Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2023

Новости за 04.08.2023

Казан теннисчысы сурдлимпиячеләрнең I җәйге уеннарында җиңү яулады

Tatar-inform.tatar 

Казанлы Дмитрий Долженков сурдлимпиячеләрнең I җәйге уеннарында теннисчылар арасында «Без бергә. Спорт» ялгыз һәм парлы разрядларда җиңү яулады. Ярышлар Уфада 23 июльдән 2 августка кадәр барды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда эссе һава торышы киләсе атна башында сакланачак

Tatar-inform.tatar 

Казанда 5 августта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, башлыча явым-төшемсез булачак. Төнлә һава температурасы +17..+19 градус тәшкил итәчәк, көндез синоптиклар +30..+32 градуска кадәр вәгъдә итә. Урыны белән секундына 12 метрга кадәр кыска вакытлы җилләр фаразлана.

Читать дальше...

Путин укучыларга көмеш медальләр тапшыру турындагы закон имзалады

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин II дәрәҗә «Укуда аерым уңышлары өчен» көмеш медальләре бирү турындагы законга кул куйды. Укудагы уңышлары белән аерылып торган укучыларны яңа уку елыннан бүләкли башлыйлар. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

Читать дальше...

Казан галиме якын арада Казанда көньяк климат урнашуын фаразлады

Tatar-inform.tatar 

Соңгы 20 елда Казанда уртача температура 1 градуска күтәрелде. Тиздән шәһәрдә тагын да көньяк климат урнашырга мөмкин. Бу хакта «Интервью без галстука» тапшыруында Казан федераль университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде.

Читать дальше...

Путинның түрәләрне үзебезнең ил машиналарына күчереп утырту инициативасын хупладылар

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасында Россия Президенты Владимир Путинның түрәләрне үзебезнең ил автомобильләренә күчереп утырту инициативасын хуплыйлар. Бу хакта Россия парламентының түбән палатасы рәисе Вячеслав Володин әйтте.

Читать дальше...

Кемеровода татарларның тарихына һәм бүгенгесенә багышланган конференция булды

Tatar-inform.tatar 

Кемеровода «Кузбасс һәм Көньяк Себер татарлары: тарих һәм бүгенге» дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Картаполов: Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны планлаштырылмый

Tatar-inform.tatar 

Россиядә мобилизациянең яңа дулкыны планлаштырылмый. Бу хакта «Газет.Ru»га Дәүләт Думасының оборона комитеты рәисе Андрей Картаполов мобилизациядән качкан өчен җинаять җаваплылыгы турындагы закон проектын шәрехләп белдерде.

Читать дальше...

Татарстан ярдәме белән Лисичанкида яңа мәктәп ачыла

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Лисичанск балаларына уникаль мәктәп төзеп бирәчәк.

Билгеләп үтелгәнчә, учреждениенең өченче каты бары тик чыгарылыш сыйныф укучылары өчен булачак. Барлык сыйныфлар һәм коридорлар офис стилендә була. Шулай итеп, укучылар студентлар тормышына әзерләнә алачак.

Яңартылган мәктәпнең икенче каты тулысынча патриотик тематикага багышлана. Мәгълүмат стендлары һәм плакатлары ярдәмендә балалар Россия тарихын өйрәнә, үзидарә көнен үткәрә алачак. Беренче кат башлангыч мәктәп укучылары территориясе була. Читать дальше...



Путин повестка юлланган көннән илдән китүне тыю турындагы закон имзалады

Tatar-inform.tatar 

Россиядә хәрби исәпкә алынырга тиешле гражданнарга эш яки уку урыны буенча повестка җибәрелгән вакытта һәм военкоматка килгәнче илдән чыгуны тыйдылар. Бу законга Россия Президенты Владимир Путин имза куйды.

Читать дальше...

Уфада «Нур» театры Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясен куячак

Tatar-inform.tatar 

Уфа татар театрының иҗат коллективы җәйге ялдан соң яңа сезонда беренче тапкыр җыелды. Директор Фирзат Габидуллин артистларны эшкә чыгулары белән котлады һәм аларны бу елга планнар белән таныштырды. Аерым алганда, сүз гастрольләр һәм яңа спектакльләр турында барды. «Башинформ» шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Ел башыннан Татарстан автоинспекторлары 38 ришвәт бирү омтылышын туктаткан

Tatar-inform.tatar 

2023 ел башыннан Татарстан автоинспекторлары ришвәт бирүнең 38 омтылышын һәм 407 коррупция фактын туктаткан. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Башкортстан татар җәмәгатьчеле Мәҗит Гафурига багышланган шигъри-музыкаль чарада катнашты

Tatar-inform.tatar 

2 август көнне Мәҗит Гафуринең мемориаль йорт-музеенда Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури тууга 143 ел һәм язучыга Башкортстанның халык шагыйре исеме бирелүгә 100 ел тулуга багышланган шигъри-музыкаль чара узды. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.

Читать дальше...

Хәрби хезмәткә чакырылу яшенең югары чиге 30 яшькә җитүе турында закон чыкты

Tatar-inform.tatar 

Вакытлы хәрби хезмәткә чакыруның югары чиге 30 яшькә кадәр арттырылды. Россия Президенты Владимир Путин 1993 елның 28 мартында гамәлгә куелган «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы федераль законга шундый үзгәрешләр кертте.

Читать дальше...

«Мөхәммәдия»гә укырга керүче абитуриентларның татар телен белү дәрәҗәсе тикшерелә

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 4 августта, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә абитуриентлар өчен көндезге бүлеккә укырга керү сынауларының чираттагысын тапшыра – әңгәмә уза. Мәдрәсә мөгаллимнәре составындагы кабул итү комиссиясе 150 егет һәм 170 кыз белән әңгәмә кора: аларның ислам нигезләре, Коръән уку буенча белем-күнекмәләрен, шулай ук татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Алексей Песошин Казанда Форель Тинчурин исемендәге яңа цифрлы подстанция ачты

Tatar-inform.tatar 

Казанда Азинода күренекле энергетик Форель Тинчурин хөрмәтенә аның исеме белән аталган 110 кВтлы яңа цифрлы подстанция ачылды. Ул процесслар автоматлаштырылган һәм ябык типтагы Татарстан Республикасы башкаласындагы икенче станция. Тантанада республика премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Читать дальше...

Автоинспекция кызган машинадагы эсселекнең алкоголь кебек тәэсир итүе турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда синоптиклар фаразлары буенча +30 градуска кадәр эссе һава торышы көтелә, шуңа бәйле рәвештә республика Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне сак булырга кирәклеге турында кисәтә.

Читать дальше...

Россиядә җиңел автомобильләр сату бер ай эчендә өч тапкырга диярлек арткан

Tatar-inform.tatar 

Июль аенда җиңел автомобильләргә ихтыяҗ узган ел белән чагыштырганда 2,7 тапкырга арткан. Гомумән алганда, Россиядә 30 көн эчендә 95,7 мең яңа машина сатылган, дип хәбәр итә ТАСС «Автостат» аналитик агентлыгы мәгълүматларына сылтама белән.

Читать дальше...

Башкортстанда үзешчән фольклор ансамбльләренең «Җырлыйк әле» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылының «Бабай утары» этнографик музей биләмәсендә үзешчән фольклор ансамбльләрнең «Җырлыйк әле» дип аталган төбәкара фестиваль-бәйгесе үтте. Чарада Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәтенең иҗтимагый координацион советы рәисе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Тел белгече Диләрә Тумашеваның кызы профессор Ләйсән Абдулхакова белән хушлаштылар

Tatar-inform.tatar 

31 июльдә Алтай краенда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган филология фәннәре докторы, профессор Ләйсән Абдулхакова белән бүген Казан федераль университетының Физика институты бинасында хушлаштылар. Ул – Казан университетының филология факультетының элеккеге деканы, профессор Диләрә Тумашеваның кызы, икътисад факультетының элеккеге доценты Айдар Тумашевның апасы.

Читать дальше...

Чиләбе өлкәсендә беренче тапкыр татар яшьләре өчен I Спартакиада була

Tatar-inform.tatar 

Чиләбе өлкәсе Коншак районы Коншак авылында 18-20 августта үтәчәк Милли спорт төрләре буенча I Спартакиада программасында 7 төрле юнәлештә ярышлар оештырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Разведчик Исхак Әхмәров кызы Казан музей комплексына әтисенең шәхси әйберләрен тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәүдә дөньякүләм дәрәҗәдәге татар разведчигы Исхак Әхмәровның кызы Екатерина Әхмәрова белән очрашты. Ул үзе белән легендар әтисенең әйберләрен алып килгән, алар Казандагы музей комплекс экспонатлары булачак.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *