Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2023

Новости за 10.10.2023

Казан вертолет заводы генераль директоры вазифасыннан китте

Tatar-inform.tatar 

«Россия вертолетлары» холдингына кергән Казан вертолет заводының генераль директоры Владимир Гинсбург үз теләге белән вазифасыннан киткән. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Федерация Советы мәктәпләрдә смартфоннарны законлы тыюны хупламады

Tatar-inform.tatar 

Россия парламенты югары палатасының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты башлыгы Людмила Скаковская сүзләренчә, мәктәпләрдә смартфоннар куллануны рәсми тыю кирәкми.

Читать дальше...

Янгын сүндерүчеләр Казан федераль университеты тулай торагыннан ун кешене коткарган

Tatar-inform.tatar 

Бүген кич Казан федераль университеты тулай торагында янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

2024 елда беренче балага ана капиталы 631 мең сумга кадәр арта

Tatar-inform.tatar 

2024 елда индексациядән соң Россиядә беренче балага ана капиталы 631 мең сум тәшкил итәчәк, икенчесенә түләү — 834 мең сум. Бу хакта 10 октябрьдә «Бердәм Россия»нең программа комиссиясе утырышында Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков белдерде. Бу хакта «Известия» яза.

Читать дальше...

Россиялеләр 2024 елның 1 июленнән үзләре исеменә кредит алуны тыя алачак

Tatar-inform.tatar 

2024 елның 1 июленнән гражданнар үзләре белән куллану кредиты яки заем килешүләре төзүне тыя алачак. Дәүләт Думасы беренче укылышта хуплаган закон проекты россиялеләрне мошенниклардан якларга тиеш. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы чит илдәге россиялеләрне административ җаваплылыкка тартуны сорый

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россиянең дәүләт һәм җәмәгать иминлегенә каршы ачык гамәлләре өчен чит илләрдәге россиялеләрне дистанцион рәвештә административ җаваплылыкка тартырга тәкъдим итә. Ә кабат административ хокук бозган өчен парламентарийлар җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында әлеге закон инициативасы хупланды.

Читать дальше...



Махсус операциядә катнашучыларны бушлай парковка белән тәэмин итәргә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Бүген коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма вәкилләре инвалидлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Татарстан торак йортларында бушлай парковка һәм пандуслар мәсьәләсе турында фикер алышты. Бу хакта алар Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән очрашуда сөйләште.

Читать дальше...

Ришат Төхвәтуллин концертларында ретро җырлар кимүенең сәбәпләрен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан һәм Башкортстан Республикасының атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин концерт программасында ретро җырларның азрак булу сәбәбен аңлатты. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

Читать дальше...

Йошкар-Олада «Милләтләр хәзинәсе» төбәкара һәм милләтара фольклор фестивале узачак

Tatar-inform.tatar 

28 октябрьдә Йошкар-Ола шәһәренең Республика татар мәдәнияте үзәгендә «Милләтләр хәзинәсе» төбәкара һәм милләтара фольклор фестиваль-бәйгесе узачак. Бу хакта tatcentr12.ru сайтына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Пенза өлкәсендә «Тургай» төбәкара балалар фольклор бәйгесе узды

Tatar-inform.tatar 

Пенза өлкәсенең Михаил Лермонтов исемендәге китапханәсендә «Тургай» Төбәкара балалар фольклор бәйгесе узган. Бәйге «Талантлар территориясе» II Төбәкара мәдәни-агарту фестивале кысаларында 7 октябрь көнне оештырылган. Конкурс Пенза өлкәсе Эчке һәм мәгълүмати сәясәт министрлыгыннан грант ярдәме алган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәү Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Ислам Зарипов Түбән Новгород өлкәсенә сәфәр кылды

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Ислам Зарипов узган атнада Түбән Новгород өлкәсе татар авылларында булды. Ул анда Түбән Новгород татарларының «Рухлану» якташлыгы чакыруы буенча барды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ришат Төхвәтуллин: Талантларга дефицит барлыкка килде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин иҗади төркемдә эшләр өчен артистлар табуы авырлашуын сөйләде. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

Читать дальше...

Татарстан һәм Алтай парламентарийлары хезмәттәшлек турында килешүгә кул куячак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан парламент делегациясе Таулы Алтайга килде. Аэропортта депутатларны Алтай Дәүләт Җыены җитәкчесе Артур Кохоев каршы алды.

Читать дальше...

Санкт-Петербургта «Татарча диктант» акциясе узачак

Tatar-inform.tatar 

13-15 октябрь көннәрендә «Татарча диктант» Бөтендөнья белем тикшерү акциясе узачак. Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Читать дальше...

Татарстан кешесен балаларны суда йөзә торган матраста үзләрен генә калдыруда гаеплиләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Нурлат районы кешесе бала имгәнүендә һәм үлемендә гаепләнә. Аңа суд булачак. Бу Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Халык-сәнгать һөнәрләре үзәге булачак мәйданчыкны карады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ЦУМ бинасын карады, анда Халык-сәнгать һөнәрләре һәм осталары үзәген урнаштырырга планлаштыралар. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлфия Авзалова фестивале Гран-при иясе аның 90 еллыгына багышланган кичәдә билгеле була

Tatar-inform.tatar 

Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-бәйгенең Гран-при иясе җырчының 90 еллыгына багышланган гала-концертта билгеле булачак. Чара 23 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында була.

Читать дальше...

Мәскәүдә Казан яшь тамашачы театрының «Йосыф» спектакле тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Шәех Равил Гайнетдин ярдәме белән Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры гастрольләре уза. Театр узган сезонның премьералары «Йосыф» һәм «Сөннәтче бабай» спектакльләрен алып килгән. Ике спектакль дә театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куелышында, милли колорит белән сугарылган һәм гаилә белән карау өчен тәкъдим ителә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Екатеринбургта сәнгать эшлеклесе Шәүкәт Әмиров истәлегенә концерт була

Tatar-inform.tatar 

Бүген Екатеринбургта Россия музыканты, балалайкачы, профессор, Россия халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәүкәт Әмиров истәлегенә багышланган концерт була. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда бала төшеп һәлак булган кое хуҗасына суд булачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 59 яшьлек ир-ат оныгының үлемендә гаепләнә. Аңа суд булачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *