак. Әлеге ярышларда җыелган акча Күңгәр авылында яшәүче мөмкинлеге чикле балаларга тапшырылачак.

Әлмәт районында чыршыларны сыерларга азык буларак кулланалар

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 29 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Күптән түгел алар бизәлеп, өйләрнең түрләрендә Яңа ел атмосферасы тудыра иде. Ә хәзер кайберләре чүп җыю урыннарында, кайберләре подъездлар янында карга күмелеп тора. Бу көннәрдә «Экосервис» хезмәткәрләре 35 каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары буйлап йөри. Алар чыршыларны полигонга алып баралар. Мондый рейслар көнгә 3-4 ясала. Чыршыларны башта барысын да полигонга җыялар, аннан тагын төяп, фермер хуҗалыкларына озаталар.  КАМАЗга 30 кубометрга якын чыршы сыя. Читать дальше...

Иркутскида «Ислам нуры» газетасы чыга

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Иркутск өлкәсендә милләттәшләребез үзләрен газетасын булдырган. «Ислам нуры» биредәге мөселманнар җәмгыяте тарафыннан нәшер ителә. Анда алар үз тормышларындагы яңалыклар, кызыклы чаралар, вакыйгалар турында яза. Иркутск өлкәсенең Чуна районы Чуна бистәсендә бер меңләп татар яши. Аларның иң зур хыялларының берсе — мәчет төзү. Мәчет салу өчен җир дә бирелгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Узган елның 27 ноябрендә вакытлыча эшли торган дин йорты салып куйганнар. Читать дальше...

Түбән Кама авторлары «Гринландия-2022» фестивале бәйгесендә катнашырга чакырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Текст һәм музыка авторлары, башкаручылар арасында «Гринландия-2022» фестиваленең «Ә мин Россиядә яшим!» читтән торып катнашу бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. 2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасына багышланган, шуңа күрә бәйгегә килгән эшләрне бәяләгәндә илдә яшәүче халыкларның сәнгатен һәм гореф-гадәтен яктыртуга аерым игътибар биреләчәк. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Бәйге ике этапта үтә. Беренчесе 30 апрельгә кадәр дәвам итә... Читать дальше...

Татарстанлыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 8 миллиард сумга җиткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 2022 елның 1 гыйнварына якынча 8 миллиард сумны тәшкил иткән. Бу санны Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар турында министр бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында... Читать дальше...

Әфганстан татарлары мәктәп программасына татар һәм рус телләре курсларын керткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстанның төньяк провинцияләрендәге татар җәмгыяте, ата-аналар үтенече буенча, мәктәп укыту программасына татар теле һәм рус теле курслары керткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналистына Әфганстан татарлары берлеге башлыгы Забихолло Надери Татар сөйләде. «Бездә барлык балалар да белем алырга омтыла. Мәктәпләрдә кызлар өчен дәресләр кабат башланды. Татарлар [Әфганстан] Конституциясенә татар милләтен рәсми рәвештә кертеп, үз телләрен... Читать дальше...

Якшәмбе көнне Татарстанда 21 градуска кадәр суыта

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 гыйнварда, республика территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар явуы ихтимал. Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төнлә һава температурасы 11-16 градус салкын булачак. Урыны белән термометр баганалары -21 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы минус билгесе белән 4-9 градусны тәшкил итәчәк. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил, юлларда бозлавык саклана, дип кисәтә синоптиклар.

Патяшина: Татарстан коронавирус белән авыруның иң югары ноктасына җитмәде әле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирусның омикрон-штаммы таралуга карамастан, ковидның бу төре әлегә республикада өстенлек итми. Шуңа да, әлегә төбәктә авыручылар саны буенча иң биек ноктага менеп җитмәдек, дип белдерде Марина Патяшина. Татарстанның Баш санитар табибы Марина Патяшина бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә әйтте, дип яза Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне... Читать дальше...



Росстат: Татарстанда 2021 елда 60 меңнән артык кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанда 60 301 кеше үлгән. Бу 2020 ел күрсәткечләреннән 11,1 процентка күбрәк, ул елны республикада 54 276 кеше вафат булган. Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, Татарстанда туучылар саны 1,6 процентка кимегән. 2021 елда төбәктә 40 936 бала туган, ә 2020 елда республикада 41 598 бала дөньяга килгән. Республикада узган ел өчен халыкның табигый кимү күрсәткече — 19 365 кеше, ә 2020 елда — 12 678 кеше исәпләнә. Нәтиҗәдә... Читать дальше...

Путин сукбайларны теркәү һәм аларга пенсияләр түләү буенча фикерләр әзерләргә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин сукбайларны теркәү, аларга пенсияләр түләү һәм медицина ярдәме күрсәтү буенча тәкъдимнәр уйларга кушты. Бу хакта Мәскәү Кремле сайтында чыккан дәүләт башлыгы йөкләмәләрендә әйтелә. Сукбайларга кагылышлы Президент йөкләмәсе 9 декабрьдә узган Гражданнар җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет утырышы нәтиҗәләре буенча әзерләнгән. «<…> билгеле бер яшәү урыны булмаган затларны теркәү механизмнарын камилләштерү, шул исәптән... Читать дальше...

Татарстанда тагын дүрт ир-ат һәм ике хатын-кыз ковидтан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын алты кеше — дүрт ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирус корбаны булды. 2022 елның 29 гыйнварына республикада ковидтан үлүчеләрнең рәсми теркәлгән гомуми саны — 1582 кешегә җитте, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Вафат булучылар – 1582 кеше, бу санга соңгы тәүлек эчендә расланган алты очрак та керә, диелә хәбәрдә. Коронавирустан 1941, 1942, 1952 һәм 1955 елларда туган дүрт ир-ат, 1939 елда туган ике хатын-кыз һәлак булган. Читать дальше...

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны буенча антирекорд яңартылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә, пандемия башланганнан бирле, Covid-19 коронавирусын йоктыру очрагының иң югары күрсәткече — 506 очрак теркәлгән. Сигез кешегә чир чит төбәктә ияргән, калган авыручылар вирусны башкалардан иярткән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. «18 яшькә кадәрге балалар — 60 кеше. Җитмеш кеше хастаханәгә салынган, 436 кеше өйдә дәвалана», — дип ачыклык кертәләр ведомствода. Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Халыкка ревакцинациянең мөһим булуы турында аңлатырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан халкына беренче вакцинациядән соң, яки авырып алты ай узгач, Covid-19 коронавирусына каршы ревакцинация үтүнең мөһимлеге турындагы фикерне җиткерергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция режимында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип билгеләп... Читать дальше...

Татарстан Президенты мәктәпләр турында: Дистантка китәргә дигән планнар юк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә, омикрон-штамм таралу сәбәпле, коронавирус белән авыручылар санының кабаттан артуы шартларында, мәктәпләр эшен оештыру турында сөйләде.  Киңәшмә барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция режимында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.  «Иң мөһим һәм проблемалы тема — ковид. Агымдагы атнада авырулар саны шактый артты»... Читать дальше...

Миңнеханов сукбай этләр турында килгән барлык хәбәрләр буенча чаралар күрергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Рөстәм Миңнеханов җәмәгать урыннарында сукбай этләрнең агрессивлыгы турында барлык хәбәрләргә һәм сигналларга оператив рәвештә чаралар күрергә кушты. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә әйтте. Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр башлыкларына хайваннарга кагылышлы мәсьәләләрдә дәүләт вәкаләтләрен тулысынча гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кушты һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү,... Читать дальше...

Татарстанда 769 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елда Татарстанда гомуми мәйданы 4,7 миллион булган 769 күп фатирлы торак йортка капиталь төзекләндерелү үткәрергә планлаштырыла. Программаның финанслау күләме 6 миллиард 441 миллион сум. Бу хакта Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдерде. Барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция форматында оештырылган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Читать дальше...

Хезмәт министрлыгы бердәм тарифның эшкә яраксызлык пособиесен арттырачагын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Бердәм тариф кертү нәтиҗәсендә, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләнүче пособиенең максималь күләме 2025 елга 143, 5 меңгә кадәр җитәргә мөмкин. Бу хакта, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән, РИА Новости яза. Моңа кадәр Хезмәт министрлыгы иминият взносларын бердәм түләү белән башкаруны күздә тоткан бердәм тариф кертергә һәм, Россия Пенсия фонды белән Социаль иминиятләштерү фондын бергә кушу нигезендә... Читать дальше...

Вирусолог Нетесов: Ковидның бишенче дулкыны дүрт ай дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә башланган коронавирус пандемиясенең бишенче дулкыны дүрт айга кадәр барырга мөмкин. Моның сәбәбе — коллектив иммунитетның җитәрлек булмавы. Бу хакта вирусолог, Новосибирск дәүләт университетының бионанотехнологияләр, микробиология һәм вирусология лабораториясе мөдире Сергей Нетесов белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости. «Әлбәттә, безнең тиз генә вакцина ясатып, вирусны юк итә алуыбыз да бар, ләкин начаррагына да әзер булырга кирәк. Бу дулкын озак — ике-өч-дүрт айга барырга мөмкин», — диде тикшеренүче.

Росстат: 2021 елда илдә халык саны 1,04 миллион кешегә кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, Россиядә халыкның табигый кимүе 1,04 миллион кешене тәшкил иткән. Ведомство  белдерүенчә, 2021 елның гыйнвар-декабрь айларында илдә үлем-китемнәр саны 15,1 процентка арткан һәм 2,445 кешегә җиткән (2020 елда — 2,124 миллион кеше), дип хәбәр итә РИА Новости. Шул ук вакыт аралыгында балалар тууы 2,3 процентка кимегән һәм 1,4 миллион булган (узган ел 1,43 миллион). 2020 елда Россия Федерациясендә халыкның табигый кимүе 688,7 мең кеше тәшкил иткән. Читать дальше...

Татарстанда гыйнвар ахырына торак төзелеше буенча еллык планның 2,5 проценты үтәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Гыйнвар ахырына Татарстанда 69 мең квадрат метр торак төзелгән. Бу агымдагы 2022 елга булган планның нибары 2,5 процентын гына тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция форматында оештырылган киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Читать дальше...

Марий Элдан килгән гаилә Татарстанда юл һәлакәтенә очраган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кичә республиканың Яшел Үзән районында җитди юл-транспорт һәлакәте булды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына вакыйганың шаһитлары сөйләгәнчә, Volkswagen машинасын йөртүче алда бара торган автомобильне узу өчен каршы як полосага чыгып, Марий Эл республикасы номерлары булган Renault автомобиле белән бәрелешкән. Көчле бәрелүдән соң немец автомобиле «КАМАЗ» машинасы астына килеп кергән. «Renault машинасында ир-ат һәм хатын-кыз иде. Икесе дә имгәнгән. Читать дальше...

Казанда «Мисс Татарстан-2022» конкурсы җиңүчеләрен ачыкладылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Хевронин). Кичә, 28 гыйнварда, Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Мисс Татарстан-2022» конкурсының финалы булып узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, 2022 елда республиканың төп чибәре таҗын Түбән Камадан 18 яшьлек Анна Атаманова алды. Ә «Мисс Казан-2022» титулына аның яшьтәше — Казаннан Ралина Әхмәдуллина лаек булды. Быелгы конкурс кызларга финалга узу өчен үтәргә кирәк булган этаплар саны белән аерылып торды, дип сөйләде конкурсны оештыручы Камилла Хөсәенова. Читать дальше...

Эстон теле йортында Нарва татар җәмгыяте «Европа Сабантуе» фотокүргәзмәсен ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 21 гыйнвар көнне Таллин шәһәрендәге Эстон теле йортында «Европа Сабантуе» дип аталган фотокүргәзмә ачылды. Әлеге күргәзмәне Нарвадагы татар җәмгыяте оештырган. Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итүенчә, күргәзмәгә экскурсияне IV Европа Сабантуе координаторы Гөлзәлинә Жехтунова уздырган. Очрашуда әтиле-уллы Феракша һәм Рафаэль Шәрәфетдиновлар татарча җырлар башкарган. Гореф-гадәтләр һәм милли кухня турында Мәрьям Малышева сөйләгән. Ул кунакларны өчпочмак, тутырма, кош теле белән дә сыйлаган. Читать дальше...

Түбән Кама көллияте федераль тәҗрибә мәйданчыгы статусын алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Каманың Королев исемендәге политехника көллияте федераль тәҗрибә мәйданчыгы статусын алган. Бу хакта «Инстаграм»да үз битендә учреждение җитәкчесе Татьяна Куприянова хәбәр итә. Мәйданчык эшчәнлегенең төп юнәлешләре — заманча проблемаларны хәл итүнең яңа ысулларын эшләүгә, мәгариф системасына яңарыш кертүгә юнәлтелгән ачыш һәм механизмнарны сынап карау буенча эшчәнлек. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Түбән Кама көллияте тәҗрибәсенең темасы булып... Читать дальше...

Актаныш районы башлыгы студентлар белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 29 гыйнвар, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). Кышкы сессияләрен уңышлы тапшырып кайткан студентлар «Адымнар-Актаныш» күптелле белем бирү гимназиясендә очрашты. Башка еллардан үзгә буларак студентлар очрашуын алып баруны район башлыгы Энгель Фәттаховка тапшырдылар. Энгель Фәттахов студентларны сәламләп укуларында уңышлар теләде. Республикада дүртенче булып ачылган «Адымнар-Актаныш»ны сезгә күрсәтәсебез килде», — диде ул төрле югары уку йортыннан кайткан егет-кызларга. Актанышның беренче... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *