Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2022

Новости за 05.08.2022

Түбән Кама депутатлары сәламәтлекләре чикле кешеләр белән ишегаллары ремонтын карады

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама шәһәр Советының шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы булып узды. Күчмә утырышта «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалдын комплекслы төзекләндерү, квартал эчендәге юлларны ремонтлау, шул исәптән сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен шартлар тудыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Читать дальше...

Ялларда синоптиклар Татарстанда +33 градус эссе вәгъдә итә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан антициклон йогынтысында, шуңа күрә республикада эссе һәм коры һава торышы саклана. Якындагы көннәрдә Татарстан элеккечә югары атмосфера басымы астында булачак, явым-төшем ихтималы аз.

Читать дальше...

Федерация Советында мәктәпкә машина йөртү дәресләрен кайтарырга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Өлкән сыйныф укучылары өчен киләчәктә машина йөртү таныклыгы алу мөмкинлеге бирә торган автойөртү курсларын кертергә кирәк, шул ук вакытта практик өлешен киңәйтергә кирәк. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәү биржасында доллар курсы 60,58 сумга кадәр арткан

Tatar-inform.tatar 

Бүген рубль бераз йомшарды, әмма атна нәтиҗәләре буенча арткан. Мәскәү биржасындагы сәүдә динамикасыннан күренгәнчә, җомга көнне доллар 60,58 сумга кадәр, ә евро 61,54 сумга кадәр арткан.

Читать дальше...



Россиядә ковидка каршы коллектив иммунитет 8,6 процентка кадәр төшкән

Tatar-inform.tatar 

Стопкоронавирус.рф. порталы мәгълүматлары буенча коронавируска каршы коллектив иммунитет төшүен дәвам итә һәм бер атнада 10,7 проценттан 8,6 процентка кадәр кимегән.

Читать дальше...

Татарстанлыларны күптомлы басма өчен фронт хатлары белән уртаклашырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Наркомы Победы» күптомлы басмасы әзерләнә. Җыентыкның бер томында СССРның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә мөселманнарның Диния нәзарәтенең керткән өлешен яктырту планлаштырыла. Фронттан хатлар китапның мөһим өлеше булачак.

Читать дальше...

Кемерово шәһәрендә Сабантуй булды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Кемерово шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Мини Сабантуй 2022» милли бәйрәме узды. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге чараның максаты - Кемерово шәһәре халкы һәм кунаклары арасында татар мәдәниятен пропагандалау.

Читать дальше...

Улы үтергән Чаллы кешесе «КАМАЗ» хезмәте җитәкчеләренең берсе булган

Tatar-inform.tatar 

«КАМАЗ» инновацион үсеш һәм прогрессив технологияләр хезмәте җитәкчесе, технология үзәге директоры урынбасары Валерий Адаричев белән хушлаша, ул 3 августта вафат булды.

Читать дальше...

Башкорт галимнәре дизайнер Илдар Гатауллинның татар милли киеме коллекциясен тәнкыйтьләде

Tatar-inform.tatar 

Башкорт галимнәре «Тормыш стиле – мәдәни код» Этно-fashion фестивале кысаларында татар милли киемнәре коллекциясен тәкъдим иткән «Милли хәситә» берләшмәсе җитәкчесе, дизайнер Илдар Гатауллинны тәнкыйтьләде.

Читать дальше...

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә кагылышлы гауга турында аңлатма бирде

Tatar-inform.tatar 

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәдрәсә тирәсендә чыккан гаугада күтәрелгән темалар турында «Татар-информ» хәбәрчесенә аңлатма бирде. «Гауга мәгълүмат җитмәүгә дә бәйле», дип саный ул. Болар - түләүле уку, тулай торак һәм түләүле ашату мәсьәләләре.

Читать дальше...

Чаллы мэры янгында үлгән балалар истәлегенә куелган мемориалга чәчәк алып килгән

Tatar-inform.tatar 

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев бүген 43нче комплекстагы биш катлы йорт янында урнашкан мемориалда булды. Ул йортта кичә янгын вакытында балалар һәлак булды. Шулай ук башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов та чәчәк салды.

Читать дальше...

Галим Иҗат Сабитовка Болгар дәүләтендә ислам кабул ителү юбилеена көмеш билге тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министрының урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры Иҗат Сабитов белән очрашты. Әхмәтшин профессорга Бөек Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуга истәлекле көмеш билге тапшырды, шулай ук Татарстанга багышланган китап-альбом бүләк итте.

Читать дальше...

Сентябрь аеннан балалар өчен язучылар, журналистлар белән очрашулар циклы үткәрелә башлый

Tatar-inform.tatar 

4 августта Казанда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Мирас» автономияле коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән очрашты. Алар «Ак Бүре дуслары клубы»н төзү буенча уртак проект турында фикер алышты.

Читать дальше...

Россиядә узган тәүлектә ковид йоктыручылар саны буенча яңа антирекорд куелган

Tatar-inform.tatar 

Узган тәүлектә 18 555 кеше коронавирус йоктырган. Мондый сан Россиядә 1 апрельдән бирле теркәлмәгән. Узган тәүлектә ковид йоктыруның яңа очраклары 1,5 мең тапкыр кимрәк (17 126) булган. Пандемия башланганнан алып Россиядә 18 672 422 яңа очрак ачыкланган. Бу хакта Covid-19 инфекциясен таратуга каршы көрәш буенча оператив хезмәт хәбәр итә.

Читать дальше...

Казандагы складта чыккан янгында бер кеше зыян күргән, аны хастаханәгә илткәннәр

Tatar-inform.tatar 

Казанның Киндери бистәсендә тәрәзә чистарту сыекчасы ясый торган складта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр 11.15 сәгатьтә 900 квадрат метр мәйдандагы ялкынны чикләп алган. Янгын сүндерүчеләр шул рәвешле утның таралу куркынычын бетерде.

Читать дальше...

«IQRA (Укы!)» бәйгесендә җиңүчеләргә чит илләргә юлламалар бирәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Мәскәүнең «Өмет» җирле дини оешмасы «IQRA (Укы!)» дип исемләнгән бәйгедә катнашырга чакыра. Конкурста җиңүчегә кече хаҗга юллама биреләчәк. Шулай ук Төркиягә 2 кешелек һәм Үзбәкстанга 3 кешелек юлламалар һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *