Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2023

Новости за 11.10.2023

Чаллыда сиксәннән артык сәнгать һәм каләм әһеле өлкәннәр мәҗлесенә җыелды

Tatar-inform.tatar 

10 октябрьдә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге Өлкәннәр көне уңаеннан зур мәҗлес уздырды. Анда сиксәннән артык сәнгать һәм каләм әһеле катнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда октябрь аенда 5 мең уникаль язу истәлеге булган портал тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

«Европа цивилизациясенең язу тарихы» интернет-порталы презентациясе октябрь аенда Казанда «Европа цивилизациясе язу тарихы һәм Россия халыкларының язу культурасы» халыкара фәнни конференциясе кысаларында узачак. Гадәти булмаган интернет-ресурс мөмкинлекләре турында бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә катнашучылар сөйләде.

Читать дальше...

Октябрьнең икенче декадасында Татарстанда аномаль җылы һава торышы сакланачак

Tatar-inform.tatar 

Октябрьнең икенче декадасында Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы сакланачак. Бу — Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә, ул Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына нигезләнгән.

Читать дальше...

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның йортларына газ тоташтыру бушлай булачак

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук беренче төркем инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр өчен газ тоташтыруны субсидияләү тәкъдимен белдерде.

Читать дальше...

Телеграм-каналларда яһүдиләргә һөҗүм итәргә чакыру турында ялган мәгълүмат таратыла

Tatar-inform.tatar 

Кайбер телеграм-каналларда ХАМАС лидерларының берсе Халид Машальнең бөтен дөньяда яһүдиләргә каршы һөҗүм оештырырга чакыруы турында хәбәр таралды.

Читать дальше...

Путин 12 октябрьдә Кыргызстан Президенты белән сөйләшүләр алып барачак

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин 12 октябрьдә Бишкәккә сәфәре вакытында Кыргызстан лидеры Садыйр Җаппаров белән сөйләшүләр үткәрәчәк. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Айдар Әхмәдиев: «Сания» операсының йөз еллыгына иҗади проект әзерләргә хыялланабыз

Tatar-inform.tatar 

Милли музейда «Сания»: беренче татар операсы» күргәзмәсе ачылды. Ике елдан соң операның дөнья күрүенә йөз ел була. Музейда опера белән бәйле фотографияләр, афишалар һәм спектакльләр программасы һәм операны иҗат итүчеләрнең шәхси әйберләре тәкъдим ителгән. Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев беренче татар операсының йөз еллыгына иҗади проект әзерләргә теләүләрен әйтте.

Читать дальше...

«Салават Күпере» торак комплексында Volkswagen тукталышка килеп бәрелә, шофер хастаханәдә

Tatar-inform.tatar 

Бүген кич Казанның «Салават Күпере» торак комплексында чит ил машинасы тукталышка килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...



Самарада Идел буе халыклары мәдәнияте белән таныштырдылар

Tatar-inform.tatar 

Самарада ел саен уздырылучы «Күңелсезләнмә» («Не скучай») II этнографик фестивале үтте. Ул Самара шәһәренең Идел буе халыклары китапханәсендә 1-8 октябрь көннәрендә оештырылды. Фестиваль Идел буе халыклары мәдәнияте һәм традицияләре дөньясына багышланган. Бу хакта «Самара татарлары» яза.

Читать дальше...

Киләсе елга ана капиталының ничә сум булачагы билгеле

Tatar-inform.tatar 

2024 елда индексациядән соң ана капиталы беренче балага — 631 мең сум, икенче һәм аннан соңгы балага 834 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Бердәм Россия»нең программа комиссиясе утырышында хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде. Бу турыда «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Бөгелмәдән бер гаилә «Алга» батальоны хәрбиләренә автомобиль җибәргән

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмәлеләр махсус операциядә катнашучы якташларына булышлыкны дәвам итә. Ирле-хатынлы Алексей һәм Ирина Яковенколар махсус хәрби операция зонасына үз машиналарын җибәргән, ул «Алга» батальонында үз теләге белән хезмәт итүче хәрбиләргә тәгаенләнгән.

Читать дальше...

Әлбир Крганов: Без Палестинадагы конфликтның Евразиягә күчүенә юл куймаска тиеш

Tatar-inform.tatar 

Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, кайбер телеграм-каналларда яһүдиләргә һөҗүм итәргә чакыру турындагы хәбәрләр - дөрес тәрҗемә итмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан ялган мәгълүмат.

Федераль университетның янгыннан зыян күргән тулай торагында төзекләндерү эшләре башланды

Tatar-inform.tatar 

Башкаланың Кызыл Позиция урамындагы Казан федераль университеты тулай торагында янгыннан соң төзекләндерү эшләре бара. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Татарча диктант» текстын кемнәр укыячагы билгеле

Tatar-inform.tatar 

13-15 октябрь көннәрендә узачак дөньякүләм «Татарча диктант» текстын Татарстан өчен профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — тележурналист, актер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов, чит илләр өчен Театр һәм кино артисты, Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин укыячак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда узачак халыкара конференция язу культурасы өлкәсендәге йөзгә якын галимне җыячак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда октябрь аенда «Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язу культурасы» халыкара фәнни конференциясе узачак. Анда катнашу өчен Россия һәм якын чит илләрдәге фәнни җәмәгатьчелек вәкилләреннән бүгенге көнгә йөзгә якын гариза килгән. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Читать дальше...

Миңнеханов Новак белән Татарстанның энергетика тармагын үстерү турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов илнең ягулык-энергетика комплексы өчен җаваплы булган Россия вице-премьеры Александр Новак белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә узучы «Россия энергетика атналыгы» халыкара форумы кырында үтте.

Читать дальше...

Казанда җитештерелгән очкыч Red Wings компаниясе авиапаркын тулыландырачак

Tatar-inform.tatar 

Казан авиация заводында җитештерелгән Ту-214 урта магистраль пассажир лайнеры Red Wings авиакомпаниясе паркын тулыландырачак. Бу хакта Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Читать дальше...

Казандагы күргәзмәдә XIV–XIX йөзләргә караган төрле язма традиция үрнәкләре тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Европа цивилизациясе язуы һәм Россия халыкларының язма культурасы тарихы» халыкара фәнни конференциясе барышында төрле язма традиция үрнәкләреннән торган күргәзмә ачыла. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов ТАСС агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Миңнеханов Идел һәм Каманың саегуы сәбәпле Татарстандагы киеренкелек хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Куйбышев сусаклагычы саегу аркасында килеп туган социаль киеренкелек саклана. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россиянең эчке су юллары буйлап тиз йөрешле транспортта пассажирлар ташуның торышы һәм аны үстерүгә багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан энергетика университеты энергетика компанияләре белән килешү имзалады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Мәскәүдә «Россия энергетика атналыгында» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында килешүләр имзаланды. Килешү бер яктан — Казан дәүләт энергетика университеты, икенче яктан — «Россети» ГАҖ һәм «Силовые машины» АҖ арасында төзелде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Тинчурин театрының 90 еллыгына театр ветераннары белән премьера әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

Тинчурин театры үзенең 90 еллыгына театрның өлкән яшьтәге артистлары белән премьера чыгара. «Ай, былбылым!» спектакленә багышланган матбугат конференциясе гадәти булмаган урында - «Казан» гаилә үзәгендә үтте.

Читать дальше...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылганда саклык чаралары турында искәртте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан синоптикларының фаразларыннан күренгәнчә, иртәгә көчле җил көтелә, аның тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *