Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2022

Новости за 21.08.2022

Аяз Гыйләҗевнең якыннары Зәй якларында туган нигезләрендә булды

Tatar-inform.tatar 

Зәй якларына Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тормыш иптәше Нәкыя ханым, балалары, оныклары, туганнары килде. Алар нәсел тамырлары тоташкан Бигеш һәм Урта Баграж авылларында булды.

Читать дальше...

Алабугада 95 миллион сумлык федераль грант акчасына Шишкин буалары төзекләндереләчәк

Tatar-inform.tatar 

Алабуга «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Конкурста Шишкин буаларын реконструкцияләү проекты катнашты. Россия Федерациясе бюджетыннан грант суммасы якынча 95 млн сум тәшкил итәчәк.

Читать дальше...

Татарстанда янә +32 градус эссе булыр дип көтелә

Tatar-inform.tatar 

Дүшәмбе көнне Татарстанда янә коры һәм эссе һава торышы көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +30 градустан да югары күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Казан тарихчылары Галимҗан Барудиның хатыны Маһруй турында хатирә дәфтәре тапкан

Tatar-inform.tatar 

«Баруди әлеге китап хатын кызларга гына түгел, ир-атларга да файдалы булыр, дип өметләнгән. Ул аны язуы белән хатынын югалту кайгысыннан үз-үзен юатырга да тырышкан», - диде галим.

Ульяновск өлкәсендә автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән, унбиш кеше һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Бүген Ульяновск өлкәсенең Николаевка районында трассада йөк автомобиле каршы як полосага чыккан һәм минивэн белән кара-каршы бәрелешкән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Дөньяда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 595 миллионнан артып киткән

Tatar-inform.tatar 

Американың Джон Хопкинс университеты мәгълүматларыннан күренгәнчә, дөньяда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 595 миллион 677 мең 66 кешегә җиткән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Роспотребнадзорда ковид һәм грипп белән авырганда үлем-китем дәрәҗәсен чагыштырдылар

Tatar-inform.tatar 

Коронавирус инфекциясе белән чирләгәндә үлем-китем дәрәҗәсе грипп белән авыргандагыга караганда югарырак, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулардан интегүче кешеләр өчен ковид аеруча зур куркыныч тудыра. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Эпидемиология Үзәк фәнни тикшеренү-институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничнаяга сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Гинцбург яңа антиген составлы COVID-вакцина уйлап табылуы хакында белдерде

Tatar-inform.tatar 

Коронавирус инфекциясенең яңа штаммы («дельта-омикрон») барлыкка килүен исәпкә алып, яңа антиген составлы вакцина ясалган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге үзәге директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Табиб 1 сентябрьдә мәктәпкә алып барырга ярамаган чәчәкләрне атады

Tatar-inform.tatar 

1 сентябрьдә укытучы өчен чәчәк гөлләмәсе сайлаганда аның матурлыгы һәм бәясе генә түгел, нинди чәчәкләрдән торуы да мөһим роль уйный. Эш шунда ки, алар кешедә теләсә кайсы яшьтә аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Мәскәүнең Ленин проспектындагы МЕДСИ клиникасы аллерголог-иммунологы Наталья Игнатова «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *