Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2023

Новости за 05.01.2023

Әлмәт районында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча төнге тикшерүләр үткәрелә

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел бәйрәмнәре чорында 2022 елның 30 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Әлмәт муниципаль районы буенча дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен төнлә тикшерәләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза. 

Читать дальше...

Алабуга табиб-травматологы тюбингта дөрес шуу кагыйдәләрен искә төшерде

Tatar-inform.tatar 

Куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау, исерткеч эчемлекләр куллану, һава торышының начар чагы — боларның барысы да травмпунктка мөрәҗәгатьләрнең санын арттыра. Кышын сәламәтлекне башка вакыттагыдан да ныграк кайгырту кирәк. Травмаларны ничек булдырмаска икәнлеге турында Алабуга үзәк район хастаханәсе травматология бүлеге мөдире Адель Әхмәтҗанов сөйләде. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза. 

Читать дальше...

Аномаль салкыннар аркасында Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

6-11 гыйнварда Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, 6 гыйнварда төнлә һәм иртән көнбатыш районнарда минималь һава температурасы -19..-24, көндез максималь температура -17..-22 градус тәшкил итәчәк.

Читать дальше...

Соцфонд бердәм пособие түләүне сорап язылган ярты миллионнан артык гариза кабул иткән

Tatar-inform.tatar 

Социаль фонд көмәнле хатыннар һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен бердәм пособие түләүне сорап язылган ярты миллионнан артык гариза кабул иткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы фондның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...



Татарстан урманчыларына янгын сүндерү өчен 68 берәмлек техника, җиһазлар сатып алачаклар

Tatar-inform.tatar 

Быел Татарстанда урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү өчен 68 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алачаклар. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 

Читать дальше...

Татарстанда ике ел эчендә федераль программа буенча 27 мәктәп ашханәсенә ремонт ясалачак

Tatar-inform.tatar 

Мәктәп белем бирү системаларын яңарту федераль программасы буенча Татарстанда 27 мәктәп ашханәсенә ремонт ясалачак. Узган ел 20 мәктәп ашханәсе төзекләндерелгән, быел калган җидесе тәртипкә китереләчәк.

Читать дальше...

Татарстанда Яңа ел башыннан бирле 44 янгын булган, аларда дүрт кешенең гомере өзелгән

Tatar-inform.tatar 

2023 ел башыннан бирле республикада 44 янгын теркәлгән, аларда дүрт кеше һәлак булган, дүртесе зыян күргән, 14 кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Буада росгвардиячеләр авыру әнисен буып үтергән ир-атны тоткарлаган

Tatar-inform.tatar 

Буада росгвардиячеләр кичен урамда патрульлек иткән вакытта 1 Май урамындагы бер шәхси йортта улының әнисен үтерүе турында хәбәр алган. Шул ук вакытта, бу хәл турында полициягә ул үзе хәбәр иткән.

Читать дальше...

Төнлә Түбән Камада чыккан янгында фатир хуҗасы зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

Кичә төнге унберләр тирәсендә 101 янгын сагы номерына Түбән Каманың Тын аллея урамындагы торак йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Йортның дүртенче катындагы бер фатирның залында диванга ут капкан.

Читать дальше...

Татарстанда тагын 57 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 57 яңа очрагы ачыкланган. Бер көн элек 56 очрак теркәлгән иде.

Читать дальше...

1 марттан Россиядә светофорның яңа сигналы гамәлгә керә

Tatar-inform.tatar 

Быелның 1 мартыннан Россиянең барлык төбәкләрендә светофорның өстәмә секция рәвешендәге яңа сигналы гамәлгә керә, анда «ак җәяүле» сурәтләнгән борылыш угы күрсәтеләчәк. Шул хактагы документ узган елның октябрендә имзаланган. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Татарстанда «Мәгариф» проектын гамәлгә ашыру өчен 3 млрд сумга якын акча юнәлдерелгән

Tatar-inform.tatar 

Узган ел Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2,8 миллиард сум акча юнәлдерелгән. Шул исәптән федераль бюджеттан – 2,3 миллиард, республика казнасыннан 500 миллион сум бүленгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Индонезия «Мир» картасын файдалану мөмкинлеген карый

Tatar-inform.tatar 

Индонезия Россиянең «Мир» түләү системасы карталарын файдалану вариантын карый, ул берникадәр вакытны алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Индонезиянең Мәскәүдәге илчесе Хосе Антонио Морато Тавареска сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Думада Россиядә бердәм мәктәп формасына дәүләт заказы кертергә чакырдылар

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасының гаилә эшләре комитеты башлыгы Нина Останина РИА Новости агентлыгына Россиядә бердәм мәктәп формасы сатып алу өчен дәүләт заказы системасын күздә тотарга кирәк дип белдерде. Шул ук вакытта, аның үрнәген балалар үзләре уйларга тиеш, СССР вакытындагы форманы исә нигез итеп алырга мөмкин.

Читать дальше...

Табиб баллы әйберләр күп ашасаң, диабет барлыкка киләчәк дигән мифны юкка чыгарды

Tatar-inform.tatar 

Баллы әйберләр күп ашасаң, диабет барлыкка киләчәк дип раслау – миф, әмма гәүдә авырлыгы кирәгеннән артык булган кешеләрдә мондый куркыныч сизелерлек арта. Бу хакта РИА Новости агентлыгы инвалидларның «Россия диабет ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Эндокринология илкүләм медицина тикшеренү үзәге» Диабет институтының шикәр чирен фаразлау һәм инновацияләр бүлеге мөдире, медицина фәннәре докторы Александр Майоровка сылтама белән хәбәр итә. Читать дальше...

Путинның Яңа ел мөрәҗәгате 2022 елдагы иң популяр эфир вакыйгасы булган

Tatar-inform.tatar 

РФ Президенты Владимир Путинның Беренче каналдагы Яңа ел мөрәҗәгате 2022 елдагы иң популяр аерым эфир вакыйгасы булган. Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясендә Mediascope компаниясе мәгълүматларына сылтама белән шулай дип белдерделәр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда булачак «Манзара» паркы буйлап һава мендәрендәге суднода экскурсия оештырыла

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, 6 гыйнварда, Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары гадәти булмаган экскурсиягә кушыла ала – алар өчен «Манзара» паркы буйлап һава мендәрендәге суднода экскурсия оештырылачак.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *