Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Август
2023

Новости за 19.08.2023

Тәтеш урман хуҗалыгы белгечләре урман питомнигында чәчүлекләрне тикшереп тора

Tatar-inform.tatar 

«Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында базислы урман питомнигында чәчүлекләрне карау буенча эшләр алып бара. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Камада балалар товарларының сыйфаты буенча «кайнар элемтә» эшли

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада балалар товарларының, шулай ук мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» эшли. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Алабугада төзелгән йортлар Курганның Йолдыз авылында янгыннан зыян күрүчеләргә җибәрелә

Tatar-inform.tatar 

Алабугада төзелгән йортлар Курган өлкәсенең Йолдыз татар авылында янгыннан зыян күрүчеләргә җибәреләчәк. Каркас-модульле агач йортларны Алабуганың «ДомоСтроительный Комбинат Клееных Модульных Конструкций 2» предприятиесендә җитештерәләр. Янгыннан зыян күрүчеләр өчен барлыгы 18 йорт төзү планлаштырыла. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...

Аксубай урманчылары хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән танышты

Tatar-inform.tatar 

Чабаксар участок урманчылыгы территориясендә урман хезмәткәрләренең күчмә утырышы узды. Семинар-киңәшмәдә урманчылар, участок урманчылыкларының урман мастерлары, Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы аппараты белгечләре катнашты. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Венгриягә эш сәфәре белән килде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Венгриягә килде. Анда ул Венгрия дәүләтенә нигез салынган көн дип саналган Изге Иштван көне уңаеннан үткәрелә торган чараларда катнашачак. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мөфти Бердиев Коръәнне мәсхәрәләгән өчен халыкара җәза кертергә чакырды

Tatar-inform.tatar 

Коръәнне мыскыл иткән өчен җинаять җәзасын халыкара дәрәҗәдә кертергә кирәк. Бу хакта РИА Новостига Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге рәисе Исмаил Бердиев сөйләде.

Читать дальше...

Галим Мирфатыйх Зәкиев белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле

Tatar-inform.tatar 

Кичә Филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының профессор-консультанты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы Мирфатыйх Зәкиев вафат булды. Галим белән хушлашу иртәгә Самосырово мөселман зираты янында 11.00 сәгатьтә була.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанда яшь дипломатларның VI Глобаль форумыннан видео күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Тышкы эшләр министрлыгына республикага күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Яшь дипломатларның глобаль форумы Татарстан башкаласында икенче тапкыр уза. Шулай ук республика җитәкчесе үзенең телеграм каналында форумнан видео да урнаштырды.

Читать дальше...



Татарстан аграрийлары 3 млн тоннадан артык ашлык җыеп алган

Tatar-inform.tatar 

Татарстан аграрийлары 3 млн тоннадан артык ашлык җыеп алган, гектардан уртача уңыш 26,3 центнер тәшкил итә. Барлыгы 1,1 млн гектардан артык чәчүлек мәйданыннан уңыш җыеп алынган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин ретромашиналар фестивалендә булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин XVI Тарихи техника фестиваленә старт бирде, анда бөтен Россиядән борынгы машиналар яратучылар килде. Югары Ослан районының «Зөя калкулыклары» шәһәр-курортына барлыгы 360 берәмлек авто- һәм мототехниканың уникаль үрнәкләре килгән.

Читать дальше...

Мәскәүдә Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмы күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

Байбулат Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмының премьерасы «Короче» фестивалендә булды. Фильм дебютларның тулы метражлы яңа программасының төп конкурсында катнашты. Бу хакта фильм авторлары хәбәр итә.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин академик Зәкиев гаиләсенең һәм укучыларының кайгысын уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы Мирфатыйх Зәкиевның гаиләсенә, хезмәттәшләренә һәм укучыларына кайгы уртаклашу белдерде.

Читать дальше...

Казанда хатын-кызны үтергән Марий Эл кешесен 8 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Tatar-inform.tatar 

Казанның Краснококшайская урамында кредит оешмасы хезмәткәрен чүкеч белән сугып үтергән Марий Эл республикасының элеккеге депутатын гаепле дип таптылар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Читать дальше...

Юрий Суворов махсус хәрби операциядә яраланучыларның проблемалары турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядән кайткан кешеләр белән эшләүдә аларның дәвалануы, реабилитация һәм хәрби табиблар комиссиясе узуы җитди проблема булып кала. Хәзер хәрбиләрнең туган төбәгендә, яшәү урыны буенча хәрби табиблар комиссиясе узу мәсьәләсе күтәрелә. Бу хакта «Татарстан-24» өчен интервьюда Татарстан Десантчылар берлеге рәисе Юрий Суворов сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда балаларны бакчага һәм мәктәпкә кабул итүгә багышланган кайнар элемтә эшли

Tatar-inform.tatar 

Дүшәмбе, 21 августта, Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар элемтә уза. Халык балалар бакчаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары уку йортларына балаларны кабул итү проблемалары турында хәбәр итә ала.

Читать дальше...

Казан белән Киров арасында туры авиоэлемтә ачылды

Tatar-inform.tatar 

18 августта Казан белән Киров арасында туры авиоэлемтә ачылды. Беренче самолет 22.00 сәгатьтә Кировның Победилово аэропортыннан очты. Бу хакта өлкә Хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Гидрометеорология үзәге Россия көньягында Төркиядәге кебек эссе була дип вәгъдә итте

Tatar-inform.tatar 

Якындагы көннәрдә Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларында һава температурасы 33-39 градус була. Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд билгеләп үткәнчә, бү температура Төркиянең көньягындагы климат белән чагыштырырлык. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә 1 сентябрьдән пенсияләр арта

Tatar-inform.tatar 

Россиядә яшәүчеләрнең кайбер категорияләренә керүчеләрнең сентябрьдә пенсияләрен индексациялиләр. Бу турыда «Прайм»га Г.В.Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының финанслар һәм бәяләр кафедрасы профессоры Юлия Финогенова сөйләде.

Читать дальше...

Галим Мирфатыйх Зәкиев вафат булу сәбәпле, Казан федераль университеты кайгы уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

Филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының профессор-консультанты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы Мирфатыйх Зәкиев вафат булу сәбәпле, Казан федераль университеты җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Читать дальше...

Социаль түләүләр алучы медицина хезмәткәрләре категорияләренең исемлеге киңәйтелде

Tatar-inform.tatar 

Министрлар Кабинеты махсус социаль түләүләр алучы медицина хезмәткәрләре исемлеген киңәйтте. Хәзер аларга медицина белеме булмаган хезмәткәрләр дә дәгъва итә. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты. ТАСС шул хакта яза.

Читать дальше...

Ялларда Татарстанда яшен, боз явуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

19 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, иртән һәм көндез җил секундына 15-20 метр тизлектә фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *