Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2023

Новости за 11.02.2023

Аксубай районында «Татарстанда «Россия чаңгы юлы» ярышларында меңнән артык кеше катнашты

Tatar-inform.tatar 

Аксубай районында «Татарстанда «Россия чаңгы юлы» ярышларына 1300дән артык кеше катнашты. Мәктәп укучылары, эшләүче яшьләр, өлкәннәр, пенсионерлар, сәламәт яшәү рәвешен яратучылар районның төп чаңгы юлына басты.

Читать дальше...

Әлмәттә торак төзелешен «10 фатирга 7 машина урыны» исәбеннән проектларга җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә машина кую урыннары җитмәү проблемасын яңа төзелешләрне проектлау этабында хәл итәчәкләр. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов 10 февральдә узган хисап сессиясендә белдерде. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Апаста чаңгы ярышында район башлыгы Айрат Җиһаншин финишка беренче килде

Tatar-inform.tatar 

Апаста «Татарстан чаңгы юлы-2023» спорт бәйрәме узды. Биредә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, район мәктәпләре укучылары, аграр көллият студентлары, оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр һәм ветераннар катнашты.

Читать дальше...

Кукмара районында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган сессия булды

Tatar-inform.tatar 

Кукмара районында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган сессия булды.Ул үткән елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2023 елга билгеләнгән бурычларга багышланган иде.

Читать дальше...

Төркиядә җир тетрәгәннән соң 30 метр тирәнлектә җир убылган

Tatar-inform.tatar 

Төркиянең көньяк-көнчыгышындагы Хатай провинциясендә җир кабыгында 200 метр озынлыктагы һәм 30 метр тирәнлектә җир убылган, ягъни ярылган урын барлыкка килгән. Ул 7,8 магнитудалы ике җир тетрәү нәтиҗәсе булды, дип хәбәр итә IHA Haber телеканалы. Гигант ярыкны дрон ярдәмендә күргәннәр һәм төшереп алганнар.

Читать дальше...

Төркиядә җир тетрәүләрдән һәлак булучылар саны 21 меңгә якынлаша

Tatar-inform.tatar 

Төркиянең көньяк-көнчыгышында булган зур җир тетрәүләр аркасында үлүчеләр саны 20 937 кешегә җитте. Бу хакта Төркиянең гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итә, дип яза ТАСС.

Читать дальше...



Мөхәммәтшин: Татарстанда фәнни эшне стимуллаштыру өчен төрле ярдәм чаралары бар

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанда «Татарстанның иң яхшы яшь галиме –  2022» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм ТР махсус дәүләт стипендиясе ияләрен хөрмәтләделәр. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Ул республикада фәнни эшчәнлекне стимуллаштыру өчен грант һәм стипендия программалары, фәнни премияләрне дә кертеп, төрле ярдәм чаралары гамәлдә булуын билгеләп үтте.

Читать дальше...

Россия мөселманнары Диния нәзарәте Хөсәен Фәезхановның тууына 200 еллыгына чаралар әзерли

Tatar-inform.tatar 

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдинның хәер-фатихасы белән 2023 елда Россиянең күренекле мөселман теологы һәм тарихчысы Хөсәен Фәезханов (1823-1866) тууына 200 ел булуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты төзелә. Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда яза.

Читать дальше...

Татарстанда дүртенче көн рәттән коронавирус белән авыручылар саны арта

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирус белән авыручыларның теркәлгән саны арта бара. Бүген 94 кешедә Covid-19 расланган. Кичә 89 кешедә, 9 февральдә 83 кешедә, 8 февральдә 78 кешедә расланган булган. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.

Читать дальше...

Песошин муниципалитетларда инфраструктура аварияләренең сәбәпләрен өйрәнергә кушты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин традицион республика киңәшмәсендә муниципаль районнарда инженер-техник инфраструктурада аварияләр санына һәм сәбәпләренә анализ ясарга йөкләмә бирде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Язучылар берлегендә Тукай бүләгенә кандидатлар тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

10 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышы узды. Утырышта ике идарә арасында эшләнгән эшләргә хисап тотылды, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Максим Горький исемендәге әдәби премиягә кандидатлар тәкъдим ителде.

Читать дальше...

Татарстанда 2023 елга планлаштырылган торакның 16 проценты төзелгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 11 февральгә 503 мең кв.метр торак төзелгән, бу 2023 елга планлаштырылган 830 мең кв. метрның 16 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Читать дальше...

Табиблар Питрәч районында янгыннан чыгып котылган ана белән баланың хәле турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә Питрәч районындагы Яңа Шигали бистәсендә янгыннан чыга алган ана белән баланың хәле турында сөйләделәр.

Читать дальше...

Питрәч районындагы янгында гаилә янып үлүгә бәйле җинаять эше ачылды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасында дүрт кеше һәлак булган янгынга бәйле «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Читать дальше...

Күрмәүче инвалидлар гарәп телен һәм компьютер программаларын өйрәнә алачак

Tatar-inform.tatar 

Казанда күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрне укыту һәм реабилитацияләү буенча җиде курс эшли башлаячак. Россиянең төрле төбәкләреннән аларда 245 инвалид катнашачак. Алар Луи Брайль системасы буенча уку һәм язу, гарәп телен һәм башка фәннәрне өйрәнәчәк, компьютер белемнәре үзләштерәчәк.

Читать дальше...

Питрәч районында янган өйдә өченче кыз баланың мәете табылган

Tatar-inform.tatar 

Яңа Шигали бистәсендә чыккан янгында үлгән өченче баланың мәете 9.47 сәгатьтә табылды, дип сөйләделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Читать дальше...

Буа мәдрәсәсендә «Ислам белгече» бәйгесе узды

Tatar-inform.tatar 

Буа мәдрәсәсендә көндезге бүлек шәкертләре арасында «Ислам белгече» бәйгесе уздырылды. Бәйгедә көндезге бүлектә укучы барлык шәкертләр өч командага бүленеп жюри каршында сынау тотты.Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Белгеч мошенниклар рәсмиләштергән кредиттан котылу ысулын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Мошенниклар кеше исеменә рәсмиләштергән кредитларны түләргә кирәкми. Ссуданы чит кеше рәсмиләштергәне турында полициягә, кредит оешмасына һәм кредит тарихлары бюросына мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Честное слово» онлайн микрокредитация сервисы генераль директоры Андрей Петков «РИА Новости»га шул турыда сөйләгән.

Читать дальше...

Төркиядә җир тетрәүдән үлүчеләр саны 20 меңнән артып киткән

Tatar-inform.tatar 

Төркиядә җир тетрәү корбаннары саны 20 665 кешегә кадәр җитте, яралылар – 80 меңнән артык, дип хәбәр итте Төркиянең гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен булдырмау һәм бетерү идарәсе (AFAD).

Читать дальше...

Чаллыда яшь эшмәкәрләрне арттыруга юнәлдерелгән проект гамәлгә куела

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда «Бизнес башлауда остаз» иҗтимагый проекты башлана. Ул яшь эшмәкәрләр санын арттыру максатыннан оештырыла. Ул «Бердәм Россия» һәм Рост партиясе белән берлектә оештырыла. Хәзерге вакытта гаризалар кабул итәләр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Равил Кузюров Питрәч һәм Чистай муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров кичә Питрәч һәм Чистай муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Анда ул 2023 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *