Апаста яралылар өчен носилка тегү эшен башлап җибәргән волонтерны хөрмәтләделәр
Апаста яшәүче олы йөрәкле Сания апа Сафиуллинага күркәм юбилее уңаеннан, район җитәкчелеге исеменнән котлаулар кабул итте.
Читать дальше...
Апаста яшәүче олы йөрәкле Сания апа Сафиуллинага күркәм юбилее уңаеннан, район җитәкчелеге исеменнән котлаулар кабул итте.
Читать дальше...
Саба районы Шәмәрдән мәдәният йорты Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чик буе гаскәрләрендә, Хәрби-һава көчләрендә, Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннәр ярдәмендә «Ватанга хезмәт итәм!» дигән автойөреш оештырды. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.
Читать дальше...
Азнакай районының Карамалы авылында узган авыл яшьләре спартакиадасында спортның 13 төре буенча ярыштылар. Аркылы пычкы белән утын кисү тарихта гына калса да, аны онытып бетермәгәннәр икән.
Читать дальше...
Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә дә борынгы гореф-гадәтләрне саклауга җитди карыйлар. Бу Май чабу бәйрәмендә дә ачык чагылды. Милли киемнәрдәге мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр Май чабу җырларын башкарды, әйлән-бәйлән әйләнде.
Читать дальше...
Татарстанда якшәмбе көнне көтелгән катнаш явым-төшем һәм һава температурасының плюс күрсәткеченә кадәр күтәрелүе нәтиҗәсендә түбәләрдән кар һәм боз төшәргә мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Япониянең төньягында 6,1 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Аның үзәге Хоккайдо утравында, 6 чакрым тирәнлектә урнашкан, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Читать дальше...
Россия Хөкүмәтендә «Пушкин картасының» функцияләрен киңәйтү мөмкинлеге хакында фикер алышалар. Әйтик, балаларны экскурсияләр, театрлар яки кинотеатрларга озатып йөрүче укытучыларга да аннан файдаланырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында яшь режиссерлар өчен курслар дәвам итә. Дәресләрне Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов алып бара.
Читать дальше...
Төркиянең Аксарай провинциясендә 5,3 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы сейсмологларга сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
9 февральдә Новосибирскида биш катлы торак йортта газ шартлау һәм өйнең бер өлеше җимерелеп төшү нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 15 кешегә җиткән: хастаханәдә тагын бер хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы өлкә Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиленә сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 157 яңа очрагы ачыкланган. Бу моннан алдагы көн белән чагыштырганда өчкә азрак. Стопкоронавирус.рф сайты шул хакта хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстанга күчмә кошлар көньяктан, гадәттә, март аенда кайта башлый. Беренче булып кара каргалар кайта, аларның кайтуы халык сынамышлары буенча яз башлануын аңлата. Профессор, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Читать дальше...
1 марттан Россиядә рецепт белән бирелә торган даруларны дистанцион сату буенча эксперимент башлана. Премьер-министр Михаил Мишустин аны үткәрү тәртибен раслады. Бу хакта «Российская газета» яза.
Читать дальше...
28 февральдә 13.00 сәгатьтә дүрт яшь язучы һәм тәрҗемәчегә 2022 ел өчен Шәриф Камал исемендәге әдәби премия тапшыру тантанасы була. Күркәм гадәткә кергәнчә, тантана Татарстан Милли музее филиалында – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Шимбә көнне, 25 февральдә, Камчаткада 6,1 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта «Известия» газетасы Россия Фәннәр академиясе Геофизика хезмәтенең Камчатка филиалы сайтына сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанның Клара Цеткин урамындагы өч катлы йортның икенче катында янгын чыгуы турында хәбәр бүген 8.35 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Төркиянең Малатья провинциясендә 4,7 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү идарәсенә (AFAD) сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
ТР Хөкүмәтендә узган традицион республика киңәшмәсендә (аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде) иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү схемаларын килештерү хакында фикер алыштылар. «ТР Шәһәрләрен үстерү институты» фонды башлыгы Наилә Зиннәтуллина бу өлкәдәге вазгыять турында cөйләде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә республиканың төрле дәрәҗәдәге хакимият вәкилләренә Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында телгә алынган чараларны гамәлгә ашыруга актив рәвештә кушылырга күрсәтмә бирде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар артуын дәвам итә. Кичә коронавирусның 151 очрагы (аннан алдагы көнне 151 иде) расланган.
Читать дальше...
Бүген, 25 февральдә, атмосфера фронты Татарстанга янә җылы, әмма тотрыксыз һава торышы алып киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
Алабугада җәй көне 5 мәктәп ашханәсендә капиталь ремонт ясалачак. Шулай итеп ашханәләр 11нче мәктәптә, 4нче гимназиядә, Морт, Олы Шүрнәк һәм Иске Юраш мәктәпләрендә яңартылачак. Бу хакта «Алабуга нуры» район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Питрәч районының Надеждино авылында модульле кибет ачылды. Хәзер авылда яшәүчеләрнең кирәкле продуктларны теләсә кайсы вакытта сатып алу мөмкинлеге бар. Бу хакта «Питрәч-информ» хәбәр итә.
Читать дальше...
Азнакай районы үзәк китапханәсендә гореф-гадәтләрне, йолаларны саклауга багышланган бик матур чаралар үткәрелә. Шагыйрә Халидә Галимова балаларны түбәтәй тегәргә өйрәтте. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...