Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2023

Новости за 30.01.2023

Лисичанскида авыр хәлдә калган кешеләргә кайнар аш ашатучы Рөстәм Гатин Чаллыга кайта

Tatar-inform.tatar 

Чаллы эшмәкәре, «Приют человека» хәйрия проекты җитәкчесе Рөстәм Гатин февральдә янә Чаллыга кайтачак. Бу хакта «Дарим тепло» солдатларга оекбашлар бәйләүчеләр берләшмәсе җитәкчесе Светлана Карпова хәбәр итте. Алар Рөстәм Гатин белән тыгыз элемтәдә тора. Аның аша солдатларга капчык-капчык бәйләнгән оекбаш, бияләй, снудлар җибәрәләр.

Читать дальше...

Төмәндә танылган шагыйрь, «Әдәби Төмән» берләшмәсе әгъзасы Фәрит Ермышев вафат

Tatar-inform.tatar 

Төмәннең «Яңарыш» газетасы 19 январь көнне өлкәдә танылган талантлы шагыйрь, берничә җыр авторы, газетаның якын дусты, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсенең хөрмәтле әгъзасы, хезмәт ветераны Фәрит Нәриман улы Ермышев вафат булуын хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү өчен грантка гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агростартап» грантын алуга дәгъва кылучыларны сайлап алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлый.

Читать дальше...

Татарстанда +1 градуска кадәр җылыта, көчле җил һәм җепшек кар көтелә

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә, гыйнварның соңгы көнендә, Татарстан циклон иңкүлегенең алгы өлешендә калачак. Аның үзәге Ак диңгез өстендә, бу исә температура фоны күтәрелүгә ярдәм итәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Чаллыда яшь кыз әбисе һәм бабасына пычак белән һөҗүм иткән

Tatar-inform.tatar 

Автокаланың 50нче комплексында яшь кыз әбисе белән бабасына һөҗүм иткән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә расладылар.

Читать дальше...

Әфганстан татарлары Мәскәүдә изге Рамазан кубогы өчен мини-футбол турнирында катнаша

Tatar-inform.tatar 

Әфганстан татарлары мини-футбол буенча беренче «Изге Рамазан кубогы» ачык турнирында катнашырга әзерләнә. Финал этабы 28-30 апрель көннәрендә Мәскәүдә узарга тиеш.

Читать дальше...

ТАСС: Путин Федераль Җыенга юлламасын 20 февральдә игълан итәргә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы 20 февральдә игълан ителергә мөмкин. Бу турыда ТАСС Дәүләт Думасындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...



Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең адресы үзгәрде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге төзекләндерү вакытына башка бинага күчеп тора. Вәкиллек хәзер Екатеринбург шәһәренең Карл Либкнехт урамында 22нче йортта (Консуллар бинасы) 307нче офиста эшләячәк.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларга ата-аналар белән эшне яңа дәрәҗәгә күтәрергә киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

Балаларны олы тормышка әзерләүдә ата-аналарның роле –  мәгариф системасының төп бурычы, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Бу турыда ул «Без – Россия гражданнары» парламент дәресенә әзерлек кысаларында педагоглар белән очрашуда әйтте. Ул укытучыларга «ата-аналар белән эшне яңа дәрәҗәгә күтәрергә» киңәш итте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов алты ветеранны – камалышта калган Ленинградта яшәүчеләрне бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» билгесе булган алты Бөек Ватан сугышы ветеранын бүләкләде. Шул турыдагы карар республика җитәкчесенең рәсми порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Ларионова Казанның 7нче хастаханәсенә Марат Садыйков исеме бирергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова Татарстан Республикасы Казан шәһәренең «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» сәламәтлек саклау дәүләт автономияле учреждениесенә арабыздан киткән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның исемен бирергә һәм мәңгеләштерергә тәкъдим итте. Ул шулай ук министрның туганнарына һәм бөтен республика халкына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Читать дальше...

Әлфия Авзалованың «Казан утлары» ансамбле белән башкарган җырлары музыкаль мәйданга чыкты

Tatar-inform.tatar 

«Мелодия» фирмасы Әлфия Авзалова һәм «Казан утлары» ансамбленең 1973 елда яздырылган җырларын музыкаль мәйданчыкларга чыгарды. Yummy Music лейблының креатив директоры Рәдиф Кашапов, эксперт буларак, бу эштә үзенең киңәшләрен биргән, дип хәбәр итә лейблның матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Татарстанда «Хәтер Маршы-2023» акциясе башланды

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Хәтер маршы» республика акциясе башланды. Ул ел саен уздырыла торган чара. Акциядә катнашучылар лекцияләр һәм музыкаль-әдәби композицияләр ярдәмендә Татарстан укучыларына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләргә ниятли. Активистлар Татарстан башкаласыннан соң Түбән Кама, Чистай һәм Чаллыга юл тотачак.

Читать дальше...

Эшләүче пенсионерларны иминият взнослары түләүдән азат итәргә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Эшләүче пенсионерларны иминият взнослары түләүдән азат итәргә һәм мәҗбүри пенсия иминияте системасыннан чыгарырга тәкъдим ителә. ЛДПР партиясе Дәүләт Думасына шул хактагы закон проекты тапшырган, Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов үзенең телеграм-каналында документның проектын урнаштырган.

Читать дальше...

Пакистанда мәчеттәге шартлау нәтиҗәсендә 32 кеше һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Пакистанның Пешавар шәһәрендәге бер мәчеттә теракт нәтиҗәсендә 32 кеше һәлак булган, 147се зыян күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Geo телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанлыларга, метрода документларыңны югалтсаң, кая мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

Казан метросында кешеләр еш кына документларын, банк һәм транспорт карталарын, юл йөрү билетларын, акча янчыкларын һәм кәрәзле телефоннарын югалта. Бу әйберләрнең барысы да, хуҗалары аларны кайда онытып калдырса, шул станциядә саклана, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.

Читать дальше...

«Ак калфак» оешмасы «Калфагым» проекты кысаларында Чистайда кызлар белән очрашу уздырды

Tatar-inform.tatar 

«Ак калфак» оешмасы «Калфагым» проекты кысаларында Чистайдагы Ислам үзәгендә 9-12 яшьлек кызларны берләштергән «Ягез, кызлар!» төркеме белән очрашу уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Читать дальше...

Россия халкын февраль аенда кыска эш атнасы һәм озын яллар көтә

Tatar-inform.tatar 

Февраль аенда Россия халкын озын ял көннәре көтә, дип искәрттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенең матбугат хезмәтендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *